Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында балаларны ял иттерү һәм савыктыруны, эшкә урнаштыруны оештыру буенча барысы да эшләнә

Каникулда баланы кая урнаштырасы, ничек ял иттерәсе инде, дип аптырыйсы юк ата-анага. Республикада бүген балаларны һәм яшьләрне ял иттерү, савыктыру өчен зарур булган шартлар тудыруга бик зур әһәмият бирелә. 30 уникаль Президент программасының берсе нәкъ әнә шул максатка юнәлдерелгән. Илдә кризис булуга карамастан, барлык программалар да тулысынча Җәйге каникулның тәүге...

Каникулда баланы кая урнаштырасы, ничек ял иттерәсе инде, дип аптырыйсы юк ата-анага. Республикада бүген балаларны һәм яшьләрне ял иттерү, савыктыру өчен зарур булган шартлар тудыруга бик зур әһәмият бирелә. 30 уникаль Президент программасының берсе нәкъ әнә шул максатка юнәлдерелгән. Илдә кризис булуга карамастан, барлык программалар да тулысынча

Җәйге каникулның тәүге көненнән үк районның барлык белем йортларында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда беренче сменада 440 бала ял итә. Сигез мәктәптә икенче смена да булачак. Балалар өчен биредә күңелле спорт бәйгеләре, рәсем конкурслары, экскурсияләр оештырыла.

Әле кичә генә без район үзәгенең Нәби Дәүли исемендәге гимназия лагерена йөрүче балалар белән очраштык. Алар укытучылары Гүзәл Фәхразиева һәм Алия Шәфиева белән бергә район мәдәният йорты каршындагы уен һәм спорт мәйданчыгына килгәннәр иде. Беренче сменада лагерьга 40 бала йөри икән.

-Бер көн дә калмыйча киләбез лагерьга. Кызык, рәхәт монда,-ди балалар берсен-берсе уздырып.

-Ниләр белән шөгыльләнәсез соң?

-Кичә менә башта балалар китапханәсендә булдык, һәркайсыбыз укырга китаплар сайлап алдык,-диләр Дилә Гатина белән Гөлназ Төхвәтуллина. -Аннары кинотеатрда "Урман патруле" дигән фильм карадык.

Аларның сүзенә Рәмзил Шәйхетдинов белән Илназ Хәмидуллин кушыла:

-"Алинә" спорт комплексында да булдык. Анда нинди генә тренажерлар юк! Тагын барасы килә әле комплекска,-диләр.

-Паркларга бардык!

-Викторина үткәрдек!

-Иртәгә туган якны өйрәнү музеена барырга планлаштырабыз,-ди педагог Алия Шәфиева. -Акбур белән асфальтка рәсем ясау бәйгесе дә үткәрергә җыенабыз.

-Балалар, тәмле ашаталармы соң үзегезне?

-Әйе, безнең ашханәдә бик тәмле пешерәләр. Кичә иртән тәмле дөге боткасы, май белән ипи, чәй, печенье бирделәр. Ә төш вакытында помидор белән кыяр салаты, борчак ашы, итле карабодай боткасы, компот иде. Җиләк-җимеш тә гел була.Өйгә киткәндә әле тәм-томнар тулы пакет та бирәләр.

Күренеп тора, балаларга бик ошый мәктәп яны лагеренда.

-Әти-әниләр дә канәгать,-ди укытучы Гүзәл Фәхразиева. -Бала көне буе анда-монда сугылып йөрми, файдалы шөгыльләр белән мәшгуль. Тамагы да тук. Лагерь өчен түләү бәясе дә бик кечкенә.

Балалар иҗат йорты директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлкәй Хәнәфиева әйтүенчә, бала смена буе (өч атна) мәктәп яны лагерына йөргән өчен әти-әни взносы нибары 435 сум икән. Ә путевка тулысынча 2885 сум тора.

-22 мәктәптә әле хезмәт һәм ял лагерьлары да оештырылды. Анда нигездә 5-9 сыйныфлар укучылары йөри,-ди Гөлкәй Хәнәфиева. - Балалар көннең бер өлешен мәктәпнең яшелчә бакчасында эшләп үткәрәләр, бүтән кайбер хезмәтләр дә башкаралар. Ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакытлары кала. Туклану да бик әйбәт. Бусында ата-аналар бер тиен дә түләми.

Бу атна башында "Яшь имәннәр" савыктыру лагере да балалар өчен ишекләрен ачты. Биредә дүрт смена эшләячәк. Һәр сменада 45 малай һәм кыз ял итәчәк. Өченче, дүртенче сменалар профильле булыр дип көтелә. Анда уку алдынгылары, мәктәп тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы балалар җыелачак. Июль аенда әле спорт сөюче укучылар өчен палаткалы лагерь оештырыру планлаштырыла.

-"Яшь имәннәр"дә ял иткән өчен ата-анага күпме түләргә туры киләчәк соң?

-Путевка 14 мең 78 сум тора,-дип җавап бирә Гөлкәй Әхәтовна. -Әмма әти-әниләр аның 15 процентын гына түли. Балаларның яртысы диярлек гомумән бушлай, ягъни хәйрия путевкалары буенча ял итә. Аз керемле, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар ялы өчен район оешма-предприятиеләре түли.

Сигез укучы әле шушы көннәрдә генә Кара диңгез буена ял итәргә киткән.

Билгеле, балалар өч ай каникулны ял итеп кенә үткәрми. Ялны хезмәт белән аралаштырып, җәен күпмедер акча эшләп алу мөмкинлеген файдаланып калырга теләүче укучылар байтак. Президент программасында җәйге ялның бу ягы да каралган. Балаларны эш белән тәэмин итү халык мәшгульлеге үзәге аша башкарыла.

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Алексей Шувалов әйтүенчә, үзәк балаларга эш бирүче оешма-предприятиеләр белән

килешүләр төзи. Эшкә 14-18 яшьлек балаларны кабул итү рөхсәт ителә. Әлбәттә, балалар җәлеп ителгән хезмәт авыр әйберләр күтәрү, зарарлы матдәләр белән эш итү белән бәйле булмаска тиеш. 14-16 яшьлекләргә - 4 сәгатьтән, 16-18 яшьлекләргә 6 сәгатьтән артык эшләргә ярамый. Эш бирүчеләр барлык бу таләпләрне үтәргә бурычлы.

-Укучылар нигездә мәктәпләрдә (ремонт эшләрендә, бакчада) хезмәт куя,-ди Алексей Петрович. -Урман хуҗалыгына, "Кызыл Шәрык-Агро"ның терлекчелек комплексларына урнашучы балалар да шактый. Төзелештә эшләүчеләр дә бар. Шушы арада менә бер төркем өлкән сыйныф укучылары "Төзелеш" оешмасына эшкә урнаштылар. Җәй буе шунда хезмәт куярга исәпләре. Биредә алар ай саен 15 мең сум тирәсе хезмәт хакы алачак.

Җәй башыннан бирле мәшгульлек үзәге аша 60 бала эшкә урнашкан инде.

-Ел саен без җәен 300 гә якын мәктәп баласын эш белән тәэмин итәбез. Быел да шул тирә булыр, мөгаен,-ди Алексей Петрович. -Гомумән, эшләп аласы килгән бер генә баланы да кире бормыйбыз. Эшкә урнашкан һәр балага без 1300 сум күләмендә матди ярдәм бирәбез. Эш бирүчеләр түләгән хезмәт хакы исә минималь айлык хезмәт хакыннан (5965 сум) ким булмаска тиеш.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе белдерүенчә, балаларны хезмәткә урнаштыру һәм эш өчен түләүне финанслауда бернинди өзеклек тә булганы юк икән. Балалар иҗаты йорты директоры урынбасары да балалар ялын оештыруның республикадан бернинди тоткарлыксыз һәм тулысынча финанслануын әйтте.

-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев