Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сезнең хезмәт – бүгенге муллык, иртәгәсе көнгә ышаныч нигезе

Бу атнаның якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Шул уңайдан без игенчелектә һәм терлекчелектәге эшләребез турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев белән иркенләп сөйләшеп алырга булдык.

-Роберт Рәшитович, күптән түгел бездә үткән республика семинарында башка районнардан килгән белгечләр "әлкилеләрнең авыл хуҗалыгындагы зур күтәрелешенә сокланабыз" дигәннәр иде. Сез үзегез районыбыздагы аграр эшләрнең торышын ничек бәялисез?

-Игенчелектә һәм терлекчелектәге хезмәт нәтиҗәләрен анализлап карасаң, эшләребезнең чыннан да уңышлы баруына инанасың. Быел яз соңга калып килде, аннан яңгырлы салкын көннәр игеннәрнең үсешен тоткарлады. Шулай итеп, урып-җыю эшләре гадәттәгедән ике атнага соңрак башланды. Елның шундый үзенчәлекләренә карамастан, игеннәрдән быел мул уңыш алынды. Комбайнчыларыбыз 34500 гектар мәйданнан икмәкне вакытында һәм сыйфатлы итеп җыеп ала алдылар. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 36,2 центнер тәшкил итте. Ә уҗым бодаеның һәр гектарыннан 42,3 центнер бөртек алынды. Бүгенгә, бөртек өчен кукуруздан тыш, 125 мең тонна ашлык җыеп саклауга куелды. Безнең күп кенә комбайнчыларыбыз урып-җыю эшләре чорында республика игенчеләре ярышында әйдәп баручылар булдылар. Әйтик, "ВостокЗернопродукт" җәмгыятеннән Андрей Захаров, Олег Серягин, Владимир Сергеев, Ирек Зарипов, Рафис Камалов, "Хузангай" ҖЧҖ дән Владимир Краснов, Владимир Мукусев, Фирдүс Зәйнуллин, "Яшь көч"тән Ришат Әсәтов районда гына түгел, республикада иң күп икмәк суктыручылар исемлегендә.

-Соңгы елларда район комбайнчылары өчен бөртекле культуралар урагы төгәлләнгәч тә икенчесе - көзге урак башлана бит әле...

-Әйе, бу көннәрдә комбайннарыбыз көнбагыш урагына чынлап торып төшәчәкләр. Көнбагыш районда 14700 гектарда игелде. Шуның яртысына, тизрәк кипсен өчен, очкыч ярдәмендә дисификация үткәрелде. Аннан быел бөртек өчен кукуруз уңышы да куандырыр дип өметләнәбез. Әлеге культура быел бездә 6 мең гектардан артык мәйданны били.

-Игенчелек өчен ел башлыча уңышлы килде дип тә әйтә алабыз димәк?

-Шулай, бөртеклеләрдән тыш, механизаторларыбыз маллар өчен ике кышлатуга җитәрлек азык запасы тупладылар. Әйтик, 140,5 мең тонна сенаж, 72 мең тонна силос салынды. Әле силос массасы 150 мең тоннага кадәр җитәчәк.

Киләсе ел уңышына ныклы нигез салынды - 21900 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Кырда бөтен эшләр бер вакытка туры килгәнгә, туңга сөрү, җир эшкәртү кебек агрочаралар азрак күләмдә башкарылды. Бу юнәлештә эшне җанландырасы бар.

-Роберт Рәшитович, авыл хуҗалыгында керемне ел дәвамында терлекчелек бирә. Бу тармактагы эшләрне дә күзаллап үтик әле.

-Соңгы вакытта районда көн саен 158 тоннадан артык сөт савып эшкәртүчеләргә озатыла. Без республикада иң күп сөт җитештерүче җиде район арасында.

"Хузангай" җәмгыяте берничә ел элек һәркайсы 600 баш терлеккә исәпләнгән дүрт савым фермасы төзеде. Тагын бер сөтчелек корпусы төзелеп ята. Җәмгыятьтә 5 мең баш мөгезле эре терлек асрала, малларны ашату өчен тәүлеккә 120 тонна продукция җитештерә торган катнаш азык заводы төзелде. Тиздән тәүлек саен 40 тонна сөт эшкәртергә сәләтле май-сыр заводы файдалануга тапшырылачак. Әлеге цех өчен 78 миллион сумга җиһазлар сатып алынды. Былтыр "Хузангай"да белгечләр, эшчеләр өчен 10 йорт салынган иде, быел тагын 10 өй төзелеп бетеп килә.

-Терлекчелек турында сүз барганда сорыйм әле: авыл халкы мал асрауны киметмиме?

-Авылларда яшәүче кайбер гаиләләр сыерларын бетерде, билгеле. Шул ук вакытта терлекләр санын арттыручы шәхси хуҗалыклар артты. Әйтик, былтыр өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 130 хуҗалык исәпләнсә, быел бу сан 250 дән узды. Бу көннәрдә без савым сыерлары һәм кәҗәләргә азык сатып алу өчен субсидия өләшеп бетереп киләбез. Сөтне кабул итү бәясе дә соңгы айда арта төште. Хәзер бер килограмм продукция 18 һәм 19 сумнан кабул ителә. Халыктан сөт җыю, аның өчен исәп-хисап ясау җайга салынды. Малларны ясалма орлыкландыру эшеннән дә халык канәгать.

Кече фермалар, гаилә фермалары төзү буенча республика программаларыннан уңышлы файдаланучылар күбәйде. Быел Тәлгать Фәттахов (Татар Мулла авылы), Нина Агапова (Базарлы Матак), Сергей Рыжков (Түбән Колчурино), Нияз Минсабиров (Чиябаш) 4-5 миллион сумлык грантларга ия булдылар.

-Роберт Рәшитович, бәйрәм уңаеннан райондашларга нинди теләкләр җиткерер идегез?

-Иң элек авыл хуҗалыгында көнне-төнгә ялгап, маңгай тирен түгеп хезмәт куючыларга олы рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Һәркемгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, мул тормыш телим.


Саннар ни сөйли?

Кырчылыкта

Бөртеклеләр мәйданы - 34532 гектар

Шул исәптән көзге бодай - 18899 гектар

Бөртеклеләрдән уртача уңыш (1 га) - 36,2 центнер

Бодай уңышы - 42,3 центнер

Хәзерләнгән печән - 15896 тонна

Бер шартлы башка терлек азыгы - 25 центнер азык берәмлеге

Уҗым культуралары чәчелгән мәйдан - 21900 гектар

Шул исәптән көзге бодай - 19100 гектар

Туңга сөрелгән, эшкәртелгән җир - 25600 гектар

"Тяминов" КФХ бәрәңге үстергән мәйдан - 45 гектар

Бәрәңгенең уңышы (1 га) - 250 центнер

Терлекчелектә

Мөгезле эре терлекләр - 31342 баш

Шул исәптән савым сыерлары - 10824 баш

Дуңгызлар - 10786 баш

Атлар - 351 баш

Ел башыннан җитештерелгән сөт - 414680 центнер

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда - 113 процент

Бер сыердан алынган продукция (1 октябрьгә) - 4191 килограмм

Ит җитештерелгән - 29255 центнер

Гаилә фермалары - 25

Шулардан сөт җитештерү буенча - 17

Маллар симертүдә - 2

Кәҗә асрау - 2

Ат асрау - 3

Сарык үрчетү - 1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев