Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Батыр хезмәтләрен тиешенчә бәялик

    Вакыт бик тиз уза: әле кайчан гына хәрби бурычларын үтәп, илебезнең меңәрләгән батыр уллары ерак Әфган илендә сугышырга мәҗбүр иделәр. Инде бу сугыш тәмамланганга да чирек гасыр гомер үтеп киткән. Сугышчы интернационалистларны искә алу көне итеп 15 февральне атау һич очраклы түгел. Нәкъ шул көнне совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан...

    Вакыт бик тиз уза: әле кайчан гына хәрби бурычларын үтәп, илебезнең меңәрләгән батыр уллары ерак Әфган илендә сугышырга мәҗбүр иделәр. Инде бу сугыш тәмамланганга да чирек гасыр гомер үтеп киткән.

    Сугышчы интернационалистларны искә алу көне итеп 15 февральне атау һич очраклы түгел. Нәкъ шул көнне совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан китеп барды. Бу вакыйга Советлар Союзы өчен Әфган сугышының тәмамлануын аңлатты. Һәм, шуның белән беррәттән, сугышчан югалтуларга да чик куелды. Димәк, Бөек Җиңү бәйрәме төсле үк, бу көн сугышчы - интернационалистлар бик зур бәя түләп яулап алган кадерле бәйрәм. Әфганстанда 15 меңнән артык совет кешесенең гомере өзелде, 53753 кеше яраланды, контузия алды, гарипләнде, 10751 кеше инвалидка әйләнде. Бу сугыштан беркем дә сәламәт булып чыкмады. Тәнендә ярасы булмаганнарның җаннары җәрәхәтле. Ә күпме бала ятим калды, күпме аналар, хатын-кызлар якыннарын югалту хәсрәтен әле дә кичереп бетерә алмый!

    1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр Әфганстан демократик республикасы территориясендәге гаскәрләрдә 620 мең кеше хәрби хезмәт узды. Егетләребез тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр: 200 меңнән артык кеше орден-медальләр белән бүләкләнде, 73 кешегә Советлар Союзы герое исеме бирелде.

    Әфган сугышында катнашучылар арасында 130 дан артык әлкиле дә бар иде. Аларның дүртесе - Сөләйманов Ирек, Семенов Иван, Бурунов Владимир, Корманов Әсхәт туган ягыбызга әйләнеп кайтмады, ә 25 егетебез яралардан һәм авырулардан үлделәр.

    15 февраль Россия Президенты тарафыннан хезмәт вазыйфаларын Ватаныбыздан читтә үтәп дан казанган россиялеләрне искә алу көне дип игълан ителде. Шуңа күрә без иртәгә әфганчылар белән беррәттән илебез мәнфәгатьләрен башка локаль сугышларда яклаган ватандашларыбызны да искә алачакбыз. Алар - Төньяк Кавказда алып барылган террорчылыкка каршы операцияләрдә, Абхазия, Көньяк Осетия, Днестр буе, Югославия, Вьетнам, Эфиопия һәм башка илләрдә төрле вакытларда булган хәрби конфликтларда катнашучылар.

    Арабызда яшәүче сугышчан хәрәкәтләр ветераннары үз мөмкинлекләреннән чыгып төрле өлкәләрдә хезмәт куялар, якташларыбызның ихтирамын казандылар.

    2009 елда районда ветераннарның "Боевое братство" дип аталган оешмасы төзелде. Аны Әфган сугышы ветераны Рөстәм Шәйхетдинов җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә сугышны кичергән кешеләр өчен бик тә кирәкле эш башкарылды. Оешмабыз ветераннар һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирә: ел саен 20 дән артык кеше тернәкләндерү үзәгендә һәм ветераннар өчен госпитальдә сәламәтлеген ныгытты. Өч ел рәттән ветераннар балалары "Аврора" хәрби-патриотик лагерьдә ял иттеләр.

    Төрле сугышларда һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә һәйкәл төзеп кую, Дан аллеясы булдыру безнең өчен бик тә мөһим вакыйга булды. Чөнки һәйкәл Әфганчы интернационалистлар батырлыгын тиешенчә бәяләү, истәлекләрен киләсе буыннарга тапшыру өчен дә бик кирәк иде.

    Сугыш ветераннары - яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашучы зур көч ул. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Ветераннар хәрәкәте эстафетасын алардан әфганчылар һәм башка сугышчан конфликтларда катнашучылар кабул итеп алырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: