Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы службалары салкыннарда тоткарлыксыз эшли

Республикага көчле салкыннар килде. 6 гыйнвардан 7 сенә каршы башланган бу суыкларны халык "Раштуа салкыннары" дип кабул итте. Кичә һәм бүген районыбызда һава температурасы 30-32 градуска кадәр төште. Синоптиклар төнге сәгатьләрдә түбәнлекләрдә һаваның 37 градускача салкынаюын фаразлыйлар. Көчле салкыннар 7-9 гыйнвар көннәрендә була, атна ахырына температура күтәрелә башлаячак, диләр. Яңа...

Республикага көчле салкыннар килде. 6 гыйнвардан 7 сенә каршы башланган бу суыкларны халык "Раштуа салкыннары" дип кабул итте. Кичә һәм бүген районыбызда һава температурасы 30-32 градуска кадәр төште. Синоптиклар төнге сәгатьләрдә түбәнлекләрдә һаваның 37 градускача салкынаюын фаразлыйлар.

Көчле салкыннар 7-9 гыйнвар көннәрендә була, атна ахырына температура күтәрелә башлаячак, диләр.

Яңа елның бу беренче суыкларын районыбыз ничек үткәрә соң?

Район электр бүлү челтәрләре һәм газ хезмәтләре каты салкыннарда да тулы куәткә эшләүләрен әйтәләр. Халыкны һәм төрле объектларны газ, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк һәм булмаячак, ди әлеге хезмәтләр җитәкчеләре.

-Кичә Яңа Тумба авылында каты салкын нәтиҗәсендә югары вольтлы электр линиясе өзелгән иде. Бу авыл Нурлат районына караса да, энергияне бездән ала. Ашыгыч төстә урынга чыгып, аварияне тиз арада төзәттек. Яңа Тумба халкы ике сәгать кенә утсыз торды,-ди электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин. -Гомумән, безнең барлык бригадалар тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә төзексезлек пәйда булган урыннарга чыгарга әзер торалар.

Халык та тиешле саклык чараларын күрсен, электр приборларын, җылыткычларны караусыз калдырмасын иде.

Газ хезмәте җитәкчесе Равил Нургазизов та саклык чараларын үтәү зарурлыгы хакында искәртә:

-Көчле суыкларда газ казаннарын, бигрәк тә морҗаларны карап торырга кирәк,-ди ул. -Мондый шартларда морҗаларның бозланып катуы куркыныч тудырырга мөмкин.

Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Игорь Леонтьев шулай ук суык көннәрдә саклык чараларын үтәү, сәламәтлегеңә аеруча игътибарлы булу кирәклеге хакында әйтә.

-Суыкларда бик уяу, сак булырга кирәк. Чөнки каты салкында 5-10 минут эчендә дә тәннең өшүе мөмкин,-ди ул. -Кышкы суыкта иртән урамга ныгытып ашап, һичьюгы кайнар чәй я кофе эчеп булса да чыгыгыз. Салкында спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмавың яхшы. Ник дигәндә, алкогольнең суыкта организмны җылытмавы, ә бөтенләй киресенчә тәэсир итүе мәгълүм. Киемегез тыгыз, җиңел һәм мөмкин кадәр күп катлы булсын. Бигрәк тә аякларыгызны җылыда тотыгыз. Битегезне я аяк-кул бармакларын өшеткәнсез икән, тизрәк җылы бинага керегез. Өшегән урынны кулыгыз белән яисә коры йомшак тукыма белән ышкып җылытыгыз, кайнар чәй эчегез. Тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Өшегән тәнне кар, спирт белән ышкырга, кайнар әйбер куярга ярамый.

Суык көннәрдә юлга чыгуны кичектереп торырга тырышыгыз. Әйләнә-тирәдәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев