Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында ата-аналарны балаларын төнлә ялгыз урамда йөртергә ярамавы турында кисәтәләр

…Сәгатькә карасаң, инде шактый соң, әмма җәйге вакытка күчеп "эшли" башлаган кояш әле соңгы нурларын сүндермәгән, кич булса да, якты урамның каршы ягындагы бушлыкта балалар чыр-чу килә, ә олыраклары, үсмерлек чорына басканнары, үзләренчә киенеп-ясанып авыл үзәгенә юл тота - "клубка" чыгулары. Барыбызга да таныш картина. Әниләр дә шулай үскән, без...

…Сәгатькә карасаң, инде шактый соң, әмма җәйге вакытка күчеп "эшли" башлаган кояш әле соңгы нурларын сүндермәгән, кич булса да, якты урамның каршы ягындагы бушлыкта балалар чыр-чу килә, ә олыраклары, үсмерлек чорына басканнары, үзләренчә киенеп-ясанып авыл үзәгенә юл тота - "клубка" чыгулары.

Барыбызга да таныш картина. Әниләр дә шулай үскән, без дә унөч-ундүрт яшьтән кич чыгарга рөхсәт сорый башлый идек. Үзебезнең балаларны да, курка-борчыла булса да, кич чыгара идек инде. Һәм, йокларга ятмыйча, кайтканнарын көтеп ала идек. Төннең икенче ягына китсә, олылар ул-кызларын ачулана, берәр көн клубка чыгармый… Бер сүз белән әйткәндә, заманасы тыныч булгангадыр, балигъ булмаганнарның төнлә иптәшләре янына чыгулары гадәти хәл иде.

-Шул-шул менә! Заманы бүтән булган шул! Әмма бит хәзер бөтенләй бүтән дөнья көтә үсмерләрне. Һәм бу дөньяны имин, тыныч, шәфкатьле дип әйтеп булмый. Кызганычка каршы, үз иптәш-дуслары гына түгел, яман уйлы адәмнәр, үз артыннан ияртергә теләгән тәртипсезләр, хәтта балаларга аракы, тәмәке, наркотик тәкъдим итәргә тайчанмаучы олылар да очрарга мөмкин ул-кызларыбызга. Балаларның куркынычсызлыгы бүгенге көндә бик тә актуаль нәрсә ул,-дип матур яшьлек истәлекләреннән айнытып җибәрде мине әңгәмәдәшем РФ Эчке эшләр министрлыгы район бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова.

Әле 2010 елда ук Татарстанда "Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү буенча чаралар турында" закон кабул ителгән иде. Исеменнән үк аның нинди өлкәләргә кагылуы аңлашыла. Законның бер бүлеге - тәүлекнең караңгы вакытында балигъ булмаганнарга олылардан башка урамда йөрүне тыя, үзенә күрә "коммендат сәгате" кертә. Кышкы чорда ул 22.00 сәгатьтән башлана. 1 июньнән 31 августка чаклы бер сәгатькә күбрәк - 23.00 сәгатькә кадәр балаларга урамда ялгыз йөрергә рөхсәт ителә. Бу турыда үсеп җитеп килүче улы-кызы булган әти-әниләр яхшы беләдер, чөнки мәгълүмат чаралары да язып тора, укытучылар да кисәтә… Әмма үтәләме соң бездә республика законы?

-Кызганычка каршы, һәрвакыт түгел. Ел башыннан бирле без, полиция хезмәткәрләре, уннан артык үсмерне төнге 10 сәгатьтән соң тоткарладык (былтыр ел буена да 16 гына иде андый очраклар). Әле бит уку елы барышында! Алда исә каникуллар,-ди борчылуын яшермичә, балалар инспекторы.

-Улы я кызы тоткарланган ата-аналар бик борчыладыр инде…

-Һәрберсе дә түгел шул. Күз алдыгызга китерегез: төнге урамда ике-өч кыз бала каядыр баралар. Без аларны туктатып, кем икәнлекләрен сорыйбыз, закон таләбен бозулары турында аңлатабыз, әти-әниләрнең телефон номерын сорап, өйләренә шылтыратабыз. Ә алары рәхәтләнеп йоклап ята! Артык борчылмыйлар да, нәрсә булсын соң инде, ул бит зур инде, дип каршы төшәләр, балаларын яклыйлар. Нәрсәдер булса, соң була шул инде ул!-ди әңгәмәдәшем.

-Ул вакытта, мөгаен, шул ук әти, әни полиция кая караган!" дип сезне гаепләргә ашыгыр иде әле. Ә бит төнлә бу балалар каршына кем генә килеп чыкмас! Куркытсалар, машинага утыртып алып китсәләр, җәберләсәләр!…-дип аңа теләктәшлек белдерәм мин.

Гөлнурны, балигъ булмаганнар белән инде шактый еллар эшләп тәҗрибә туплаган белгечне, ата-аналарның мондый ваемсызлыгы бик нык борчый, аптырашта калдыра. Ә соңгы ике-өч елда полиция хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр - сыра, джинтоник, шәраб, хәтта аракы кулланган үсмерләрне дә ешрак тоткарлый башлаганнар икән. Әле бит аракы эчеп урамда йөрүчеләр елдан-ел "яшәрә" бара! Элек сүз 16-18 яшьлекләр арасында барса, хәзер 12-13 яшьлек малайлар, алай гына түгел, кызлар да очрый икән.

-Быел шундый 4 очракны теркәдек. Андый хәлләрдә исерек үсмерне полиция бүлегенә алып китәбез, ата-анасын чакыртабыз, медицина тикшерүе үткәртәбез. Әле балалык белән үсмерлек чигендә генә бит алар! Аларның киләчәге безне бик нык борчый. Әмма кайчак балаларның иң якын кешеләре - әти-әниләре ул-кызларының мондый гамәленә искиткеч тыныч, хәтта битараф карыйлар! Ә бит баланы тәрбияләү буенча закон каршында нәкъ менә ата-ана җаваплы,-дип ачынып сөйли Гөлнур Сәгыйтова.

…Алда - җәй, иң озын каникуллар вакыты. Малайлар-кызлар өч айлык "ирекле" тормышка тарала. Бу чорда аларга аеруча күз-колак булырга кирәктер: ялгыш гамәлләр кылып, начар юлга кереп китмәсеннәр, бәла-казага юлыкмасыннар. Җәен балаларның урамда ялгыз йөрү вакытын 23.00 сәгать белән чикләү дә аларның куркынычсызлыгын кайгыртып эшләнә бит. Ата-аналар бу турыда онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев