Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында өченче ветеринария пункты ачылды (+ФОТО)

Бүген, 27 майда, Алпар авылында модульле ветеринария пункты ачылды. Яңа пункт хезмәткәрләре якын тирәдәге 11 авыл халкына һәм Иске Чаллы авылындагы терлекчелек комплексына хезмәт күрсәтәчәк. Пунктны ачу тантанасында Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гыйбадуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Кәмил Хәйруллин,...

Бүген, 27 майда, Алпар авылында модульле ветеринария пункты ачылды.

Яңа пункт хезмәткәрләре якын тирәдәге 11 авыл халкына һәм Иске Чаллы авылындагы терлекчелек комплексына хезмәт күрсәтәчәк. Пунктны ачу тантанасында Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гыйбадуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Кәмил Хәйруллин, Иске Алпар җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов, авыл халкы катнашты. Йорт саен сыер, үгез, сарыклар асраган, кош-корт тоткан авыл өчен бик тә сөенечле бу вакйга белән котлагач, пункт мөдире Рафик Садриевка уңышлы эшчәнлек теләгәч, Алмаз Гыйбадуллин яңа ветеринария пунктына "Лала-Гранта" машинасы алу өчен сертификат бүләк итте. Аннары пункт ишегенә аркылы эленгән тасма киселде.

Шулай итеп, Иске Алпарда янәшә ике пункт эшли хәзер. Берсе - моннан бер ел чамасы элек ачылган фельдшер акушерлык пукнты, икенчесе - әле генә эшләп киткән ветеринария пункты. Соңгысы алпарлыларга иртәгә булачак Сабан туена күркәм бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев