Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Файдасын бик күрәбез”, ди күпләп сөт сатучылар

    Үз хуҗалыкларында терлек асрап мул сөт савучылар, гаилә кирәгеннән арткан продукцияне күпләп сатучылар узган атнада район слетына җыелдылар. Матур традициягә әйләнгән әлеге чарада маллардан мул керем алучылар, халктан күп сөт җыючылар макталды һәм бүләкләнде. Район слетына тырыш, тормышларын үз көчләре белән булдырган авыл уңганнары чакырылган иде. Миңа шундыйларның берсе -...

    Үз хуҗалыкларында терлек асрап мул сөт савучылар, гаилә кирәгеннән арткан продукцияне күпләп сатучылар узган атнада район слетына җыелдылар. Матур традициягә әйләнгән әлеге чарада маллардан мул керем алучылар, халктан күп сөт җыючылар макталды һәм бүләкләнде.

    Район слетына тырыш, тормышларын үз көчләре белән булдырган авыл уңганнары чакырылган иде. Миңа шундыйларның берсе - Югары Әлки авылыннан Данис Сәлахов янәшәсендә утырырга туры килде. Үз хуҗалыгында 5 баш сыер асраучы Данис бик кызык әңгәмәдәш булып чыкты.

    -Кайберәүләр, хәзерге заманда "яннан бушлай кертмәсәң", азыгын сатып алып сыер асраудан бер дә файда күреп булмый, диләр. Бу хакта сезнең фикерегез ничек?-дим.

    -Бер дә андый сүзләр белән килешмим. Теләк һәм тырышлык булганда барысы да була. Печәннең бер өлешен чабып алабыз, бер өлешен сатып. Бөртеккә акча сарыф итсәк тә, бер дә өстемә чыкканы юк әле. Акчасын да 8 айга 250 мең сумнар эшләп алдым сөт сатудан. Шуңа өстәп савым аппаратын да ярта бәягә алдык. Район җитәкчелегенә зур рәхмәт аны алырга булышканы өчен. Бик тә уңайлы, сөтне аппарат ярдәмендә генә савабыз хәзер.

    Безнең тирәдә генә утыручы Алпар авылыннан Флера апа Гайнетдинова да сүзгә кушылып:

    -Файдасын күрәсезме, дисез. Бик күрәбез. Печәнен үзебез чабабыз. Җитәрлек булмаса, сатып алырга фермерлар бар бит,-дип куйды.

    71 яшьтә булуына карамастан, йортта маллары, кош-кортлары шактый икән Флера апаларның. Ике баш сыер, ике тана (киләчәктә алар исәбенә сыерлар санын дүрт башка җиткерергә уйлыйлар), бер ат, ике үгез, дистәләгән күркә, каз, йорт тулы чебеш.

    -Ел башыннан сөт сатып 50 меңгә якын акча эшләп алдым. Шулай булганда нигә соң әле авылда торып та сыер асрамаска?!-диде 50 ел буе совхозда сыер савучы булып та хезмәт куйган Флера апа.

    Сөт хәзерләү мәсьәләләренә төрле яклап килеп, проблемаларның асылын ачарга тырышып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов слетта зур доклад белән чыкты.

    Аның сүзләренчә, район буенча 33 мең мөгезле эре терлек исәптә. Шуның 10726 башы сыерлар. Ел башыннан бирле 23917 тонна сөт, 2932 тонна ит җитештерелгән, 7363 баш бозау алынган.

    Аннан Идрис Хәмитов шәхси секторга тукталды

    -Бездә авыл халкы 2986 баш сыер асрый. Ел башыннан 4016 тонна сөт сатты. Үткән ел белән чагыштырганда бу 504 тоннага күбрәк,-ди ул.

    Район халкы быел сөт сатудан 62 миллион 392 мең сум акча эшләп алган инде. Үткән елгыдан 20 миллион сумга күбрәк дигән сүз.

    Сөт җыюны оештыру буенча районда иң яхшы эшләүче дип Яңа Салман авыл җирлеге табылды. Биредә халык 549 тонна сөт саткан. Чуаш Кичүе авыл җирлеге буенча 332 тонна сөт хәзерләнгән. Түбән Әлкидә - 296, Алпарда - 292, Иске Чаллыда 268 тонна сөт җитештереп сатканнар.

    Районда быел 30 гаилә савым аппаратларын ярты бәясенә алды. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга аппаратларны ярты бәягә сатып бирү дәвам итәчәк.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, иң күп сөт тапшыручыларның һәм сөт җыючыларның хезмәтенә югары бәя биреп аларга район җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Иң алдынгыларга акчалата бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.

    Сөтне иң күп сатучылар белән дә танышып китик. Беренче урында - үз хуҗалыгыннан 43 тонна сөт озаткан Константин Миндрюков. Ул Иске Хурада авылыннан. Әхмәттән Әсхәт Билданов - 28 тонна, Иске Салманнан Нәбиулла Насыйбуллин 26,2 тонна сөт тапшырган.

    Хәзерге вакытта авылларда халыктан сөт җыю белән 30 кеше шөгыльләнә. Аларның иң уңганнары һәм өлгерләре - Салманнан Руслан Хәмидуллин (424 тонна сөт җыйган), Чуаш Кичүеннән Ришат Нуруллин (265 тонна), Ташбилгедән Рафик Хисмәтов (235 тонна).

    Алдынгылар хөрмәтенә гимназия ашханәсендә мул ризыклы табыннар да әзерләнгән иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: