Базарлы Матакта каты көнкүреш калдыкларын махсус контейнерларга сала башлаячакбыз
1 апрельдән Базарлы Матакта яшәүчеләрне зур яңалык көтә - каты көнкүреш калдыкларын гадәтләнгәнчә урамга чыгарып куюдан туктап, махсус контейнерларга сала башлаячакбыз.
Хәер, күптән түгел узган авыл җыеннарында бу турыда кыскача гына булса да әйтелде, игътибарлы әлкилеләр ишеткәндер. Ә алдагы ай башыннан сүз гамәлгә әйләнеп, районда чүп-чар җыю тәртибе башкача булачак. Башта район үзәгендә ерактан күренеп торучы, поастиктан ясалган эко-контейнерлар барлыкка киләчәк. Әлки җирен чүптән арындыру белән шөгыльләнәсе "Экосервис" компаниясе 28 мартка кадәр Базарлы Матакта 170 ләп шундый контейнер урнаштырырга җыена.
Контейнерлар капкачлы, аларга салынган көнкүреш калдыклары тегендә-монда таралып ятмаячак. Дөрес, моның өчен үзебезгә дә тәртипкә өйрәнергә, өйдән чүп тулы пакет я капчыкны контейнер янына ташлап калдырырга түгел, ә аның капкачын ачып, эчкә бушатырга һәм киредән ябып куярга кирәк булачак. Билгеле, кешеләр арасында төрлесе була; кемдер эшкә ашыгам, дип чүпле капчыгын машина ишеген ачып кына "кыелдырырга" мөмкин. Тик шулай да яхшылыкка ышанасы килә бит: соңгы елларда чиста яшәргә күнегеп киләбез, туган-яшәгән авылыбыз, тормыш итү тирәлегебез имин булсын өчен контейнерлардан дөрес файдаланырга өйрәнербез шәт. Ә "Экосервис" үз чиратында контейнерларны вакытында бушатып торасына ышандыра.
Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең яңа тәртибе 1 майдан авылларда да "эшли"башлаячак. "Экосервис" директоры урынбасары Марат Миннеханов әйтүенчә, эшне җайга салу өчен 2-3 ай кирәк булачак.
-Шушы чорда районга җитәрлек кадәр контейнерлар кайтарып урнаштырачакбыз. Әле алай гына түгел, полиэтиленны, батарейларны аерым җыю өчен дә махсус савыт-урналар куелачак. Әлки җиреннән җыелган барлык чүп-чарны үз транспортыбыз белән читкә чыгарып утильләштерү шулай ук безнең эш,-ди ул.
Менә шундый яңалык. Һәм аның гамәлгә ашасына санаулы көннәр калып бара. Бу уңайдан "Әлки коммуналь челтәрләре" җитәкчесе Искәндәр Сафин безне болай дип кисәтә: 1 апрельдән әлеге оешма район үзәгендә чүп җыюны туктата, димәк, көнкүреш калдыклары салган капчык-тартмаларны ялгышып урамга чыгарып куярга ярамый. Барлык чүпне контейнерга тутырабыз, авылдашлар.
Сезнең фикер
Рәшит Мусин, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
-Тулаем алганда әйбәт яңалык бу. Чөнки хәзерге тәртипнең кайбер кимчелекләре бар иде. Әйтик, "Әлки коммуналь челтәрләре" үзләре килешү төземәгән кешеләрнең өйләре каршындагы чүп-чарны алып китми. Нәтиҗәдә ул тирә-якка тарала, җил полиэтилен, кәгазь кисәкләрен урамнар буйлап очырып йөри. Аларны җыештыру безнең өскә төшә иде. Ә контейнерлар бу кимчелекне бетерергә ярдәм итәр. Дөрес, әгәр үзебез тәртипле булсак, чүп-чарны аларга салсак кына. Әле бит шундый кешеләр дә очрый - шунда контейнер торса да, чүпле капчыгын аның янына ташлап калдыра. Баштарак безгә бер-беребезне тәртипкә чакырырга туры килер, мөгаен. Әмма өйрәнербез, яңалыкның уңайлы икәнлегенә инанырбыз дип ышанам. Күрше районнар ярты еллап инде шулай эшлиләр. Без алардан кимме әллә?
Флүсә Мөхәммәтҗанова, пенсионер:
-Бик яхшы булыр! Бигрәк тә безнекедәй кечкенә урам өчен. Кайчак көнкүреш калдыкларын кичтән чыгаралар да, ул пакетларны төне буе этләр "тикшерә". Ә иртән чүп-чар ярты урамга таралып өлгергән була. Дөрес, бәясе артыр инде бу хезмәтнең. Алай да хакимияттәгеләр артык кыйммәтләнүгә юл куймас дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев