Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алга таба Хузангай-Сихтермә бистәгә әйләнергә мөмкин

    Сихтермә бистәгә әйләнмәгәеИске Хурада җирлек советының ике авылда үткән киңәйтелгән утырышларыннан бүгенге вәзгыятькә хас булмаган оптимистлык, алдагы көннең тагын да яхшырак буласына ышаныч хисләре алып кайттык. Әбиләрнең колхоз бай булса, халыкның тамагы тук булыр, дигән сүзләре әледән-әле искә төшеп торды. Авыл халкының тормышына, көнкүреш проблемаларын хәл итүгә "Хузангай" кооперативының көчле...

    Сихтермә бистәгә әйләнмәгәеИске Хурада җирлек советының ике авылда үткән киңәйтелгән утырышларыннан бүгенге вәзгыятькә хас булмаган оптимистлык, алдагы көннең тагын да яхшырак буласына ышаныч хисләре алып кайттык. Әбиләрнең колхоз бай булса, халыкның тамагы тук булыр, дигән сүзләре әледән-әле искә төшеп торды. Авыл халкының тормышына, көнкүреш проблемаларын хәл итүгә "Хузангай" кооперативының көчле икътисады, даими үсештә булуы бик нык тәэсир итә шул.
    Иске Хурадада һәм Хузангай-Сихтермәдә җыеннар яңа, иркен һәм җылы клубларда үтте. Җирлек башлыгы Сергей Новиков ике авылда да эшләгән эшкә халык каршында хисап тотты. Биредә 182 шәхси хуҗалыкта 561 кеше гомер итә икән, аларның өч йөздән артыгы хезмәт яшендә. Бала-чага да шактый, үткән елда 11 сабый туган. Демография уңай күрсәткечкә ия, чөнки якты дөньядан мәңгелеккә күчүчеләр сигезәү генә булган. Элеккеге елларда чуаш туганнар дуңгызчылыкка өстенлек бирсәләр, хәзер сыер асрауның файдасын күрә башлаганнар - берне генә түгел, 3-5 баш асраучылар бар. Әнә Яганев Евгений хуҗалыгында 12 баш сөтлебикә тота. Халыктан 1606 центнер сөт җыеп, 2 миллион 355 мең сум акча таратканнар. Сөт җыючы Александр Бурдаков үз эшен бик төгәл башкара, берәүнең дә аңа дәгъвасы юк.
    -Милек һәм җир, транспорт салымнарын вакытында түләдегез. Аларга дәүләттән дотация өстәлде. Чыгымнар 3,6 миллион сумнан артты. Акчаларның 370405 сумын урамнарны яктыртуга тоттык. Быелдан җирле бюджетка җир һәм милек салымнары гына калдырыла, шуңа күрә мөлкәтне исәпкә алуга, аңа хокукны теркәүгә аеруча игътибар итәчәкбез,-диде Сергей Новиков.
    Җирлек Советы бик күп мәсьәләләрне үз көче белән хәл итәрлек эшлекле, актив. Әле менә үткән елда грант отып, тракторлы булганнар, аның арбасы да, кайбер тагылма агрегатлары да бар икән. Шулай итеп, авылларны тәртиптә тоту өчен "корыч атлары" да булган.
    Хузангай якларын без, журналистлар еш мактап торабыз. Башкача булмый да. Биредә теләгән һәркемгә лаеклы хезмәт хакы түләнә торган эш урыны бар. Хузангайга инде Чиябаш кебек ерак авылларыбыздан гына түгел, күрше районнардан да килеп эшлиләр икән. Дөрес, эш эзләп читкә китүчеләр дә юк түгел. Әмма бит юллар беркемгә дә ябык түгел, ә туган авылы, гаиләсе белән аерыласы килмәгәннәрне кооперативта артык кеше санамыйлар.
    Чөнки җирлектә яшәүчеләрнең хуҗалыкның бүгенге эшләре дә, иң якын киләчәккә планнары да шаккатырлык. Әйтик, биредә күпләп торак төзелә. Үз көче генә җитмәгәннәр программаларга таяна. Былтырның соңгы көннәрендә дә берничә гаиләгә акча килеп, алар материаллар сатып алып калганнар, җәйгә төзелешкә керешәчәкләр. Бу урында Хузангайдагы җыелышта кооператив җитәкчесе Евгений Чугунов җиткергән яңалыкны әйтеп китми булмас.
    -Бездә әле тагын 20 социаль өй дә төзеләчәк. Алар белгечләр, җитәкчеләребез өчен булачак. Җирне Колчурино ягыннан бүлдек, алга таба бу авыл безгә кушылып китәр дә, Хузангай-Сихтермәбез бистәгә әйләнер. Бусы инде бик күп мәсьәләләрне хәл итү, шул исәптән мәктәпне саклап калу мөмкинлеге бирәчәк,-диде ул.
    Гомумән, Евгений Михайловичны тыңлау үзе бер рәхәт, бүгенге катлаулы, бөтен яктан "кризис" дигән уфтану ишетелгән чорда күңелгә бәлзәм булып ята. Аның чыгышыннан кайбер генә мәгълүматлар:
    -Соңгы 10 елның дүртесе корылыклы булды. Һава торышына бәйле булудан котылырга кирәк безгә. Шуның өчен су сиптерү системасы булдырабыз, инде 500 гектар сугарулы мәйданнарыбыз бар, 50 миллион сумга агрегатлар сатып алдык, буалар төзедек. Кукуруз игә башладык, әле өйрәнеп кенә киләбез. Уңышы 45 центнер булды. Аны киптерү өчен 100 миллион сумлык цех төзедек, үз егетләребез җиһазларны урнаштырды. Безгә чәчүлек мәйданнарны киңәйтергә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерергә кирәк. Әмма районда буш җирләр юк. Шуңа да Чирмешән районына барып, 24 мең гектар җирне эшкәртеп чәчү турында килешеп кайттык. Яз җитүгә механизаторларыбызны "хезмәт армиясенә" озатачакбыз, чөнки анда эш бик күп. Тракторга утырырга теләүчеләрне эшкә чакырабыз. Май рафинадлау цехын эшләтеп җибәрәчәкбез, кызларыбызны Төмәнгә җибәреп өйрәттек. Юкса, майны арзаннан сатып, шактый акча югалтабыз. Тәүлегенә 50 баш терлек суярлык цех эшли башлады. Белгәнебезчә, ит терлекчелеген үзләштереп ятабыз. Әмма бер сыердан елына бер бозау көтеп яту эш түгел, сөтчелекне дә ят итәргә ярамый. Шуңа да быел Хурада, Шәпкә, Яңа Сихтермә, Еряпкинода сөтчелек фермалары төзиячәкбез. Димәк, тагын эш урыннары булачак. Ә хезмәт хаклары әйбәт бездә, уртача 21 мең сум чыга,-диде ул.
    Билләһи, Евгений Михайловичны тыңлагач, Хузангайга күчеп китәсе килә башлый! Аңа хуҗалыкның бүгенге казанышлары гына аз тоела инде, ярма цехы да кечерәйгән, киңәйтергә, яңа җиһаз алып куярга кирәк икән, он тарттыру тегермәне дә башта җитәрлек егәрлекле тоелган, ә хәзер…
    Җыеннарда халык мәктәп директоры Ольга Аверьянованы, П.Хузангай музее директоры Олег Мурзинны, клуб мөдирләре Алина Садиванкина белән Татьяна Теличконы, баш агроном Юрий Льдиновны, фельдшерлык пункты мөдире Татьяна Кузнецованы, башка җитәкчеләрне тыңлады. Ә бирелгән сорауларга шунда ук җаваплары да табылды. Йортында 12 сыер асраучы Евгений Яганевка саву аппаратына сертификат тапшырдылар. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, Евгенийның гаилә фермасы төзергә дә планы бар икән. Мөстәкыйльлеккә омтыла икән, аңа "яшел юл"!
    Менә шундый хәлләр Хузангай-Сихтермә якларында. Билгеле, кайбер хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар. Кешеләр әнә балаларга спорт тәрбиясе бирү начар, диләр. Кечкенәләргә уен мәйданчыгы сорыйлар. Мәктәпкә яңа автобус кирәклеген искәртәләр. Яңа Сихтермә авылына кайчан юл булыр, диләр. Полиция участок инспекторы белән элемтәгә керә алмаулары борчый… Әмма җыеннарда катнашкан җаваплы җитәкчеләр аларның тиз арада җайга салынасына ышандырдылар. Бусын инде вакыт күрсәтер.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: