Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Субсидияләргә чикләү кертелә

Октябрь башы белән коммуналь хезмәтләр һәм торак өчен түләүләр буенча ташламаларда үзгәрешләр пәйдә булды - аларга норматив чикләр куелды. Бу ни дигән сүз? Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча ташламалар инвалидларга, төрле техноген фаҗигаләрдә зыян күргән гражданнарга федераль бюджеттан бирелә. Аның ярдәмендә инвалидларга бу чыгымнарның яртысы субсидия сыйфатында кире кайтарыла. Дөресрәге, октябрьгә...

Октябрь башы белән коммуналь хезмәтләр һәм торак өчен түләүләр буенча ташламаларда үзгәрешләр пәйдә булды - аларга норматив чикләр куелды. Бу ни дигән сүз?

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча ташламалар инвалидларга, төрле техноген фаҗигаләрдә зыян күргән гражданнарга федераль бюджеттан бирелә. Аның ярдәмендә инвалидларга бу чыгымнарның яртысы субсидия сыйфатында кире кайтарыла. Дөресрәге, октябрьгә кадәр бу шулай иде.

-Быелның 29 июнендә "Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең кайбер закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон кабул ителде. Моңарчы ташламалардан файдаланучыларга торак-коммуналь хезмәтләр чыгымнарының яртысы кире кайтарылса, хәзер шушы яңа закон нигезендә субсидияләр куллану нормативлары белән чикләнәчәк,- дип аңлатты безгә халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова.

Аның әйтүенчә, яңа тәртипләр беренче чиратта зур өйләрдә яшәүче һәм коммуналь хезмәтләрне билгеләнгән нормативтан күбрәк кулланучыларга кагылачак. Шулай итеп, безнең районда яшәүче инвалидларның күпчелеге өчен үзгәрешләр әллә ни сизелерлек булмаячак икән.

Шуның өстенә, закон федераль хакимият карары белән гамәлгә кертелсә дә, Татарстан җитәкчелеге халыкның торак шартлары, тормыштагы хәлләр дә төрле булуын исәпкә алып, өстәмә социаль яклау чаралары күрергә булган.

-Яңа исәпләү тәртибен беръюлы түгел, этапларга бүлеп кулланачаклар бездә. Октябрьдә ташламалар 300 сумнан, ноябрьдә 500 сумнан күбрәккә кимемәячәк. Моңа өстәп, керемнәре 20 мең сумнан артмаган кешеләргә чыгымнарын киметү өчен компенсация дә биреләчәк,-дип тынычландырды Альмира Ибәтова.

Инде нормативларның нинди буласы турында берничә сүз: 1 кеше ялгыз гына яшәсә, аның торагының 40 квадрат метрына тотылган коммуналь хезмәтләр чыгымнары субсидияләнә; икәү яшәгән очракта бу мәйдан 23 кв. метрга, өчәү булганда 17, дүрт кеше бергә торганда 14, биш кеше булганда 12 кв. метрга тигез. Шулай итеп, күргәнебезчә, яңа закон зур мәйданлы өйләрдә һәм фатирларда яшәүчеләргә күбрәк кагылачак.

Ташламаларны яңача санау тәртибе аларга хокукы булган һәркемгә шәхсән аңлатылачак. Альмира Нәсих кызы әйтүенчә, райондагы 1732 кеше почта аша китерелгән квитанция артында үзенә кирәкле мәгълүмат алачак. Ә ялгыз яшәүче 170 кешегә социаль хезмәткәрләр өйләренә барып аңлатачак. Керемнәре 20 мең сумнан артмаучылар компенсация билгеләүне сорап социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Бу кешеләргә график буенча чакыру җибәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев