Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матакта рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә

    Район үзәге Базарлы Матак - 1320 гектар җир биләп торучы һәм соңгы елларда аеруча тиз үсеп килүче торак пункт. Авылыбызны күп милләтле халык яши торган уртак йортыбыз дип әйтә алабыз, чөнки биредә рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә. Төп байлыгыбыз - кешеләр Базарлы Матак авыл...

    Район үзәге Базарлы Матак - 1320 гектар җир биләп торучы һәм соңгы елларда аеруча тиз үсеп килүче торак пункт. Авылыбызны күп милләтле халык яши торган уртак йортыбыз дип әйтә алабыз, чөнки биредә рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә.
    Төп байлыгыбыз - кешеләр
    Базарлы Матак авыл җирлегенә өч урамлы Түбән Биктимер авылы да керә бит әле. Билгеле, шундый зур җирлекнең көнкүреш мәшәкатьләре дә, проблемалары да аз һәм кечкенә түгел. 2014 елда эшләгән эшләргә хисап тотып, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин шулар турында сөйләде.
    -Һәр дәүләтнең төп байлыгы - кешеләр, чөнки икътисадый үсешне хезмәт кешесе тәэмин итә бит. Шуңа да демографиягә зур игътибар бирелә. Ул яктан уңай үзгәрешләр күзәтелә - 2014 елда авыл җирлегендә 95 бала туды. Соңгы биш елда бездә 447 сабый дөньяга килде. Моңа район үзәгенә күчеп килүчеләрне дә кушып санарга кирәк. Шулай итеп, бүген Базарлы Матак җирлегендә 6985 кеше яши, аларның 3702 се хезмәткә сәләтле. Ике мәктәпкә 758 укучы, 4 бакчада 453 сабый белем һәм тәрбия ала, -дип башлады ул сүзен.
    Җитәкче әйтүенчә, авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләре нигездә канәгатьләндерелә. Һәр утырышта диярлек кемгәдер матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсе карала. Ел дәвамында аз керемле 16 гаиләгә 285300 сум матди ярдәм иткәннәр.
    Һәр гаилә өчен иң мөһим мәсьәлә - уңайлы торак. Бу проблеманы республика программалары ярдәмендә хәл итәргә тырышалар: авылда яшәүче гражданнарны өйле итү программасыннан 345 кеше файдаланган, ә үткән елда 52 кеше субсидия алган. Үз өйләрен төзеп яши башлаучылар шулкадәр күп ки, соңгы берничә елда 6 яңа урам барлыкка килгән! Күп балалы гаиләләргә җир участогы бүлеп бирү дә уңай хәл ителә. Андый гаиләләргә кирәк булса дип "Әлки урман хуҗалыгы" янында 20 кишәрлекне өстәмә рәвештә межалыйлар.
    Авыл матур, чиста булсын
    Район үзәге - төбәгебезнең йөзе, аңа карап Әлки ягына, аның халкының яшәү рәвешенә бәя бирелә. Авылыбызны төзекләндерү, чиста тоту буенча зур эш башкарыла. Үткән елда Пушкин, Төзүчеләр, Тынычлык, Залаков урамнары, Энгельс, Крайнов, Ленин урамнарының бер өлеше асфальтланган. Яшьләр урамында парк төзелеп бетеп килә. Авылны чиста тотуга барлык учреждение-оешмалар коллективлары зур өлешләрен кертәләр: коллективлар тырышлыгы белән урамнар, юл буйлары, посадкалар территорияләре чистартыла, агачлар утыртыла.
    Кышын урамнарны кардан эшмәкәрләр ярдәме белән чистарталар. Җирлек советы килешү төзеп эшкә алган 7 кешелек бригада авылны тәртиптә тотуга шулай ук зур өлеш кертә.
    Базарлы Матакта җәен гел бер проблема кискен тора - су белән тәэмин ителеш. Билгеле, суүткәргечләргә, башняларга ремонт ясалып тора. Сәйдәш, Юл, Энергетиклар, Нәби Дәүли урамнарына су линияләре салынган. Быел "Чиста су" программасы буенча Филиппов, Ирек Сөләйманов, Эшчеләр, Бакча, Пролетар, Совет урамнарының бер өлешенә суүткәргечләр алмаштыру өчен проект эшләнә.
    Рәшит Мусин докладында урамнарны яктырту мәсьәләсенә дә тукталды, быел 1Май, Болын, Хузангай, Шоңкар, Лисенков, Баландин урамнарына лампалар куясы бар, дип бурыч билгеләде. Ул шулай ук кече эшмәкәрлек, шәхси хуҗалыклар үсешенә дә бәя бирде.
    Фикерләр, тәкъдимнәр
    Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында башка хезмәтләр җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Алар күтәргән мәсьәләләрнең кайберләрен әйтеп үтик.
    Наталья Петухова, баш табиб урынбасары:
    -Сәламәтлек системасын ныгытуга юнәлтелгән программалар барысы да гамәлдә. Хәзер медицина авыруларны кисәтү юнәлешендә күбрәк эшли. Халыкны диспансерлаштыру авыруларны үз вакытында ачыклап дәвалау максатын куя. Шуңа күрә бу тикшерүне һәркем үтсен иде.
    Алексей Савинов, полиция участок уполномоченныйлары начальнигы:
    -Үткән елда җирлектә 35 җинаять теркәлде. Аларның күбесе милек урлау белән бәйле. Еш кына хуҗалар үзләре дә гаепле моңа, чөнки мөлкәтне саклауга җаваплы карамыйлар. Көнкүреш җирлегендә җинаятьчелек тә гаиләләргә зыян сала. Исереклек, эшләргә теләмәү, җавапсызлык кебек күренешләр белән бергәләп көрәшергә кирәк безгә.
    Татьяна Петухова, үзәк китапханә директоры.
    -Хәзерге вакытта китапханәбезнең үз бинасы юк, шуңа да 33775 данә китап-журналлар тупланган фондыбыз тиешенчә сакланмый. Инде ике ел китаплар сатып алуга район бюджетыннан акча бирелгәне юк.
    Сафин Искәндәр, "Әлки коммуналь челтәрләре җәмгыяте" директоры:
    -2011 елдан бирле район авылларын су белән тәэмин итү - безнең бурыч. Шулай ук халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтәбез, район буенча сыек-көнкүреш калдыкларын, Базарлы Матакта шуның өстенә чүп-чарны чыгарып түгәбез. Әмма хезмәтләребез өчен тулысынча түләүгә ирешә алмыйбыз әле. Районда 6985 кеше яши, әмма аларның 4,5 меңе генә бердәм исәп-хисап үзәгендә исәптә тора һәм хезмәтләр бәясен түләп килә. Яңа өйләр хуҗалары исәпкә басмый гына яшәүне өстен күрәләр.
    Ә бит су белән тәэмин итү, чүп-чарны җыеп түгү бездән зур чыгымнар таләп итә.
    Совет утырышында йомгаклау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады. Ул да, сүзен коммуналь челтәрләр өчен түләүдә тәртип урнаштырырга кирәклектән башлады.
    -Гадәттә, хезмәтләр өчен үзвакытында пенсионерлар түләп бара. Ә менә эшләп һәм хезмәт хакы алып торган кайберәүләр янда калырга тырыша. Урам уты өчен дә түләргә кирәк. Энергия тотабыз бит. Икътисадый хәл катлаулы, кичектергесез эшләребез күп. Димәк, түләүләрне җыюга таләп арта,-диде ул. Аннары быел Базарлы Матакта эшләнергә тиешле эшләрне санап китте. Алар арасында урам юлларын төзекләндерү, Имәнлек урамында тагын бер парк төзү, чаңгы базасы булдыру, мәдәният йортын, поликлиниканы, "Каенкай" балалар бакчасын ремонтлау кебек һәрберебез өчен кирәкле чаралар бар.
    Ахырдан җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин бертөркем авылдашларыбызга бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: