Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа урам яшьләр өчен

Авыл хуҗалыгында эшләүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы эшләп киткәннән бирле аның ярдәмендә безнең районда 487 яңа өй төзелгән. Әлеге программадан иң нәтиҗәле файдаланучы авылларның берсе Сихтермә-Хузангай: биредә 40 тан артык гаилә шушы программа булышлыгы белән иркен, уңайлы өйле булды. …Соңгы вакытта Надя иртәнге чәйне эчик дип өстәл...

Авыл хуҗалыгында эшләүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы эшләп киткәннән бирле аның ярдәмендә безнең районда 487 яңа өй төзелгән. Әлеге программадан иң нәтиҗәле файдаланучы авылларның берсе Сихтермә-Хузангай: биредә 40 тан артык гаилә шушы программа булышлыгы белән иркен, уңайлы өйле булды.

…Соңгы вакытта Надя иртәнге чәйне эчик дип өстәл артына дүрт яшьлек кызы Карина белән генә утыра. Әтиләре Артем "Хузангай" җәмгыятендә шофер булып эшли. Язгы чәчү вакытында, урак өсте җитүгә трактор яисә комбайнга күчеп утыра - хуҗалыкка ярдәм итәргә кирәк бит. Әнә бүген дә Артем кырга бик иртә кузгалган - механизаторлар уракка төшкәннәр.

Надя тиз генә кызына иртәнге ашны ашатты да, алар өйдән чыгып та киттеләр. Яшь хатын эшенә - "Хузангай" җәмгыяте бухгалтериясенә ашыга. Юл уңаеннан Каринасын балалар бакчасына кертеп калдыра ул. Аннары тизрәк конторага юл тота. Хуҗалыклары соңгы елларда бик үсте, зурайды, планнарда алга таба тагын да масштаблы эшләр. Димәк, Надежда кебек югары белемле белгечләргә эш җитәрлек, дигән сүз.

Ашыга-ашыга атлаган Надя уйлап куйды: ярый әле, хәзер элеккеге кебек Түбән Колчуринодан йөреп эшләмиләр. Алар бер ел элек кенә өй өлгертеп, Хузангайда яши башладылар.

Артем һәм Надежда Зиньковлар үз өйләрен төзүгә биш ел элек керешәләр. Аларга, икесе дә авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр буларак, торак шартларын яхшырту буенча махсус программа кысаларында өй төзү өчен акча бирелә. Шулай итеп, яшь гаилә өчен үз оясын кору мөмкинлеге туа. Һәм хыяллары тормышка ашкан да Зиньковларның.: 18 июльдә гаилә коруларына 6 ел тулуны алар бик матур, иркен өйләрендә билгеләп үткәннәр.

Надежда - Тольятти кызы. Шәһәр кешесенә авыл тормышы бик килешкән. Апасы да биредә тормыш корып яши, инде шәһәрдә калган сеңелләрен дә үз яннарына чакыралар.

-Безнең "Хузангай"да яшьләр күп эшли. Яңа эш урыннары ачылып кына тора. Коллективыбыз да зурайганнан-зурая. Яшьләрнең күбесе безнең кебек яңа өйләр төзеде. Алар да Президент программасыннан файдаланды. Яшьләр турында шулай кайгырткан өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Яшь гаилә нык, бәхетле булсын өчен аның аерым фатиры я өе, ягъни үз куышы булу бик мөһим бит,-ди Надежда Зинькова, сөенечен яшермичә.

Сихтермә-Хузангайда соңгы елларда өр-яңа Яшьләр урамы барлыкка килгән. Монда 22 өй яңа төзелеп беткән. Шул урамда мәктәп яшендә һәм аннан бәләкәй 28 бала бар икән инде.

Яшьләрне торак белән тәэмин итү программасы күп кенә яшь гаиләләргә зур, иркен, үзең теләгәнчә төзелгән өйле булырга булышкан.

Әйтик, Константин һәм Надежда Чугуновлар, Ирина һәм Вадим Юмановлар, ике бала анасы Елена Мукусева. Одиссей һәм Людмила Ишмулкиннар, Анатолий һәм Елена Красновлар, Дмитрий һәм Людмила Морелевлар, Вадим һәм Светлана Морелевлар соңгы елларда гына үз өйләрен төзеп кергәннәр. Шул ук авыл җирлегенә кергән Иске Коратада да яшьләр тик тормый. Сергей һәм Светлана Ивановлар, Александр һәм Анна Яганевлар, Людмила белән Николай Пастуховлар, Алексей белән Елизавета Фоминнар да өй туйлары үткәргәннәр инде.

Иске Кората авыл җирлеге башлыгы Сергей Новиков әйтүенчә, яшь гаиләләргә өйләр төзүдә "Хузангай" җәмгыяте дә зур булышлык күрсәтә.

-Алар бит нигездә шушы хуҗалыкта хезмәт куя. Шуңа күрә яшьләрне тораклы итүгә җәмгыять җитәкчеләре һәрчак игътибарлы,-ди ул.

…Ә быел авылда тагын 8 йорт төзелеше башланган. Болары инде башка программа буенча эшләнә: төзелеп беткәч, әлеге йортларны торак кирәксенүчеләргә арендага бирәчәкләр.

* * *

Халыкның торак шартларын яхшыртуга кагылышлы башка программалар да уңышлы эшләп килә безнең районда. Әйтик социаль ипотека нигезендә 46 өй (фатир) төзелеп куллануга тапшырылган. Ятим калган балаларны тораклы итү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Соңгы 5 елда 9 ятим балага өйләр төзелгән. Ә 2014 елда 6 ятимгә Яр Чаллыдан, берсенә Яшел Үзән шәһәреннән фатир алып бирелгән. Тагын күп балалы 10 гаиләгә районда зур, иркен өйләр төзелгән.

Быел исә Базарлы Матактан Филиппов урамында өч ятим өчен өйләр төзеләсе билгеле. Гөлнур Лотфуллина, Марина Лебедева һәм Замирә Сабирова яшәячәк өйләргә нигез салынырга тора. Тагын дүрт ятим районнан читтә, шәһәрдән фатир алып яшәргә теләк белдергән. Әлегә аларны тораклы итү мәсьәләсе карала гына. Әмма аңа игътибар зур, алар да киләчәк тормышларын үз куышларында бәхетле, имин итеп корырлар дигән ышаныч бар.

Соңгы ике елның һәркайсында 33 әр яшь гаиләгә өй төзелешен башлауда ярдәм күрстелгән. Аларның күпчелеге хәзер яңа өйләрен төзеп бетереп, шунда яшиләр. Бүген исә районның тагын 33 гаиләсенең яшьләрне торак белән тәэмин итү программасы нигезендә яшәү шартларын яхшырту буенча эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев