Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы:Татарлар, руслар, чуашлар туганнарча яшибез, безнең бүлешәсе нәрсә юк

Сентябрьдә республикада "Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә.

Соңгы елларда традициягә әверелгән бу акциянең төп максаты - җәмгыятебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлык һәм эстремистлык чагылышларына юл куймау.

Әлеге актуаль проблема хакында газета укучыларыбызның фикерләрен сораштык.

Андрей Зиньков, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее, район благочинные:

-Үзара аңлашып яшәүне, бер-береңә карата түземле булуны, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карауны тормыш нормасы итү, яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү зарур.

Чиркәү кешеләрне этник, дини һәм җенси билгеләре буенча дискриминацияләүне белми. Безнең диндә кешене рәнҗетү генә түгел, андый гамәлләргә чакыру да гаепләнә. Экстремистлык, аның барлык чагылышлары христиан диненә тамырдан каршы килә. Әле шушы көннәрдә районыбызның барлык чиркәүләрендә гыйбадәтләр вакытында террорчылар кулыннан гомерләре өзелгән кешеләрне искә алдык, алар рухына дога кылдык.

Ислам дине шулай ук көч куллануны һәм террорны кире кага. Христианлык та, ислам да - тынычлык диннәре. Алар кешене яратырга, кызгана белергә, мәрхәмәткә өндиләр. Районыбызда күп еллар дәвамында христиан һәм ислам диннәре вәкилләре үзара татулыкта, бердәмлектә гомер итәләр. Бу бик зур казаныш. Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев - минем иң якын дусларымның берсе. Без аның белән тыгыз элемтәдә яшибез, күп нәрсәне бергә сөйләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Районыбызда чиркәүләр, мәчетләр төзелү, аларның гөрләп эшләп торуы - зур куаныч. Һәм бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе - балаларга, яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү, яшь буынны Ватанны ярату, патриотлык рухында тәрбияләү.

Затия Әхмәтшина, пенсионер, Татар Борнае авылы:

-Безнең күршеләрнең барысы да диярлек - чуаш авыллары- Колчурино, Сихтермә, Чуаш Борнае, Еряпкино… Гомер-гомергә без бу авыллар халкы белән аралашып, дуслашып яшәдек. Милләтара яисә динара ризасызлык, ызгыш дигән нәрсәнең ни икәнен дә белмәдек. Әти-әниләр, әби-бабайлар да шулай яшәгән, балаларыбыз да шушы дуслыкны дәвам итәрләр дип ышанабыз. Ә Чуаш Борнае халкы белән без күпме еллар бер колхоз булып, кулга-кул тотынышып эшләдек. Алар белән туганнар кебек яшәдек, бер-беребезгә кунакка йөрештек, киңәшләшә, серләребезне уртаклаша идек. Дини бәйрәмнәрдә бер-беребезне тәбрикләү, күчтәнәчләр алып килү гадәткә кергән иде. Мин үзем фермада да, үлчәүдә дә хезмәт куйдым. Гел эш белән Чуаш Борнаена колхоз идарәсенә йөри идем. Һәр мәсьәләне үзара аңлашып хәл иттек, ниндидер низаг чыкканны хәтерләмим. Колхоз бетсә дә, без һаман бергә - бер авыл җирлегендә яшибез, шатлыкларыбыз да, проблемаларыбыз да уртак бит. Яшь чакта бергә эшләгән, Чуаш Борнаеда яшәүче хезмәттәшләребез белән әле дә элемтәләрне өзмибез, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Нинди милләттән булсак та, безнең бүлешәсе нәрсә юк, гомергә татулыкта яшәргә насыйп булсын.

Ольга Аверьянова, Хузангай урта мәктәбе директоры:

-"Экстремизмга - юк!" айлыгының мөһим бер юнәлеше - балаларны милләтара татулык, толерантлык рухында тәрбияләү. Бу уку елы да мәктәпләрдә "Тынычлык дәресе" белән башланды. Анда балалар белән эстремизмның җәмгыятькә янаган куркынычы, төрле халыклар, милләтләр арасындагы дуслыкның әһәмияте хакында сөйләштек, кеше канын коючы террорчыларның дингә бернинди катнашы булмавын аңлаттык. Аннан соң да класс сәгатьләрендә бу темалар күтәрелде.

Мәктәбебездә "Спорт экстремизмга каршы" кроссы балаларның зур активлыгы белән үтте. Халыклар дуслыгына багышлаган рәсем конкурсында катнашучылар да бик күп. Мәктәп китапханәсендә оештырылган "Беслан фаҗигасе хәтеребездә" ("Памяти җертв Беслана") китап күргәзмәсе шулай ук укучыларның игътибарын җәлеп итте.

Класс сәгатьләрендә уяулык, саклык мәсьәләләре хакында да сөйләшәбез. Ата-аналар җыелышында да ОБЖ укытучысы Юрий Гордеев бу турыда бик үтемле итеп аңлатты.

Мәктәбебездә төрле милләт балалары белем ала. Алар үзара дус яшиләр, бер-беренә ярдәмчелләр. Уку йортында иминлекне саклауга зур әһәмият бирәбез. Мәктәптә хәвеф сигнализациясе кнопкасы бар, пропуск режимын үтәү дә игътибар үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев