Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2015-Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш көне

    Кеше организмының мөмкинлекләре дә, чыдамлылык запасы да бик зур. Кайбер мөһим органнар, әйтик, күз, колак, бөер, кул-аяк, үпкәләр парлы итеп бирелгән, берсен югалтырга туры килсә дә, организм һәлак булмаячак, кеше яшәвен дәвам итәчәк. Әмма иң мөһим, иң кирәкле орган бер генә. Сүз йөрәк турында. Быелны халык сәламәтлеген кайгыртып, йөрәк кан-тамырлары...

    Кеше организмының мөмкинлекләре дә, чыдамлылык запасы да бик зур. Кайбер мөһим органнар, әйтик, күз, колак, бөер, кул-аяк, үпкәләр парлы итеп бирелгән, берсен югалтырга туры килсә дә, организм һәлак булмаячак, кеше яшәвен дәвам итәчәк. Әмма иң мөһим, иң кирәкле орган бер генә. Сүз йөрәк турында.

    Быелны халык сәламәтлеген кайгыртып, йөрәк кан-тамырлары авыруларын кисәтү елы дип атадылар. Тикмәгә түгел, чөнки вакытыннан алды кеше гомере өзелүгә китергән сәбәпләр аркасында нәкъ менә шулары беренче урында бит.

    Киемеңне яңа чактан, сәламәтлегеңне яшьтән үк сакла, дигән халык. Шуны истә тотып, без йөрәк-кан тамырлары авырулары турында район педиатры Махкамтуш Ашуров белән сөйләштек. Балада нинди йөрәк авыруы инде, ул йөрәгенең кайда урнашканын да белми әле, дияргә ашыкмагыз. Үз илендә - Таҗикстанда балалар табибы булып 1980 елда эшли башлаган һәм гаять зур тәҗрибә туплаган табиб Ашуровның фикере бөтенләй бүтән әнә.

    -Хәзер күп кенә чирләр, шул исәптән онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары да бик нык "яшәрде". "Кызганыч, әмма утыз яшькә дә җитмәгән япь-яшь кешеләрнең шушы авырулар сәбәпле гомерләре өзелә яисә алар гарип кала,-дип уфтанудан башлады Махкамтуш Ашур улы үзенең сүзен. Һәм көндәлек табиб практикасыннан мисаллар китереп сөйләп китте:

    -Менә күптән түгел миндә үсмер малай булып китте. Башым авырта, төнлә йоклый алмыйм, ди. Нерв киеренкелеге сизелә. Кан басымын үлчәп карадык, нормадан күпкә түбән! Сораша торгач шуны ачыкладым: малай төннәр буе компьютер каршында утыра, интернеттан аерыла алмый. Әти-әнисенә бүгеннән үк чаң сугарга, улларының көнлек режимын контрольгә алырга кирәк.

    -Компьютерны зыянлы дип әйтәләр шул,-дип килешәм табиб белән һәм сорыйм:-Галимнәр исбатлап бетермәгән нурланыш зарарыннан төн йокысын калдырудан тыш тагын нәрсәсе белән куркыныч соң компьютер каршында озаклап утыру?

    -Беренче чиратта гиподинамияне, ягъни хәрәкәт җитмәүне атар идем. Берничә сәгать гәүдәне бер үк хәләттә тотып, утырып тору бик тә зыянлы. Хәрәкәт - тормыш ул, дөрес яшәү рәвеше ул. Бала саф һавада күбрәк булырга, йөрергә, уйнарга тиеш. Кечкенә бала да, үсмерләр дә күп хәрәкәтләнеп үссен иде,-ди табиб.

    -Мөгаен, элеккечә урамда уйнауларны киредән гадәткә кертә алмабыз инде. Сүзне балалардан олыларга күчерик әле. Хәзер бит олыраклар да аз хәрәкәтләнә. Моннан бер-ике дистә ел элек терлек карап, йортта эшләп булса да тик тормый идек, хәзер анысы да күбебездә юк. Йорт саен машина, ишек төбеннән кереп утырабыз да, эшкә төшеп, кабат хезмәт урыннарыбызга чумабыз...

    -Шулай шул,-дип килешә Махкамтуш Ашур улы. -Һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиешлекне аңласын иде. Ә хәрәкәтләнүне көндәлек режимга кертергә кирәк: дәвалау гимнастикасы, көн саен 5-10 километр җәяү йөрү гадәти шөгыльгә әйләнсен. Район үзәгендә хәзер мөмкинлекләр бар, әйтик, "Алинә" спорт залында нинди генә тренажерлар куелмаган. Һәм шөгылләнүчеләр дә аз түгел.

    Реклама

    -Мәктәпләрдә булганда шунысы игътибарны җәлеп итә: балалар арасында чамадан тыш тазалары (симез дип үк әйтәсе килми инде) күбәя башлады.

    Бу шулаймы, әллә ялгышаммы?

    -Кызганычка каршы, ялгышмыйсыз шул. Баланы кечкенәдән күп ашарга, тәмле-татлы ризыкларны чамасыз кулланырга өйрәтеп (моңа өстәрәк аталган гиподинамиене дә кушыйк), ата-ана улы я кызының сәламәтлегенә нинди зур зыян салганын аңламый. Гәүдә авырлыгы нормадан артык балалар, үсмерләр күбәя. Симерү йөрәк өчен бик куркыныч: май катламы йөрәкне әйләндереп ала, тиешенчә эшләргә бирми. Нәтиҗәдә кан басымы күтәрелә, холестерин нормадан арта. Гәүдә авырлыгы тиешледән 2-3 килограммга күбрәк икән, моңа әле борчылмаска да була. Әмма шуннан да артса, инде чара күрергә, ашауны дөресләргә, хәрәкәтләнүне арттырырга кирәк. Гомумән, ашауны йокларга 3 сәгать кала туктату тиешле,-ди табиб кырыс кына.

    -Мөгаен, безнең милли ашлар да организм өчен ансат ризык түгелдер…

    -Әйе, традицион кухня камыр ризыкларына бай, интн, майларны күпләп куллануны күз алдында тота. Шуңа да чаманы белергә, күбрәк яшелчәгә өстенлек бирергә кирәк. Атнага 3-4 киллограмм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз,-дип киңәш итә әңгәмәдәшем.

    -Йөрәгебез сәламәтлегенә тагын нәрсәләр йогынты ясый?-дип сорашуны дәвам итәм.

    -Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану,-дип кырт кисә табиб. -Үсмер чакта организмда гормональ үзгәрешләр көчле була, кеше организмы бөтен нәрсәгә, шул исәптән алкогольгә һәм никотинга бик тиз күнегә. Нәтиҗәдә йөрәк-кан тамырлары гаять зур зыян күрә, бавыр, ашказаны зарарлана, нерв системасы какшый. Кабат шуңа әйләнеп кайтабыз: үсмернең үз-үзен тотышына әти-әни бик игътибарлы булырга һәм үзләре сәламәт яшәү рәвеше белән үрнәк күрсәтергә тиеш.

    Менә шундый мөһим нәрсәләр турында сөйләде безгә табиб Ашуров. Балаларыбыз сәламәт булып үссен дисәк, бу киңәшләргә колак салырга кирәктер. Юкса яшьтән какшаган исәнлекне дәвалавы читен булырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: