Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • АННАН КАДЕРЛЕРӘК НӘРСӘ БАР?!

    Теләсә кайсы дәүләтнең иң зур байлыгы - аның кешеләре. Һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе, уртача гомер озынлыгы илнең ни дәрәҗәдә алга киткәнлеге, цивилизациялелеге күрсәткече булып тора. Узган атнада булган йомгаклау җыелышында районыбыз медицина хезмәткәрләре үткән елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, 2012 елга бурычлар билгеләделәр. Районда үлем-җитемне киметергә, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртырга...

    Ни белән чирлибез?

    -Соңгы биш елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшендә төп юнәлеш - үлем очракларын киметү,-дип баш табиб Әнәс Яруллин хисап докладының башында ук басым ясап әйтте.
    Былтыр районда 324 кешенең гомере өзелгән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны берникадәр кимегән кимүен. Әмма, балалар азрак туганлыктан (192), халыкның табигый үсеше күзәтелми, ягъни кешеләр саны кимүгә бара.
    Үлемгә китергән төп сәбәпләр узган еллардагыдан әллә ни аерылмый. Кан әйләнеше системасы чирләре бу яман исемлектә беренче урынны алып тора (үлем очракларының 41 проценты). Икенче урында - яман шеш авырулары (13 процент), өченче - имгәнүләр, агуланулар һ.б. (9 процент).
    Яман шеш чирләреннән үлүчеләр кимесә дә, ул әлегә уртача республика күрсәткеченнән югарырак булып кала. Туберкулез былтыр бер кешенең гомерен алып киткән (2010 елда - 2). Ә гомумән алганда узган ел туберкулез белән авыручылар саны арткан. Һәркемне сагайтырга тиешле тагын бер сан: районда бүген ВИЧ-инфекция белән чирле 9 кеше исәптә тора.
    Хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләрнең гомерләре өзелү бигрәк тә аяныч. Былтыр шундый 82 райондашыбыз дөньядан киткән, шул исәптән 5 бала вафат булган.

    Авыруны иртә ачыклау - савыгуга өмет

    Яман шешнең нинди куркыныч чир булуын аңлатып торасы юк. Аның исеме үк кешене сискәндерә. Сәламәтлек сагында торучыларны да иң нык хафага салучы проблемаларның берсе икән бу. Җыелышта әлеге мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелде. Бүген төп бурычыбыз - яман шеш чирләрен башлангыч чорында ук ачыклау, ди медиклар.

    2011 елда районда 60 кешедә яман шеш табылган.
    Аларның 50 процентында гына диагноз авыруның беренче, икенче стадияләрендә куелган. Ә бит ракны иртә срокларда ачыклау чирне дәвалау һәм кешенең гомерен озайту, хәтта савыктыру мөмкинлеген бирә. Кызганыч, 29 кешедә авыру өченче, дүртенче стадияләрдә генә беленгән. Ашказаны, үпкә, эчәклек, сөт бизләре, лимфома яман шешләре аеруча күп очрый икән.
    Яман чирне иртә ачыклау проблемасын хәл итү өчен бөтен дәвалау челтәрен эшкә җигү кирәк. Беренче звено табиблары, ФАП фельдшерлары теләсә нинди авыруны караганда аны онкология чирләренә шик белән тикшерергә тиешләр. Моның өчен клиника-лаборатор анализлар, онкомаркер анализлары, рентген һәм УЗИ, ФГДС тикшерүләре үткәрү мөмкинлеге бар. Хроник чирләрдән, яман шешкә әйләнү куркынычы булган авырулардан интегүчеләр аерата җентекле күзәтү астында булырга тиешләр. Баш табиб докладында, аның дәвалау эшләре буенча урынбасары Светлана Одушкина, табиб-хирург Арсен Казавов чыгышларында моңа басым ясап әйтелде, ракның азуына юл куймауның төрле юллары күрсәтелде. Шул исәптән, табибларның барысын да яман шеш чирләрен танып белергә өйрәтү-укыту зарурлыгы ассызыкланды. Светлана Викторовна халыкта сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, эчүчелекне киметү, наркоманлыкка юл куймау кебек бурычларның мөһимлеген әйтте.
    Яман шеш чирләрен генә түгел, теләсә нинди авыруны алдан ачыклап дәвалау өчен, билгеле, халыкның төрле катлауларын профилактик тикшерүләрнең, диспансерлаштыруның әһәмияте әйтеп бетергесез. Барлык авыруларның 28 проценты, әйтик, диспансерлаштыру нәтиҗәсендә ачыкланган.
    Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнашты. Ул сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, үлем-җитемнәрне киметү өчен район медицина хезмәткәрләренә ныклап торып эшләргә кирәклеген әйтте, һәр үлем очрагының җентекләп тикшерелүен таләп итте, табибларның шәхси җаваплылыгына игътибарны юнәлтте. Александр Федорович тәкъдиме белән гомуми практика табибларының профилактика эше турында аларны даими тыңларга карар кылынды.

    Хастаханәдә мәгълүмати технологияләр

    Быел табибларның авыруларны кабул итүен талоннар буенча оештырырга уйлыйлар. Шулай ук үзәк хастаханә табибларына кабул итүгә электрон төстә язылу хакында сүз алып баралар. Гомумән, соңгы елларда районның дәвалау-профилактика учреждениеләре эшендә мәгълүмати технологияләрне куллану гадәти хәлгә әверелгән. АС-поликлиника, АС-стационар, медикаментлардан ташламалы файдаланучыларга хезмәт күрсәтү өчен электрон кибет системасы гамәлгә кертелгән. Район сәламәтлек саклау системасы турындагы барлык мәгълүматлар үзәк хастаханә сайтларында урнаштырыла.
    Бүген республика медицина учреждениеләре белән электрон элемтә файдаланыла. Әйтик, былтыр электрон төстә язылу юлы белән 845 авыру республика клиник хастаханәсенә, 156 авыру онкология диспансерына, 24 авыру МКДЦ га җибәрелгән. Хәзер районның һәр кешесе югары технологияле медицина ярдәме ала ала. Узган елда да бик күп авырулар квоталар буенча республика медицина учреждениеләренә барып тикшерелгәннәр, дәваланганнар, операция ясатканнар. Бер кеше хәтта Федераль хөкүмәт квотасы буенча Мәскәүдә операция ясаткан.

    Табибларга кытлык юк

    Күпме еллар буе районыбыз табибларга бик нык кытлык кичереп яшәде. Ниһаять, бу мәсьәлә уңай хәл ителә. Соңгы берничә елда гына да табиблар белән тәэмин ителү 16 процентка арткан, хәзер бездә 10 мең кешегә 18,4 табиб исәпләнә. Узган елда һәм бу ел башында гына да 6 табиб - педиатр, травматолог, 2 акушер-гинеколог, лор-табиб, окулист районга эшкә кайткан. Республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән яңа эшкә алынган табибларның барысы да социаль наем буенча фатирлар белән тәэмин ителгән. Бүген районыбызда 37 табиб эшли. Алар барысы да үз белгечлекләре буенча сертификатларга ия.
    Төрле федераль программалар нигезендә соңгы елларда район медицина учреждениеләренең матди-техник базасы шактый ныгытылды. Узган елның көзеннән үзәк хастаханәнең терапия корпусына капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрелә. Бүлек тулысынча өр-яңадан җиһазланачак. Быел кабул итү бүлеген һәм ашыгыч ярдәм бинасын капиталь ремонтлау күздә тотыла, акушерлык-гинекология корпусын ремонтлау һәм реконструкцияләүгә документлар әзерләнә. Хузангай табиблык амбулаториясенең яңа бинасы һәм Әхмәт авылы ФАП бинасы төзелеп бетү алдында. Түбән Колчуринода һәм Чуаш Кичүендә дә яңа ФАП биналары төзеләчәк.
    Кыскасы, районда сәламәтлек саклауны заманча дәрәҗәдә алып бару өчен бик күп шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Медицина хезмәткәрләре дә үз алларына зур һәм җитди бурычлар куялар. Шулай да, хөрмәтле райондашлар, саулыгыбызны саклауда үзебездән дә күп нәрсә торуын онытмыйсы иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрне ташлау, үз-үзебезгә игътибарлы булу, табибларга даими күренеп тору исәнлегебезне саклауның нигезе булырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: