Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Көмеш” медальләренә алтын да йөгертелгән

"Алинә" спорт залында мини-футбол буенча республика беренчелеге үткәрелде. Уеннар чын спорт бәйрәменә әйләнеп, оешкан төстә узды. Республика футбол федерациясе ярышларны үткәрүчеләр тырышлыгын "бик яхшы" дип билгеләп үтте. Иркен, якты "Алинә" спорт залы, кунакларны урнаштыру, алар турында тудырылган шартлар турында катнашучыларда әйбәт тәэсирләр калдырды. Инде, уеннарга кайтып, шунысын әйтеп үтик. Тырышлык...

"Алинә" спорт залында мини-футбол буенча республика беренчелеге үткәрелде. Уеннар чын спорт бәйрәменә әйләнеп, оешкан төстә узды.

Республика футбол федерациясе ярышларны үткәрүчеләр тырышлыгын "бик яхшы" дип билгеләп үтте. Иркен, якты "Алинә" спорт залы, кунакларны урнаштыру, алар турында тудырылган шартлар турында катнашучыларда әйбәт тәэсирләр калдырды.

Инде, уеннарга кайтып, шунысын әйтеп үтик. Тырышлык таш ярыр, диләр бит. Моннан биш ел элек балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сәгъдиев 1999-2001 нче елларда туган малайларны футбол бүлекчәсенә җыеп, күнегүләр үткәрә башлый. Укыту-өйрәнү процессының яхшы уйланылган һәм дөрес итеп төзелгән процессын үтеп, яшь футболчылар туп белән ничек "эш итәргә" икәнлекне аңладылар, төрле ярышларда катнашып, уен тәҗрибәсе тупладылар.

Агымдагы ел алар өчен бигрәк тә уңышлы булды: май аенда Татарстан укучыларының Х Җәйге спартакиадасында безнекеләр чемпион исемен яуладылар. Ә өстә аталган ярышларда виче-чемпион титулына лаек булдылар.

Ә бит нинди көндәшләр белән уйнарга туры килде безнең командага! Беренче урынны Казанның Вахитов районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр алды. Өченче урында шул ук мәктәпнең тагын бер командасы. Алардан соң Әгерҗедән "Спутник", Яр Чаллыдын "Заря", Азнакайдан "Барс", Кукмара һәм Чүпрәле районнары командалары.

Инде футбол өчен җан атучыларга спорт бәйрәме, күңелле кичерешләр бүләк иткән яшь футболчыларыбызның исемнәрен атап үтик. Рәсим Ахмеров, Булат Гыйниятуллин, Айдар Вәлиев, Алексей Мхитарян, Нияз Фәттахов, Руслан Галиев, Николай Балакирев, Камил Мәрдегалләмов, Марат Гайфуллин, Раил Шәмсетдинов, Руслан Әхмәтҗанов, Никита Софронов алларына "җиңәргә" дигән максат куеп, моның өчен бөтен ихтыярларын, осталыкларын эшкә җиктеләр. Казанлылар командасына каршы беренче матчта 0:5 исәбе белән җиңелсәләр дә, "Заря"ны 6:2, "Барс"ны 6:4 исәбе белән оттылар. Казанның Вахитов районыннан икенче командага каршы бик матур уен күрсәтеп, берсеннән берсе шәп 5 туп керттеләр яшь спортчыларыбыз. Ә үз капкаларына бары бер тупны гына үткәрделәр. Нәтиҗәдә Татарстанның иң яхшы һәм көчле футбол мәктәбен генә алга уздырып, икенче урынны алуга ирештеләр алар. Әйтергә кирәк, көндәшләренең матди-техник базасы да, финанслар белән тәэмин ителеше дә безнеке белән чагыштырырлык түгел, гаять югары дәрәҗәдә. Шуңа да әлкилеләрнең көмеш медальләренә алтын да йөгертелгән дип әйтергә була. Афәрин, егетләр! Алга таба да бары җиңүләр генә телик без аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев