Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында балаларның җәйге ялы файдалы итеп оештырыла

Соңгы тапкыр дәресләргә чакырып кыңгырау чылтырарга да берничә генә көн калды. Уку елы тәмам. Тугыз ай буе тырышып белем коесы казыган мәктәп укучылары ялларга таралачак. Шундый озын каникулларны алар ничек үткәрер? Районда балалар ялын ни рәвешле оештырырга җыеналар соң? Быел бу максатларда тоту өчен безнең районга республика бюджетыннан 3 миллион...

Соңгы тапкыр дәресләргә чакырып кыңгырау чылтырарга да берничә генә көн калды. Уку елы тәмам. Тугыз ай буе тырышып белем коесы казыган мәктәп укучылары ялларга таралачак. Шундый озын каникулларны алар ничек үткәрер? Районда балалар ялын ни рәвешле оештырырга җыеналар соң?

Быел бу максатларда тоту өчен безнең районга республика бюджетыннан 3 миллион 919 мең сум акча бүлеп биргәннәр. Шуңа үз средстволарыбызны да кушып санасаң, 4,5 миллион сумнан артыграк акча килеп чыга. Менә шушы суммага балалар ялын ничегрәк итеп оештырачакбыз соң?

Әлеге эшкә район мәгариф идарәсе, Балалар иҗаты йорты, халыкны социаль яклау бүлеге, халык мәшгульлеге үзәге бергәләп алыначак. Аларга район үзәк хастаханәсе, эчке эшләр, мәдәният, янгын күзәтчелеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, спорт мәктәбе һәм башка оешмалар үз юнәлешләре буенча ярдәм итәчәк.

Балалар ялын оештыруның төрле формалары күз алдында тотыла. Иң күп кыз-малайны туплаячагы - мәктәп яны лагерьлары. Алар 22 мәктәп каршында 1 июньнән үк ачылачак һәм ике смена булачак (1 июнь-21июнь, 24 июнь-14 июль). Туган мәктәпләре кочагында 374 бала ял итеп, көч туплар дип планлаштырыла.

Балаларны яңа корпусы төзелеп беткән "Яшь иминнәр" сәламәтләндерү лагеры да кабул итәчәк - 4 сменада 195 малай һәм кыз урман аланында саф һава сулап, тәмле ашап, төрле һөнәрләргә өйрәнеп ял итә алачак. Тагын 21 укучыны чатырлы (палаткалы) лагерь көтә. Ял һәм хезмәт лагерьларына йөрүчеләр исә көненә 2 сәгать саф һавада эшләп чыныгачак.

-Җәй айларында мәктәп укучыларын Татарстанның тарихи урыннарына экскурсияләргә алып барачаклар. Юхмачы мәктәбендә хәрби-патриотик юнәлешле лагерь эшләп торачак. Анда инде күбрәк хәрби-спорт ярышлары һәм уеннары үткәрергә җыеналар. Быел "Яшь имәннәр"нең мөмкинлекләре зурайды - биредә өр-яңа ике катлы корпус төзелде. Анда бөтен уңайлыклар тудырылган. Быел инде яңгырлар, көтелмәгән салкынча көннәр укучылар ялын һич күңелсезләндермәячәк,- ди Балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина.

Ел саен "Яшь имәннәр"не төзекләндерүдә эшмәкәрләр бик зур ярдәм күрсәтә. Гөлсинә Дәүлиева, Рамилә Мысыргалиева, Надыйр Зәйдуллин, Алмаз Зарипов, Гүзәл Төхвәтуллина, бертуган Мәрдегалләмовлар, Рафик Зарипов, Радик Шәйдуллин, Сиренә Низамиева, Айрат Җәләлов, Тәлгать Әхмәтшин, Римма Гыйрфанова һәр ел саен кайсы төзелеш материаллары, кайсы акчалата булышып торалар. Әнвәр Мәрдиев коену бүлмәләре ясатып куйдырды. Бик зур рәхмәт аларга. Үзләреннән шулай өлеш кертеп, балалар ялының куркынычсызлыгын тәэмин итешәләр бу киң күңелле, юмарт райондашларыбыз.

Тагын бер яңалыкны телгә алып үтик: быелдан башлап аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үсүче малай-кызларыбыз ялын оештыру белән социаль яклау бүлеге түгел, мәгариф идарәсе шөгыльләнәчәк. Менә 31 майда ук инде бу балаларны Чистайдагы "Раздолье" лагеры үзенә җыя. Балаларын лагерьгә җибәрергә теләгән әти-әниләр тиз арада мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев