Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Айрат Хәйруллин: «Сөт фермасын – һәр авылга!» (+ ФОТО)

    Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның эш көне сәгатьләп бүлеп куелган: «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында сәяси дебатлар, республика районнары буенча командировкалар, һәм тагын - парламент тыңлаулары,конференцияләр, киңәшмәләр… Узган атнадаэш көненең бер өлешен Айрат Нәҗипович Әлки районында үткәрде, анда ул сайлаучыларны кабул итте, халык белән очрашты. Базарлы Матактагы район Мәдәният...

    Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның эш көне сәгатьләп бүлеп куелган: «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында сәяси дебатлар, республика районнары буенча командировкалар, һәм тагын - парламент тыңлаулары,конференцияләр, киңәшмәләр Узган атнадаэш көненең бер өлешен Айрат Нәҗипович Әлки районында үткәрде, анда ул сайлаучыларны кабул итте, халык белән очрашты. Базарлы Матактагы район Мәдәният йортында сайлаучылар каршында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришин, РТ мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Казан шәһәре Торак-инвестиция компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Марат Хәйруллин чыгыш ясады.

    Чаңгылар, интерактивтакта, электрон тир, күпер һәм тулай торак

    Айрат Хәйруллин белән очрашуга егерме кеше язылган иде - һәрберсе үз проблемалары белән.Чират буенча беренче булып дин әһелләре керде.Изге Троица храмы настоятеледепутатка яңа чиркәү өчен тәрәзәләр эшләтүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, ә «Шәүкәт» мәчете имамы мәдрәсә төзүдә булышуын үтенде. Әлкилеләрнең үтенечләре бик төрле - Базарлы Матак мәктәбе укытучысы депутаттан укучылар өчен интерактив такта сатып алуын сорый, клуб мөдире балалар өчен - чаңгылар, «Дубки» балалар лагеры директоры савыт-саба булдыруда ярдәм итүен үтенә, ә ОБЖ укытучысы электрон тир (100 мең сум тора!) һәм ППШ автоматлары сорый.Район китапханәсе җитәкчесе китаплар өчен яңа бина турында хыяллана, училище директоры - студентлар өчен тулай торак хакында, Демидовка һәм Хлебодаровка пенсионерлары - гыйбадәт йорты турында,Иске Камкино авылы халкыинеш аркылы күпер булмас микән дип сорый, узган ел Украинадан кайтканнарискергән ата-ана нигезен торгызудда булышуны үтенә. Ике кеше депутатка балаларын «Кызыл Шәрык Агро» агрохолдингына эшкә урнаштыру үтенече белән килгән, чыгарылыш укучысының әнисеавыл хуҗалыгы академиясенә кертүдә ярдәм сорый. Һәм бары тик Район ветераннар советы рәисе Фәиз Шакиров кына бернинди үтенечләрсез килгән - бары тик бер күреп сөйләшергә, ярдәме һәм булышлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерергә.

    Авылда хезмәт хакы шәһәрдәгенекеннән югарырак булырга тиеш

    Айрат Хәйруллин үз чыгышын районга мәхәббәтен аңлатудан башлады:

    - Минем өчен Әлки - туган район, әтием Түбән Әлки авылыннан, мин бөтен балачагымны биредә үткәрдем, - диде ул.-Сезнең күпләрегез мине бик күптәннән белә. Монда хезмәт сөючән халык яши, мин сезне яратам һәм сезнең белән горурланам. Һәм сезнең белән бергә бик озак еллар эшләвебезгә бик шат.

    Безнең белешмә: Айрат Хәйруллин1970 елның 1 августында туган, 1991 елда Авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлаган.16 завод төзегән,хосусыйлаштыруда катнашмыйча, 15496 яңа эш урыны булдырган. 2003 елда ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев чакыруы буенча Татарстанда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлаган.Үзенең сәяси эшчәнлеген, Казан шәһәр човетының иң яшь депутаты булып, 24 яшендә башлап җибәргән. 29 яшендә ТР Дәүләт Советының иң яшь депутаты булган. Ә 33 яшендә РФ Дәүләт Думасының иң яшь бермандатлы депутаты булган.«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы булып тора.

    - Күпләр, шәһәрдә яшәп, дәүләт авыл хуҗалыгына никадәр күбрәк ярдәм итсә, үзләренең шуның кадәр яхшырак яшәячәкләрен аңламыйлар, - дип саныйдепутат. -Әлеге ярдәмгә азык-төлекнең сыйфаты да, аңа бәя дә,хезмәт хаклары да бәйле. Яшьләрнең шәһәргә агылуы нәтиҗәсендә, телибезме-теләмибезме, каладагы хезмәт базары бозыла. Бүген кризис чоры,һәм шәһәрләрдә хәзер күп кенә эш урыннары югалуга бара, ә авыл хуҗалыгы яңа эш урыннары булдырырга сәләтле. Бары тик импортны алыштыру гына да авыл хуҗалыгында һәм эшкәртү тармагында 4 млн эш урыны ачарга мөмкинлек бирә.2004 елда, мин беренче мәртәбә дәүләт бюджетын раслауда катнаштканда, миңа бик оят булды: Россия авыл хуҗалыгына ярдәм бары тик 16 млрд сумга якын каралды. Ә кечкенә генә Белоруссиядә - 64 млрд сум, дүрт тапкырга күбрәк. Быел без 237 млрд сумлык бюджет раслауга ирештек. Әмма безнең ил өчен бу да бик аз, чыгымнар триллион сумны тәшкил итәргә тиеш. Дәүләтнең төп бурычы-авыл хуҗалыгын һәм салада яшәүче һәм эшләүче кешеләргә ярдәм итү.
    Аннан соң залдан сорау яңгырады. Беренчесе: Иске Салманда яңа ферма булачакмы
    ?

    - Андый план бар-анда 200 савым сыерына исәпләнгән ике корпус төзергә уйлыйбыз, - дип җавап бирде Айрат Нәҗипович. -Төзелешне башларга ниятлибез һәм октябрь-ноябрь айларында беренче чиратны эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз.
    Икенча сорау тәкъдим буларак яңгырады: районда 58 мең тоннага якын сөт җитештерелә, сөт эшкәртү заводы төзү өчен мөмкинлекләр табарга булмыймы?
    - Хәзер җитештерүләрне эреләндерү башланды, - дип сүзен башлады депутат. - Һәм көненә 450 тонна сөт эшкәртергә сәләтле завод перспективалы санала. Әле бер ел элек мондый ниятләр бар иде - Базарлы Матакта җитештерү төзелде, тик кризис комачаулады. Бүген безнең төп бурыч-эш урыннарын саклап калу һәм хезмәт хакларын вакытында түләү. Әлегә, кызганычка каршы, без халыкны үзебез теләгән кадәр хезмәт хакы белән тәэмин итә алмыйбыз. Ә мин авылда хезмәт хакы шәһәрдәгенекеннән югарырак булырга тиеш, дип саныйм. Мин Дәүләт Думасында Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары буларак, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен дәлилләп яклый алам. Һәм бүген фермер яисә авыл хуҗалыгы предприятиесе ферма төзү өчен кредит алырга тели икән, аның өчен кредит 5-8 елга түгел, минимум 25 елга бирелергә тиешлеген исбатлый да алам.Процент ставкасы елына - 18-20% түгел, иң күп дигәндә дә 5% булырга тиеш.

    Реклама

    Өченче сорау: Чуваш Кичүе авылында ферма авария хәлендә, төзелеш көтеләме һәм кайчан?
    - Республика көненә кадәр Чуваш Кичүе авылында 400 сыерга исәпләнгән ферма эшләп китәчәк, - дип җавап бирдеАйрат Хәйруллин залда яңгыраган алкышлар астында. -«Кызыл Шәрык» агрохолдингы үз алдына шундый бурыч куйды: һәр авылда диярлек сөтчелек фермалары булдырырга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: