Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Авырлыклар мине куркытмый", ди гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков

    Авыл хуҗалыгының кайсы тармагында да хезмәт җиңел түгел. Фермада булсынмы, басудамы - эштән тайчанмаучылар, тырышлар гына уңышка ирешә. Ә үзен җирдә хуҗа итеп тоючылар, үз көченә ышанганнар яңалыкка юл ярудан курыкмый, теләсә нинди хезмәткә кыю алына. Гаилә фермалары корып эшли башлаучылар әнә шундый. Автомобиль трассасыннан борылып Түбән Колчуринога керүче юл...

    Авыл хуҗалыгының кайсы тармагында да хезмәт җиңел түгел. Фермада булсынмы, басудамы - эштән тайчанмаучылар, тырышлар гына уңышка ирешә. Ә үзен җирдә хуҗа итеп тоючылар, үз көченә ышанганнар яңалыкка юл ярудан курыкмый, теләсә нинди хезмәткә кыю алына. Гаилә фермалары корып эшли башлаучылар әнә шундый.
    Автомобиль трассасыннан борылып Түбән Колчуринога керүче юл буенда иркен зур ферма бинасы төзелеп ята. Рыжковлар гаилә фермасының 100 баш сыерга исәпләнгән терлек корпусы бу.
    Сергей Рыжков - районда бүген иң уңышлы эшләүче ферма җитәкчеләренең берсе. Ә моңа кадәр ул нигездә төзүчелек белән шөгыльләнгән. Гаилә фермалары кору буенча республика программасы эшли башлагач, Сергей Витальевичның да күңеле алгысып куя. Шулай булмыйча, терлекчелек хезмәте аңа ят түгел лә. Кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, авыл эшендә кайнап үскән. Мал-туар асрауның авырлыклары да, отышлы яклары да аңа яхшы таныш. Гаилә фермасы төзеп эшли башлаган райондашларының эшләре ничек баруы белән кызыксынып-күзәтеп тора ул. Һәм ике ел элек тәвәккәлләп үз эшен башлап җибәрә.
    Кредит алып, 12 баш терлеккә исәпләнгән абзар салуга керешә. Дәүләт биргән 500 мең сум субсидия дә зур ярдәм була. Блок һәм кирпечтән корылган ферма бинасы өчен материалларны гына сатып алалар. Ә төзелеш эшләрен башыннан ахырынача улы Виктор белән үзләре башкарып чыгалар.
    Эшен 12 баш савым сыеры белән башлап җибәргән Сергей бераздан шулкадәр үк нәселле сөтбикәләр сатып ала. Иркен итеп эшләнгән абзарда аларына да урын табыла.
    Бүген Рыжковларның гаилә фермасында 20 савым сыеры. Ике көтүче яллап, малларны җәй буе көтүдә йөрткәннәр. Җәй - мул сөт чоры. Көненә 350 килограммга кадәр сөт тапшырып барган Сергей. Хәзер, билгеле, савым кими төшкән. Көннәр дә суытып җибәрде, буаз маллар байтагы ташлаткан да.
    Сөтне алар Түбән Әлкидәге Шәйхетдиновлар шәхси предприятиесенә саталар. Электән үк танышлар булган эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов белән Сергей Рыжков арасында бүген ныклы, үзара ышанычка корылган хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашкан.
    -Алтын кеше ул Дамир Әсхәтович, -ди фермер Рыжков. -Аңа ышанырга да, таянырга да була.
    Юктан гына болай дими, билгеле. Гаилә фермасы белән шөгыльләнә башлаганнан бирле эшмәкәрнең ярдәмен тоеп эшли ул. Нәселле сыерлар алуда аңа Дамир Шәйхетдинов булышкан. Быел менә тагын күп сөт бирә торган 10 баш сыер алырга ниятләп торалар. Ә алга таба маллар санын 100 башка җиткерергә уйлый Сергей Витальевич. Шулкадәр терлеккә исәпләнгән яңа ферма да төзелеп ята әнә.
    -Дамир Әсхәтович ярдәм итмәсә, эшемне киңәйтү хакында уйлый алыр идем микән,-ди фермер. -Нәселле бер сыер 100 мең сум тора бүген. Ә бу ферма корпусын төзеп чыгу ким дигәндә 7 миллионга төшәчәк. Әлеге чыгымнарны Дамир тулысы белән диярлек үз өстенә алды.
    Ныклап торып аягына баскач, Сергей Рыжков акрынлап әлеге бурычларны түләячәк, билгеле. Эшмәкәргә дә отышлы - фермер сыйфатлы, югары майлылыктагы продукцияне аның шәхси предприятиесенә тапшырып бара бит.
    Рыжковларның хәзерге мал абзары Түбән Колчуринода, өйләреннән ерак түгел урнашкан. Ә яңа корпус авылдан шактый читтә (бу санитария таләпләренә дә җавап бирә). Аны төзү өчен фермер элекке совхозның машина-трактор паркы биләмәләрен сатып алган. Андагы зур гына гараж бинасын печән белән тутырган.
    Сүз дә юк, гаилә фермасын әйдәп бару ансат түгел.
    -Тәүлегенә өч кенә сәгать йоклыйм,- ди Сергей. -Ел әйләнәсе иртәнге дүрттән аяк өстендә мин. Сәгать биштә иртәнге савымны башлыйбыз. Терлекләрне ашату-эчертү, чистарту, тирес чыгару, аннары сөтне илтү, җәен печән чабу, төзелеш… Эш берсе өстенә икенчесе өстәлә генә тора. Зарлана диеп уйлый күрмәгез. Авырлыклар куркытмый мине. Эшләргә яратам. Бу зур хезмәткә алынганмын икән инде, ярты юлда туктап калмаячакмын. Теләгем дә, дәртем дә, көчем дә җитәрлек. Исәнлек кенә булсын. Иң мөһиме - бу бит безнең гаилә эше. Миннән соң аны балаларым дәвам итәр. Һәрхәлдә, мин моңа ышанам.
    Фермерның бу ышанычы нигезсез түгел. Якыннары - укытучы булып эшләүче җәмәгате Елена да, өч баласы да аның планнарын хуплап, һәр эшендә ярдәм итеп торалар. Алай гына да түгел, кулга-кул тотынып эшләргә янәшәсендә олы улы Виктор бар. Югары белемле төзүче Виктор армия хезмәтеннән соң әтисенә ярдәм итәргә дип Казаннан авылга кайткан. Кулы эшкә ятып торган егет бүген Сергей Витальевичның төп таянычы.
    Күренеп тора, Рыжковлар эштән курка торганнар түгел. Алга зур планнар коралар. Әмма аларны тормышка ашыру юлында проблемалары да бар. Бу - җир мәсьәләсе.
    -Үз җирем булмаса, бу кадәр терлекне асрап чыга алмаячакмын,-ди Сергей Рыжков. -Малларны кыш чыгару өчен быел 200 мең сумлык печән сатып алдым. Шул бәягә әле бөртек аласым бар. Сатып алып кына ерак китеп булмас бит.100 гектар чамасы җир алып, терлек азыгын үзем үстерү турында хыялланам. Яңа ферма тирәсендәге кырлар миңа бирелсә, җиң сызганып, тагын да зуррак тырышлык белән эшләр идем.
    Бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип ышанасы килә. Рыжковлар кебек хезмәт кешеләренә ярдәм итәргә, омтылышларын хупларга кирәк. Бүгенге авылны бит әнә шундыйлар тотып тора.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: