Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ызгышып түгел, килешеп хәл итү яхшы

Кошки авыл җирлегендә җыеннар гел бик җанлы үтә иде. Ә бу юлы биредәге җыелыш шау-шулы ук булды. Нинди генә мәсьәлә хакында сүз чыкмасын, җыенда катнашучыларның дәгъвасы, тәнкыйте табылып торды. Асфальтлы, фермалы авыл Дөрес, Татар Төгәлбәе авылы җыены тыныч үтте. Биредә халык авыл җирлеге советы эшеннән канәгать. Бүген инде Төгәлбәй асфальтлы...

Кошки авыл җирлегендә җыеннар гел бик җанлы үтә иде. Ә бу юлы биредәге җыелыш шау-шулы ук булды. Нинди генә мәсьәлә хакында сүз чыкмасын, җыенда катнашучыларның дәгъвасы, тәнкыйте табылып торды.

Асфальтлы, фермалы авыл

Дөрес, Татар Төгәлбәе авылы җыены тыныч үтте. Биредә халык авыл җирлеге советы эшеннән канәгать. Бүген инде Төгәлбәй асфальтлы авыл. Бер-ике дистә ел элек, район читендәге әлеге авылга асфальт юл килеп җитә, дисәләр, кайберәүләр ышанмас та иде. Төгәлбәйне асфальтлы итү өчен зур чокырны күмеп юл полотносы ясарга туры килә. Әлеге юл полотносы республика казнасына шактый зур суммага төшә. Иң мөһиме, хәзер олы юлдан авылга, аннан авыл уртасындагы клубка кадәр яхшы асфальт юл бара.

Татар Төгәлбәе районда иң беренче гаилә фермасы төзелгән авыл да әле. Фәнил Гәрәевның гаилә фермасы бүген дә матур гына эшли. Монда 25 баш савым сыеры асрала. Гәрәевлар һәр көнне 600 килограмм сөт тапшыралар икән. Шулай ук симертүдә дә терлекләре бар.

Фәнил Татар Төгәлбәе тормышына җан өрүче дә. Ул халыкның яшәеше-көнкүреше турында кайгыртып, булышып тора. Кышын авыл урамнарында юллар ачуны да ул башкара. Халыкның җир пайларын алып эшкәртеп, игенен үстерә, печән хәзерли. Җир пайлары өчен дивидендны да вакытында өләшә. Пилорамы эшләп тора. Авыл халкы пычкы материалларына аптырамый.

Төгәлбәйдә җыеннарда төрле җитди проблемалар да күтәрәләр. Бу юлы да пенсионер Мәхмүт Әмировның газета хәзмәткәрләренә киңәшләре күп җыелган иде. Ул район советы утырышларын газетада тулырак яктыртуны сорады. Әйтик, район Уставына үзгәрешләр кертелгән икән, моның элек ничек булуын һәм яңача ничегрәк яңгыравын бәйнә-бәйнә язарга тәкъдим итә. "Район советы утырышында башка мәсьәләләр дә каралды" дигән җөмлә дә аңа ошамый. Ул мәсьәләләрнең һәркайсын газетада тасвирларга кирәк, ди.

Без газета укучыбызның бу тәкъдимнәрен исәпкә алырбыз, билгеле. Эх, газетаның күләме дә без язарга теләгән бар нәрсәне сыйдыра алса икән ул…

Сораулар күп җыелган

Кошки авылында җыен бөтенләй башка рухта узды. Авыл җирлеге башлыгы Элфира Нуртдинованың ярты еллык эшкә хисап ясап бетерүе булды, урыннан кычкырулар, репликалар башланды.

Иң башта җир мәсьәләсе буенча авыл җирлеге башлыгына дәгъва белдерделәр. Валентина Исаева үзенең яңа күршесеннән канәгать түгел. "Нигә ул җирне аңа бирдегез?"-дип ризасызлык белдерде ул.

Бу сорауга район җир һәм милек палатасы җитәкчесе Владимир Петров ачыклык кертте.

-Авыл җирлеге башлыгы әлеге җир участогын яңа хуҗаларына законлы рәвештә биргән. Җир участоклары авыл җирлеге башкарма комитеты карамагында, аның белән ул идарә итә. Сезгә яңа күршеләрегез белән тату гына яшәп китәргә тырышырга кирәк,-диде.

-Ни өчен иртәнге якта краннардан су килми?

Бу мәсьәлә күпләрне борчый икән - халык эшкә чыгып китәр алдыннан еш кына өйләргә су килми. Краннардан су сәгать тугызда гына ага башлый, диләр. Авыл җирлеге башлыгы, мондый хәл бик сирәк була, дисә дә, аны бөтенләй булдырмау чарасын күрергә, бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә тиеш.

Аннан тагын җир мәсьәләсе калкып чыкты. Ольга Семенова Авылдагы бер җир кишәрлеген чистартып, бәрәңге үстергән булган. Авыл җирлеге башлыгы тоткан да ул участокны башка берәүгә биргән. Бу законга каршы килә торган гамәл түгел, әмма ул хакта әлеге ханымны кисәтеп куярга кирәк иде.

Ольга Семенова район газетасын да тетеп атты. "Укырлык берни юк газетагызда",- ди. Без үзебезгә күрә район тормышын мөмкин кадәр тулы яктыртып барырга тырышабыз. Сүз дә юк, газета укучыларның фикере безнең өчен бик кыйммәт.

-Ә сез ниндирәк темаларга язмалар укырга теләр идегез соң?-диюемә ул:

-Анекдотлар бастырыгыз,-дип җавап бирде.

Залдан берәү:

-Татар Төгәлбәендә мунча янды. Ә янгын сүндерүчеләр килмәде. Нинди хәл бу?-дип сорау бирде.

-Мин үзем янгын урынында булдым. Татар Төгәлбәенең янгын сүндерү машинасы минуты белән килеп җитте һәм утны сүндерде,-дип ачыклык кертте Элфира Нуртдинова.

-Газетада сыер асраучыларга субсидия була дип әллә кайчан язып чыктылар. Кайчан түләнер икән ул?-дип кызыксынучыларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Идрис Хәмитов болай дип җавап бирде:

-Сезнең җирлеккә 180 мең сум субсидия каралган, тиздән алырсыз.

-Минем кулымда җир кишәрлеге турында документ бар. Аны кая тапшырырга мөмкин?

-Сез җир кишәрлегегезне берәр фермерга яисә "Хузангай" җәмгыятенә арендага бирә аласыз,-дип аңлатты Владимир Петров.

Аз бала белән урта мәктәп тотып булмый

Җыенда мәктәп ябылу мәсьәләсе бик кискен күтәрелде.

-Ата-аналарга әйтми-сөйләшми генә мәктәбебезне ябу турында карар чыгарып куйганнар,-дип ду килде халык. Күпчелек авылдагы урта мәктәпнең башлангычка калдырылуына ризасызлыгын белдерде.

Мәктәпне чынлап та халыкка белгертми генә яптылар микәнни? Җыеннан кайткач без бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән сөйләштек.

2014-2015 уку елында Кошки урта мәктәбендә 30 бала белем алган. Шуларның 5 есе - мәктәпнең филиалы - Татар Төгәлбәе башлангыч мәктәбендә. Киләсе уку елында да укучылар саны артмый. Мәктәптә 23 кеше эшләгән, аларның 12 се - укытучылар.

-Кошки урта мәктәбе аз комплектлы иде. Биредә конкурентлы мохит тудыру, яшь белгечләр җәлеп итү, көчле кадрларны тотып тору мөмкин булмады,-ди район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сурия Вәлиева. -12 укытучының 6 сы тиешле профессиональ белемгә ия түгел иде. Физика, информатика, тарих, музыка, физкультура, ОБЖ, ИЗО кебек фәннәрне махсус югары яки махсус урта белеме булмаган укытучылар алып барды. Мөгаллимнәрнең 25 проценты пенсия яшендә иде.

Сурия Шәһитовна әйтүенчә, мәктәпнең матди-техник базасы бик начар хәлдә булган. Ул җайлаштырылган, тиешле таләпләргә җавап бирмәгән бинада урнашкан.

Билгеле инде, мәктәп ябылуның төп сәбәбе - балалар санының аз булуы. Биредә бер укытучыга исәпләгәндә уртача 2,5 бала туры килгән (ә нормада 14 бала).

-Мәктәпне реорганизацияләү процедурасы барлык таләпләрне үтәп башкарылды, -ди Сурия Вәлиева. - Быел апрель аенда авылда шушы мәсьәлә буенча халык җыены үткәрелде. Анда район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе вәкилләре дә катнашты. Кошки һәм Төгәлбәй авылларында башлангыч мәктәпләр эшләячәк. Ә зуррак балалар Иске Матак урта мәктәбенә йөреп укыр. Моның өчен яңа автобус бирелде. Кошкидан Иске Матакка кадәр 24 чакрым. Юллар асфальтланган, төзек. Балалар юлда күп дигәндә 30 минут булачак. Ә укытучыларга килгәндә, махсус белеме булган һәм пенсия алмаучы педагогларның барысы да эш белән тәэмин ителде.

Әйе, балалар аз булгач авылда урта мәктәп тоту мөмкин түгел. Моның белән килешми чара юк. Иске Матак база мәктәбе - районның иң зур һәм көчле уку йортларының берсе. Анда йөреп укыган Кошки һәм Татар Төгәлбәе балалары да төпле һәм ныклы белем алыр, дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев