Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авария нәтиҗәләре белән бергә-бер көрәштеләр

    Чернобыль… Украинаның яшеллеккә, җиләк-җимеш бакчаларына күмелеп утырган җәннәт почмагыдай бер шәһәрчеге була ул. Ә бүген бу атама кешелекнең өнен алган коточкыч сүзгә әйләнде. 28 ел элек егерменче гасырның иң зур катастрофасы -Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлау турындагы хәбәр бөтен планетага яңгырады. Әлеге фаҗига дистәләрчә мең кешеләрнең гомерен алып...


    Чернобыль… Украинаның яшеллеккә, җиләк-җимеш бакчаларына күмелеп утырган җәннәт почмагыдай бер шәһәрчеге була ул. Ә бүген бу атама кешелекнең өнен алган коточкыч сүзгә әйләнде. 28 ел элек егерменче гасырның иң зур катастрофасы -Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлау турындагы хәбәр бөтен планетага яңгырады. Әлеге фаҗига дистәләрчә мең кешеләрнең гомерен алып китте.
    Авария нәтиҗәләре белән бергә-бер көрәштеләр
    Чернобыль катастрофасының масштаблары бүтән бер генә һәлакәт белән дә чагыштырырлык түгел. Шартлау вакытында һәм аннан соң атмосферага таралган радиоактив матдәләр күп Европа илләрен зарарлый. Белоруссия, Украина һәм Россиянең 150 мең квадрат километр мәйданы зарарлану зонасына эләгә. Авария нәтиҗәсендә хасил булган радиоактив болыт СССРның Европа өлеше, Көнчыгыш Европа һәм Скандинавия өстеннән уза.
    Чернобыль авариясенең кешеләр сәламәтлеге, авыл хуҗалыгы һәм тулаем икътисад өчен коточкыч нәтиҗәләре әйтеп бетергесез. АЭС- ка якын урнашкан Припять шәһәре бөтенләй кешесез кала һәм өрәк-шәһәргә әверелә. Чернобыль станциясе әйләнәсендәге утыз чакрымлы зона яшәү өчен бик тә куркыныч урынга әйләнә.
    Авариядән соң ук янгын сүндерүчеләр, гражданнар оборонасы подразделениеләре һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшә башлыйлар. Әмма меңнәрчә километрларга сузылган радиоактив зарарлану мәйданнарын алар көче белән генә чистартып бетерерлек булмый шул. Әлеге эшләргә хәрби частьлар, илнең барлык төбәкләреннән белгечләр һәм эшчеләр дә җәлеп ителә.
    Зарарсызландыру эшләре 1986 елның апреленнән 1990 елның декабренә кадәр дәвам итә. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның (аларны ликвидаторлар дип тә атыйлар) геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итүләре аркасында глобаль куркыныч чигендерелә.
    Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә эшләүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да бар.

    Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнашты. Авария нәтиҗәләре тәэсирендә 20 меңгә якын кеше, шул исәптән балалар вафат булды.
    "Яшь чакта радиация куркынычын аңлап та җиткермәгәнбез"
    Армия сафларыннан кайтып, ике ел район "Сельхозхимия" берләшмәсенең Иске Камка филиалында тракторчы булып эшләгән Рифкать Сәгытдиновны берләшмәнең ул чактагы җитәкчесе Әнвәр Залаков чакырып ала. 1986 елның сентябре була бу.
    -Сезгә командировкага китү күренә монда. Тракторларыгызны да алып барасыз,-ди җитәкче.
    Рифкать кебек үк Т-150 тракторында эшләүче Фиргать Гадиев белән икәү китәселәр икән. Барырга икән, барырга. Егетләр җыенып Казанга чыгып китәләр. Әмма командировкаларының кая буласын төгәл генә белмиләр әле алар. Казанда һәркайсына махсус саклагыч киемнәр, респираторлар өләшеп, поезд белән Белоруссиягә озаталар.
    -Без төрле районнардан 40 ир-егет идек,-дип сөйли Рифкать. -Кайсыбыз тракторы, кайсыбыз "КамАЗ" машинасы белән барды. Анда үз техникабызда эшләдек.
    Брянск өлкәсенә килеп төшәләр алар. Урыннан-урынга күчеп, Гордеевка, Красногорский районнарында хезмәт куялар. Үзебездә иген кырларына известь керткән тракторлары биредә радиациягә каршы "көрәшә": радиоактив матдәләр белән зарарланган җирләргә махсус химикат - ак төстәге порошок сиптерәләр.
    -Авыллардан халык нигездә эвакуацияләнгән. Туган җирләрен ташлап китәргә теләмәгән өлкән яшьтәгеләр генә берән-сәрән яшәп калган. Бакчаларда кул да тимәгән алма, җиләк-җимеш. Әллә нинди караңгы сагышлы, күңелсез мохит иде анда. Һава торышы да юеш, салкын…-дип искә ала Рифкать.
    Махсус киемнәр, респираторлар бирелсә дә, күпләр, эшләргә җайсыз дип, аларны киеп тә тормаган. Радиация дигән зәхмәтнең мәкерлелеген, ничә еллардан соң да үзен белгертәсен аңлап та җиткермәгәннәр шул әле ул чагында.

    Районыбызда бүген радиацияле аварияләрдән зыян күргән 14 кеше исәпләнә. Аларның 9 ы - "чернобыльчеләр", берсе - "Маяк" берләшмәсендә булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Калганнары - Семипалатинск полигонында атом-төш коралын сынау вакытында зыян күрүчеләр.
    Зарарланган җирләрдә айдан артык эшлиләр Рифкать белән Фиргать. Үзләре белән бергә тракторлары да эш урынына кире әйләнеп кайта. Ә бит радиацияле урында булган техниканы бирегә кайтару һич тә ярый торган эш булмагандыр ул.
    Рифкать кабат "Сельхозхимия"дә, аннан соң совхозда эшли. Чернобыль кайтавазы баштарак үзен сиздермәсә дә, берничә елдан чәч коелу, хәлсезлек башлана, башы авырта. Әледән-әле хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул елларда әле Чернобыльдә эшләүчеләрне исәпкә алу, саулыкларын карап-тикшереп тору кебек тәртип тә кертелмәгән була.
    Хәзер инде Чернобыль ликвидаторларына игътибар-кайгырту бермә-бер артты. Аларга азык-төлек алуга, саулыкларын ныгытуга акчалата компенсацияләр бирелә, коммуналь түләүләргә 50 процент ташлама каралган. Даими рәвештә саулыкларын тикшереп торалар, санаторийларга, тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар бирәләр. Радиация һәлакәтеннән зыян күргән райондашларыбызның күпчелеге торак шартларын яхшыртуга саллы субсидияләр дә алды.
    Әлбәттә, алар мондый кайгыртуга бик тә лаек. Безнең, киләчәк буыннарның иминлеге өчен үз саулыкларын корбан иткән фидакарьләр бит алар.
    -Язмышыма мондый кырыс сынау туры килүгә бернинди дә үпкәм юк. Кешеләргә янаган куркынычны киметүгә үз өлешемне кертүем белән горурланам да әле. Шөкер, менә дигән гаиләм, минут саен кайгыртып торган хатыным, алма бөртегедәй өч кызым бар. Бүген мин тормышымнан бик канәгать һәм бәхетле,- ди Рифкать Мидхәт улы.
    фото vzone.ucoz.com сайтыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: