Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа Әнҗерә авылында яшәүче Румия Гобәйдуллина һәм Ришат Гобәйдуллин "Татмедиа" АҖнең кызыксындыру призларына ия булдылар. (ФОТО)

2015 елның беренче яртысына язылу чорында "Татмедиа" АҖ әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен lnad!" бәйгесе игълан иткән иде. Аның йомгаклары буенча районыбызның Яңа Әнҗерә авылында яшәүче Румия Гобәйдуллина һәм Ришат Гобәйдуллин кызыксындыру призларына ия булдылар. Бәйгедә катнашу өчен "Татмедиа" АҖ нең ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләр күчермәләрен почта яисә...

2015 елның беренче яртысына язылу чорында "Татмедиа" АҖ әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен lnad!" бәйгесе игълан иткән иде. Аның йомгаклары буенча районыбызның Яңа Әнҗерә авылында яшәүче Румия Гобәйдуллина һәм Ришат Гобәйдуллин кызыксындыру призларына ия булдылар.
Бәйгедә катнашу өчен "Татмедиа" АҖ нең ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләр күчермәләрен почта яисә интернет аша Казандагы адреска җибәрергә кирәк иде. Беренчеләрдән булып һәм иң зур суммага газета-журналларга язылучыларга "Татмедиа"ның кыйммәтле бүләкләре тәгаенләнде.
Бу юлы конкурста катнашучылар саны алдагысына караганда ике тапкыр күбрәк булган. Язылу абонементлары күчермәләрен Татарстанның барлык районнарыннан гына түгел, бүтән өлкәләрдән дә җибәргәннәр.
Бәйгенең төп бүләге Айпадка Актаныш районының Иске Байсар авылында яшәүче Ринат Ямиев ия булган. Быелның беренче яртысына ул барысы 5449,58 сумлык "Татмедиа" басмаларына язылган. Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхулова (4127,84 сумлык язылган) һәм Илдус Гыйләҗев (3114 сумлык), Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салихов (2890,74 сумлык) цифрлы фотоаппаратлар белән бүләкләнгәннәр.
"Татмедиа" басмаларына язылу квитанцияләрен конкурс комиссиясенә беренчеләрдән булып юллаган 50 әбүнәче исә кызыксындыру призлары - китаплар һәм канцтоварлар җыелмаларына ия булды. Алар арасында безнең райондашларыбыз да бар.
Әле шушы көннәрдә генә Румия һәм Айгөл Гобәйдуллиналар редакциябездә булып киттеләр. Без аларны бәйгедә җиңүләре һәм якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән тәбрикләдек, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте бүләкләрен тапшырдык.
Шуңа ачыклык кертеп үтик: призларга ия булган Румия һәм Ришат Гобәйдуллиннар - әниле-уллы әбүнәчеләребез. Айгөл - Ришатның хәләл җефете. Алар районыбызның иң кечкенә авылларыннан берсе - урман эченә урнашкан 12 генә йортлы Яңа Әнҗерәдә яшиләр.
Гобәйдуллиннар - искиткеч матур табигатьле бу авылны тулы канлы тормыш белән яшәтүчеләр һәм яшәртүчеләр. Авылдагы 39 кешенең 24 е - алар гаиләсеннән.

"Татмедиа" - 99 газета һәм 21 журнал нәшер итүче,
шулай ук 23 телерадиокомпанияне һәм интернет-ресурсларны үз эченә алучы медиакомпания ул.

Рәшит һәм Румия Гобәйдуллиннарның дүрт уллары да - Ринат, Ришат, Илшат һәм Илгизәр - туган авылларында төпләнеп калдылар. Яшьләр программасы буенча берсеннән-берсе күркәмрәк йортлар җиткезеп, балалар үстереп авылда яшиләр.
Биш балаларын башлы-күзле иткән Румия белән Рәшит ун ел элек ике ятим кызны тәрбиягә алып, аларга әти-әни җылысы биреп үстерделәр. Каенана-каенатасының бу матур үрнәгенә ияреп, киленнәре Люба белән уллары Ринат та үзләренең өч балалары янына өч үксез кызны сыендырдылар. Калган өч уллары да икешәр-өчәр бала үстерә.
Зур, бердәм, тату гаилә булып яшәүче Гобәйдуллиннар җир эшкәртәләр, терлек, умарта асрыйлар. Алар авылны карап, ялгыз өлкәннәрне дә тәрбияләп торалар әле.
Эшләре тавык чүпләп бетергесез булса да, Гобәйдуллиннар газета-журналлар укырга да вакыт табалар, елның-елында аларга күпләп язылалар.
-Без үскәндә әти-әниләр бик күп газета-журнал алдыралар иде. Мин үзем дә матбугатны укырга бик яратам. Сөбханалла, балаларым, киленнәрем дә шундый,-ди Румия ханым. -Телевизорны бөтенләй карамыйм мин, яңалыкларга гына күз салсам инде. Аның каравы, рәхәтләнеп, дөньямны онытып китап, газета-журнал укыйм. Җәй көне вакыт тыгызрак инде, билгеле. Алай да бәбкә саклаганда да, сепарат аертканда да укырга җай табам.
Хәзер алар "Әлки хәбәрләре", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Безнең гәҗит" газеталарын, "Сөембикә", "Казан утлары", "Сабантуй", "Салават күпере" журналларын өйләренә алдыралар. "Берсен дә калдырмый укып барабыз, һәр басма үзенчә кызыклы, үзенчә файдалы",-диләр.
-Без дә әниләр шикелле байтак басмаларга язылдык. Мин бигрәк тә балалар өчен журналларны күпләп алдырам. Сабыйларым әле бәләкәй булсалар да, рәсемле басмалар белән бик кызыксыналар. Мәгънәсез компьютер уеннары белән мавыгуга караганда, китап-журнал укырга өйрәнеп үссеннәр,-ди Айгөл.
Күкрәк баласы булса да, Айгөл әле авылда почтальон хезмәтен дә алып бара. Машинасы белән Чуаш Кичүеннән көндәлек почтаны алып кайта, аны йорт саен йөреп тарата. Берочтан әбиләрнең хәл-әхвәлен белешә, пенсиясен китерә, ут-газ өчен түли, һәркайсына кибеттән азык-төлеген алып кайтып бирә, кыстап-үгетләп газета-журналларга яздыра.
-"Татмедиа"га бүләкләр өчен бик рәхмәт,-диләр Румия белән Айгөл Гобәйдуллиналар. - Безнең өчен бүләкнең иң зурысы һәм кадерлесе - яңалыклар һәм җан азыгы булып көн дә өебезгә килеп торучы газета һәм журналлар. Подписка декадасындагы ташламалардан да файдаланып, без инде киләсе яртыеллык өчен дә матбугатка язылып куйдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев