50 кеше бу рейстан әйләнеп кайта алмады…
Республикабызга зур кайгы килде. Узган якшәмбе кичендә Мәскәүдән Казанга очучы "Боинг-737" очкычы һәлакәткә юлыкты. "Татарстан" авиакомпаниясенә караган әлеге очкыч Казан аэропортына төшеп утыра алмый, ниндидер сәбәп аркасында ул туп-туры җиргә барып төшә һәм шартлый. Нәтиҗәдә коточкыч зур янгын чыга. Һәлакәттә 50 кешенең гомере өзелә. 18 ноябрь- дүшәмбе Татарстанда матәм көне...
Моннан ике ел элек республика коточкыч фаҗига кичергән иде. "Булгария" теплоходының Иделдә батуы нәтиҗәсендә 122 кеше һәлак булды. Әлеге һәлакәт ясаган күңел яралары аз-азлап төзәлә генә башлаган иде… Инде менә бу фаҗига. Татарстан халкы өчен искитмәле зур югалту һәм сынау бу. Чөнки һәлак булучыларның күпчелеге республикабыз кешеләре. Авиаһәлакәттә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирекнең дә гомере өзелү хәбәре татарстанлыларны тагын да тетрәндерде. Сүз дә юк, вакытсыз һәлак булучыларның һәркайсы бик тә кызганыч. Аларның әти-әниләренә, туганнарына Ходай сабырлык, бу ачы хәсрәтне кичерүдә рухи көч һәм түземлек бирсен.
Авиаһәлакәттән соң беренче сәгатьләрдә үк Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-министр Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановның һәм һәлак булганнарның туганнарының кайгыларын уртаклаштылар. Гомумән, Татарстан халкының югалту хәсрәтен уртаклашучылар бик күп. Дүшәмбе - матәм көнендә республиканың барлык мәчетләрендә һәм чиркәүләрендә һәлакәттә гомерләре өзелүчеләр рухына догалар укылды, гыйбадәт кылынды.
Кешеләр, кем ничек булдыра ала, фаҗигадә туганнарын югалтучыларга ярдәм итәргә тырыша. Һәлакәттән соң ихтыяҗы булган кешеләргә бушлай транспорт ярдәме күрсәтүчеләр бик күп булган. Матди яктан булышучылар, рухи, психологик ярдәм итүчеләр дә бихисап. Чит кайгы булмый, диләр. Авырлык килгәндә ярдәм кулы сузу, җилкәсен кую - безнең халыкның күркәм сыйфатларыннан берсе.
Районыбыз халкы да бу көннәрдә республика белән бергә кайгыра. Һәм, билгеле, барыбызның да уртак теләге шул - мондый фаҗигаләр бүтән беркайчан да кабатланмасын, һәркем моннан гыйбрәт, сабак ала белсен, кешеләр хәвефсезлеге сүздә генә түгел, чынбарлыкта да беренче урында булсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән6500
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.11000
-
16 август 2022 - 16:41Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.9600
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.11200
-
16 август 2022 - 14:04Иске Әнҗерәдә туып-үскән Артем Синкин Батырлык ордены белән бүләкләнде Әлеге шатлыклы яңалык белән Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина уртаклашты.9200
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.13300
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.30400
-
13 август 2022 - 07:42Әлки районында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә уздыКүптән түгел районыбызда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды.30300
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдылар Татарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.30400
-
15 август 2022 - 10:49Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана 15 августта Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана.15200
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә” Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.13300
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.11200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика