Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Татарстан. Процветание и согласие” дигән яңа китапта Юхмачы пекарнясына аерым бит багышланган

"Татарстан. Процветание и согласие" дигән яңа китапта Юхмачы пекарнясына аерым бит багышланган. Ул китапка башлыча республиканың көчле, тотрыклы эшләүче зур предприятиеләре турындагы язмалар кертелгән. Эшмәкәр Рафис Ганиуллинның Юхмачыда буш торган пекарня бинасын сатып алып, шунда ипи-булка пешерә башлавына 10 ел вакыт узган. Шул чорда әлеге кече предприятие үзенең тәмле, сыйфатлы...

"Татарстан. Процветание и согласие" дигән яңа китапта Юхмачы пекарнясына аерым бит багышланган.

Ул китапка башлыча республиканың көчле, тотрыклы эшләүче зур предприятиеләре турындагы язмалар кертелгән. Эшмәкәр Рафис Ганиуллинның Юхмачыда буш торган пекарня бинасын сатып алып, шунда ипи-булка пешерә башлавына 10 ел вакыт узган. Шул чорда әлеге кече предприятие үзенең тәмле, сыйфатлы продукциясе белән халыкның ышанычын яулады. Аңа продукциясен районыбызга кертүче зур-зур икмәк комбинатлары белән ярышып, конкуренция шартларында эшләргә туры килә.

Эшмәкәр Рафис Ганиуллин бүген инде аягында нык басып торучы предприятие булдыруга иреште. Монда җитештерелгән чәк-чәк, бавырсак, кош теле, юка, төрледән-төрле пироглар Яңа ел табыннарыбызның да түрендә булыр әле.

Республиканың алтын фондына тиң китапаа шулай ук "Хузангай" предприятиесе, "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы хакындагы язмалар да урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев