Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Башкала мэрыннан солдатка бүләк

    Мәскәү өчен барган сугышлар - Бөек Ватан сугышының иң куркыныч вакыйгасы, илебез тарихының фаҗигале битләре. Аңлашыла бит: һәр совет кешесе өчен Мәскәү - СССР башкаласы, аның йөрәге, Мәскәүне дошманга бирү илне югалтуга барәбәр булгандыр. "Чигенергә урын юк, артта Мәскәү!" дип ут эченә кергән, башкаланы яклап калкан булып баскан солдатлар арасында...

    …Владимир Максимович соңгы вакытта күрше Спас районының Кызыл Вал авылында, кызы Наталья белән кияве Леонидта кунакта әле. Августта 91 яшен тутырган бабайның бер-бер артлы сабыр гына үтеп торган көннәре тәртибен ТР Хәрби комиссариатының Әлки районы бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марат Шакиров "бозды" - ул ветеранга Мәскәү мэры Сергей Собяниннан котлау хаты һәм "70 лет битвы за Москву" дип аталган истәлек медале китереп тапшырды. "Сезне Мәскәү асты сугышларында Совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләренә каршы һөҗүме башлануның 70 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм. 1941-1942 елның кышында бик зур территорияләрне каплап алган бәрелештә беренче тапкыр һәм бөтенләйгә фашист илбасарларының җиңелмәслеге турындагы әкият юкка чыгарылды. Сез һәм Сезнең сугышчан иптәшләрегез дошманга каршы тору өчен көчегезне, каныгызны, ә кайчак гомерләрегезне дә кызганмадыгыз. Халкыбызның рәхмәтле хәтерендә совет сугышчыларының һәм партизаннарның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь тырышлыгы мәңгегә уелган",-дигән сүзләр бар Мәскәү башлыгы хатында.

    Нинди батырлыклар күрсәткән соң безнең Владимир Максимович, башкала хакына барган сугышларда ничек катнашкан ул? Дөресен әйтим, Владимир Максимович янына барганда бераз шигем бар иде: сөйләшерме минем белән ветеран, үткән гомерен хәтерендә саклый алганмы ул, әллә шушы тугыз дистә еллык юлында кайбер вакыйгаларны инде җуйганмы? Юкка борчылганмын - Владимир Максимович, үзен искә төшерүләренә, Мәскәүдән кадәр медаль җибәрүләренә сөенеп нык дулкынланса да, сугышчан яшьлеге турында эзлекле һәм туп-тулы итеп сөйләп бирде.

    …Володяны Совет Армиясенә 1941 елның апрелендә алалар. Казанда ике тәүлек тоткач, вагоннарга утыртып, Көнбатышка озаталар. Кая юнәлгәннәрен белмәгән егетләр, Минск шәһәрен дә узып китеп, Польшага барып җитәләр.

    -Яшь чак бит, солдат, сугышчы буласы килгән иде. Ә безне аэродром төзергә алып килгәннәр икән,-ди Владимир Максимович.

    Егетләр таш, ком ташыйлар, бетон җәяләр. Ә беркөнне Володя янына офицер килә дә: "Сапер булырга теләмисеңме?"-ди. Аны мина куярга, детонатор тоташтырырга өйрәтәләр, гаять зур төгәллек һәм сабырлык таләп иткән сугышчан һөнәр серләренә төшендерәләр.

    Шулай 21 июнь җитә. Ветеран сөйли:

    -Кичен безне клубка җыеп, штабтан килгән инструктор лекция укыды, халыкара хәлне аңлатты, Германия белән мөнәсәбәтләрнең бик әйбәт, ике арада үзара һөҗүм итешмәү хакында килешү булуын сөйләде (көлке, әмма аяныч!). Кино карагач, безне төнге каравылга билгеләделәр. Иртән казармага кайтабыз - самолетлар оча. "Безнең аэродромга китерәләр инде боларны",-дип сөенергә өлгермәдек, алардан бомба коела башлады. Кайтып җитсәк, казармаларыбыз җимерек.

    Шуннан авыр, куркыныч чигенү башлана. Польшадан Советлар Союзы чигенә килеп җитәләр, аннары Пин сазлыкларын үтәләр, Минск өчен сугышалар… Шулай сугышып чигенә-чигенә Смоленск шәһәренә җитәләр - анда бик каты бәрелешләр була. Фашистлар гаскәре бөтен яклап көчле, күп тапкыр яхшырак коралланган, аңа каршы тору мөмкин эш булмый шул:

    -Бик куркыныч иде - немец танклары киң кыр буйлап безнең солдатлар артыннан куян кугандай чабалар. Күз алдына китереп булмый!-дип сүзен дәвам итә ветеран.

    Ельняга кадәр килеп җитәләр. Ә ул инде камалышта икән. Өч көн Владимир һәм аның иптәшләре чолганыштан чыгарга азаплана, дүртенче көнне бик түбән очкан самолетларны күреп алалар - безнекеләр икән!

    Мәскәүдән ерак булмаган Вязьманы дошманга бирәләр, Можайск астында көчле сугышлар була. Шуннан соң аларны башкаланың төньягына күчерәләр, Ленинград-Мәскәү шоссесы буйлап ике яклап 2 километр киңлектәге мина кыры төзиләр. Көз ахырында Мәскәү оборонасы башлана - солдатлар окопларга урнашалар. Бер адым да чигенмәскә, артта - Мәскәү. Гаскәрләргә тапшырылган, һәр солдатка җиткерелгән әмер әнә шундый була.

    -Без 6 декабрьгә кадәр окопларда булдык, аннары һөҗүмгә күтәрелдек. Әле дә аңлый алмыйм - танкларсыз, артиллерия ярдәменнән башка ничек һөҗүм иттек икән без? Бер-бер артлы авылларны, шәһәрләрне ала башладык, Солнечногорск, Клин калаларын азат иттек. Мөгаен, немецлар безне һөҗүм итәрләр дип көтмәгәннәрдер.

    Шулай итеп якташыбыз СССР башкаласы Мәскәүне азат итүдә турыдан-туры катнаша. Яралана, госпитальдә ятып чыга. Тула астындагы бәрелешләрдә иптәшләре белән иңгә-иң торып сугыша. Шунда аның сугышчан биографиясе кабат борылыш ясый - Владимирны разведкага күчерәләр, ел ярым разведчик булып хезмәт итә ул. "Ә бик каты яраланганнан соң минем өчен алгы сызык ябылды, чынлап торып сугышырлык түгел идем мин",-ди бераз тын торгач Владимир Максимович.

    Ләкин, инвалид халәтендә булса да, аның өчен сугыш дәвам итә - элемтәче булып китә ул. Башта атка атланып, аннары үзенә бирелгән машинага утырып, мөһим документларны, боерыкларны штабтан частьларга илтә.

    -Шулай итеп ахыр чиктә без җиңүчеләр булдык!-дип нәтиҗә ясап куйды Владимир Максимович.

    Сугыштан соң ул әле тагын бер ел хезмәт итә - Пруссиядә тыныч тәртип, СССР һәм союзникларның Европада үз йогынтыларын урнаштыруларының шаһиты була. Сугыштагы батырлыкларын хөкүмәт Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен", "Кенигсбергны алган өчен" медальләре белән бәяли.

    -Мин Россиягә, туган илемә мәңге рәхмәтле. Аңламыйм, ничек итеп туган илеңне, җиреңне ташлап китәргә була? Яшәүләре ничек кенә авыр булса да, бу бит синең Ватаның! Менә искә төшерәм дә үткәннәрне, гаҗәпкә калам: безгә әллә ансат булдымы? Мәскәүне саклау бигрәк авыр булды бит. Салкыннар 30-35 градуска җитә, ашарга юк, икмәк кенә бирәләр, калганын үзең тап - ярый, ат үләксәләре очрый иде - итле җирләрен кисеп алып ашый идек. Ә күпме дусларыбызны югалттык! Лаеш районыннан якын дустым бар иде. Шулай бервакыт миналар куябыз. Сапер өчен кырыс кагыйдә бар иде - син эшләгәндә тирә-якта беркем булмасын. Мин үз эшемне бетердем, күрәм, иптәшем дә тәмамлап килә. Шулчак якындагы юлда тузан күтәрелде - немецлар колоннасы якынлаша. Әллә алар хәрәкәте җирне тетрәтте, әллә тагын ни булды - дустым эшләгән җирдә шартлау ишетелде… Эзләдем мин аны, тик йөрәген генә таптым… Йөрәген генә җирләдем… Түздек, сугыштык һәм җиңдек. Чөнки туган илебездән дә кадерле берни дә юк иде безнең өчен. Һәм бу һәр яңа буын өчен, яшьләр өчен дә шулай булсын иде! -Владимир Макчсимовичның күзләрендә яшьләр җемелди, арык гәүдәсе калтыранып куя, куе кашлары җыерылып китә. Аның дулкынлануы безгә дә бирелә. Эх, ветеранның бу сүзләрен һәркем, бигрәк тә яшьләр күңеленә, аңына салып булсын иде!

    Менә шундый ул - безнең райондашыбыз, Бөек Ватан сугышының батыр да, тыйнак та солдаты Владимир Рыбаков. Ул хәзер дә илдәге хәлләр белән кызыксына, ай башында үткән сайлауларга карата да үз фикере бар... Кызы белән киявенең иркен, җылы өендә рәхәт аңа. Дәүләтнең үзен кайгыртуыннын да канәгать. "Яшь чагымда, эшләп йөргәндә дә болай әйбәт яшәмәгән идем",-ди ул. Шулай булсын шул, бүгенге рәхмәткә һәм хөрмәткә ветеран фидакарь үткәне белән лаек бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: