Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

    Бөтендөнья сәламәтлек көне һәр елны билгеле бер темага багышлап үткәрелә.

    Быел бу датаның үзәгендә - депрессия проблемасы. Дөньяның барлык илләрендә үткәрелүче тикшеренүләр шуны күрсәтә: йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек үк, депрессия чорыбызның аеруча киң таралган чиренә әверелеп килә. Аңардан миллионлаган кешеләр интегә. Алга киткән илләрдәге халыкның 20 процентка якыны депрессиягә бирелгән, дигән мәгълүматлар бар.
    Депрессия - гаять җитди чир, ул кешенең эшкә сәләтлелеген киметә, авыруның үзенә дә, якыннарына да бик күп кыенлыклар тудыра. Кызганыч, кешеләр депрессия турында шактый аз белә, шуңа күрә еш кына мондый чирлеләргә вакытында ярдәм күрсәтелми. Ә бит депрессия бөтен организмны сафтан чыгара.
    Бу авыру, нинди формада узуына карап, кешедә төрлечә чагылыш табарга мөмкин. Иң еш очраучы билгеләрен атап үтик. Авыру күңел төшенкелегенә, өметсезлеккә бирелә, аның күңелен шомлану, хафалану, аңлатып булмый торган курку хисе биләп ала. Аларга үзеңне гаепле итеп тою, үз-үзеңнән канәгать булмау, үзеңә ышанмау кебек тойгылар хас. Авыру шулай ук әйләнә-тирә белән кызыксынуын югалта, аның йокысы, аппетиты бозыла (ашаудан кала яисә күп ашый башлый), тиз арый, хәлсезләнә. Шулай ук төрле әгъзаларында, әйтик, йөрәгендә, ашказанында, мускулларында авыртулар булырга мөмкин. Үзе, үз тормышы, тулаем дөнья турында тискәре уйларга бирелеп, яшәүнең мәгънәсен тапмыйча, депрессияле кешедә үз-үзенә кул салу турындагы фикерләр дә барлыкка килүе ихтимал.
    Югарыда аталган авыру билгеләренең бер өлеше ким дигәндә ике атна сакланса, "депрессия" диагнозы куярга була.
    Еш кына депрессия авыруның үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан юньсез холык, ялкаулык һәм эгоистлык, табигый пессимистлык дип кабул ителә. Шуны истә тотарга кирәк, депрессия - начар кәеф кенә түгел, ә җитди чир. Мондый очракта һичшиксез белгечләргә мөрәҗәгать итү зарур. Тиешенчә дәвалаганда кешене савыктырырга була. Никадәр иртәрәк дөрес диагноз куелып, тиешенчә дәвалау башланса, тизрәк терелүгә һәм чирнең яңадан кабатланмыйсына, авыр формага күчмәвенә шанслар да шулкадәр зуррак.
    Кайвакыт кешеләр, әйләнә-тирәдәгеләрнең гаепләвеннән я булмаса психиатрда исәпкә кую, транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү кебек чикләүләрдән шикләнеп, белгечкә мөрәҗәгать итәргә куркалар. Шулай ук үз хәлен дөрес бәяләмичә, рухи халәтләренең киеренкелеге тормыш авырлыклары белән генә бәйле дип уйлап табибка мөрәҗәгать итмәүчеләр бар. Депрессия белән чирле авыруларның 80 проценты башта ярдәм сорап гомумпрактика табибына килә. Аларның 5 процентка якынына гына башта ук дөрес диагноз куела. Кызганыч, поликлиникада гадәти кабул итү вакытында депрессиянең физиологик чагылышларын йөрәк яисә ашказаны һ.б. авырулардан аеру җиңел түгел. Ә бу исә хәлне тагын да катлауландыра.
    Еш кына депрессия стресслар яисә озакка сузылган авыр ситуацияләр аркасында килеп чыга. Кайчагында авыруга китергән сәбәпне ачыклап та булмый. Кайбер пациентларда депрессия хроник төс ала - артык авыр формага күчмичә, күп еллар буе дәвам итә. Теләсә кайсы очракта табиб-психиатр консультациясе мөһим.
    Үзегездә яисә якыннарыгызда депрессия билгеләре күренә икән, һичшиксез тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Депрессияне дәваларга кирәк, һәм дәвалау комплекслы булырга тиеш.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: