Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2015 елның 25 гыйнварында Әлки районның һәр авыл җирлегендә үзара йөкләнгән салым кертү буенча җирле референдум узачак

    2015 елның 25 гыйнварында районның һәр авыл җирлегендә үзара йөкләнгән салым кертү буенча җирле референдум узачак. Үзара салым буенча референдум районыбызда алдагы елларда да булды. Халык түләгән әлеге салым урамнарны яктыртуга тотылды. 2013-2014 елларда район авылларында барлыгы 3090 яктырткыч куелды. Бу эштә безгә республика хөкүмәтенең халыктан җыелган средстволарның 1 сумына...

    2015 елның 25 гыйнварында районның һәр авыл җирлегендә үзара йөкләнгән салым кертү буенча җирле референдум узачак.

    Үзара салым буенча референдум районыбызда алдагы елларда да булды. Халык түләгән әлеге салым урамнарны яктыртуга тотылды. 2013-2014 елларда район авылларында барлыгы 3090 яктырткыч куелды. Бу эштә безгә республика хөкүмәтенең халыктан җыелган средстволарның 1 сумына 4 сум күләмендә өстәмә финанславы (софинансирование) зур ярдәм булды.

    Әле авылларыбызда яктырткычлар куясы урамнар тагын калды. Күп кенә авыл җирлекләре башкарма комитетларының башкарылган эшләр өчен электрикларга бурычлары да бар.

    Шуңа да киләсе ел башында узасы референдумда тагын бер кат урам утларын куюга үзара салым салу мәсьәләсе куела. Тавыш бирүдә әлеге мәсьәлә уңай хәл ителсә, 18 яше тулган һәр әлкиле айга 35 сум күләмендә салым түләп барырга тиеш була. Ә елга ул 420 сум тәшкил итә. Референдумда шулай ук авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләсе халык каравына чыгарыла. Әле бу юнәлештә районыбызда башкарасы эшләр бихисап. Үзәкләштерелгән су системасы һәр җирдә диярлек бердәй искерде. Су башнялары кат-кат ямалган, скважиналарның бөтенләй яраксызлары бар. Дөрес, республикада "Чиста су" программасы эшли. Әмма бу программага эләгү өчен башкарыласы эшләрнең смета проекты булырга тиеш. Ә ул смета документларын эшләү, экспертиза үткәрүләр генә дә 300-400 мең сум тора. Авыллардагы су мәсьәләсен хәл итү буенча үзара йөкләнгән салым суммасы айга 15 сум булыр дип тәгаенләнә. Бу елга 180 сум дигән сүз.

    Район үзәгендә үтәсе референдумда әлеге ике сорауга өченчесе өстәлә. Ул да булса - парклар төзелеше. Базарлы Матакта бит әле саф һавада ял итү өчен балалар, шулай ук олылар өчен дә уңайлы матур урыннар бик аз. Базарлы Матак үзәгендә парк бар, анысы да халыкның бердәм көче, ярдәме белән төзелгән иде. Быел Яшьләр урамында паркка нигез салынды. Тагын Афанасьев, Имәнлек урамнарында да парклар төзү планлаштырыла.

    Шулай итеп, район үзәгендә үтәсе референдум бюллетененә өч сорау куела: урам утлары, су белән тәэмин итү һәм парклар төзелеше. Аларның һәркайсына үзара салым айга 15 сум (өчесенә 45 сум) күләмендә билгеләнә. Әлеге салымны еллыкны берьюлы түләп куярга да мөмкин.

    Күптән түгел узган республика киңәшмәләренең берсендә Президент Рөстәм Миңнеханов, авыллар өчен булдырылган элекке программаларны, финанс ягыннан кыен булса да, яшәтәбез, диде. Шуңа да халыкның үз авылларындагы мәсьәләләрне хөкүмәтнең зур ярдәме белән (үзара салымның 1 сумына тагын 4 сум өстәлә) хәл итүенең кулай мөмкинлегеннән файдаланып калырга кирәк.

    Референдумнар республиканың башка районнарында да үтә. Кайбер авыллар халкы үзара салым средстволарын күперләр, юллар төзекләндерүгә тота. Зират кырыйларын киртәләп алу, чишмә тирәләрен төзекләндерү, балалар мәйданчыклары булдыру өчен халыктан җыелган акчаны файдалану мисаллары да күп.

    Үзара салымнан 18 яшькә кадәрге балалар, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар, күп балалы гаиләләр, көндезге бүлекләрдә укучы студентлар азат ителә.

    Халыктан җыелган үзара салым акчасы бары билгеләнгән максатларга гына тотылачак. Моны район һәм республика җитәкчелеге җитди контрольгә ала.

    Референдум буенча сорауларыгыз булса, сез муниципаль район советының юридик бүлегенә 20-0-51 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: