Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген дә без ата-бабаларыбызның батырлыгына сокланабыз

    28 апрельдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан 17 сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәненә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләре тапшырды. Шулай ук югары хезмәт казанышларына ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясенең һәм республикабызның дәүләт бүләкләре бирелде. Бу көнне Президент кулыннан 62 кеше бүләк алды. Татарстанда исән ветераннарга...

    28 апрельдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан 17 сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәненә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләре тапшырды. Шулай ук югары хезмәт казанышларына ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясенең һәм республикабызның дәүләт бүләкләре бирелде. Бу көнне Президент кулыннан 62 кеше бүләк алды.
    Татарстанда исән ветераннарга һәртөрле хөрмәт күрсәтелә. Бүген инде арабызда булмаганнар да онытылмый. Республика халкы фронтларда гына түгел, тылда хезмәт итеп тә җиңүгә бик зур өлеш кертә. 186 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 1941-1945 еллардагы авыр сынауларда якташларыбызның фидакарьлек, Ватанны ярату һәм хезмәт сөючәнлек кебек иң күркәм сыйфатлары чагылыш таба.
    Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! Әлкилеләр дә сугыш елларында әнә шундый уртак теләк һәм омтылыш белән яшиләр, көрәшәләр, хезмәт итәләр. Бөтен ил белән яулап алынган Җиңүдә безнең район халкының да өлеше зур. Районыбызның 9197 кешесе Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшә. Аларның 5267 се яу кырында ятып кала.
    Әлкилеләр дошманга каршы батырларча сугышкан. Сугышта катнашканнарның һәрберсе диярлек солдат даны билгеләре белән бүләкләнгән.
    Алты якташыбыз - Яңа Үргәгар авылында туган Зиннәтулла Исхаков, Иске Тумба авылыннан Кузьма Афанасьев, Юхмачыдан Алексей Чулков, Базарлы Матактан Степан Крайнов, Татар Төгәлбәеннән Галимҗан Шаһвәлиев, Катюшинодан Гордей Филиппов - фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Апактан Николай Пестонов һәм Урта Әлкидән Хәмидулла Насыйбуллин - Дан орденының тулы кавалерлары. 72 әлкиле II һәм III дәрәҗә Дан орденнарына ия була.
    Татар Борнаеннан Салих Гыймадиев биш орден һәм күп медальләр белән бүләкләнә. Аларның иң мактаулысы - Александр Невский ордены - Берлинны штурмлау өчен бирелгән.
    Казанда оешкан 146 нчы укчылар дивизиясенең артиллерия командиры, Карга авылы егете Шаһи Садыйков батырлыгы турында бөтен илгә мәгълүм була. Солдатлар аны "артиллерия атасы" дип йөртәләр, аңа багышлап җырлар чыгаралар.
    Мәскәү гвардия штурмлау авиация полкының звено командиры, якташыбыз Федор Калугинның сугышчан батырлыклары да безнең өчен зур горурлык. Атаклы "ИЛ-2" штурмовигында очучы бер ел эчендә дүрт орденга лаек була, аннан соң әле Ленин ордены белән бүләкләнә.
    Әлки җире илебезгә генерал-полковник Иван Смородинов һәм контрадмирал Василий Родионов кебек зур хәрби начальниклар да бирә.
    Авыр сынау елларында фронт һәм тыл бердәм була. Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр икмәк үстерәләр, фронтка азык-төлек, җылы киемнәр җибәреп торалар.
    Районда чыга торган "Колхоз, алга!" газетасының 1942 елгы саннарында менә мондый язмалар урнаштырылган:
    "… "Якты юл" колхозы членнары (Түбән Биктимер) ерткыч фашизмга каршы аяусыз көрәш алып баручы туганнарына җылы киемнәр җыйнау эшен зур активлык белән дәвам иттерәләр. Биредәге комиссия барлыгы 42 килограмм йон, 16 тире, 7 телогрейка, 30 дан артык башка җылы киемнәр һәм бельелар тапшырды…"
    "…Безнең күп кенә хатын-кызларыбыз фронтка киткән ирләренең, аталарының һәм туганнарының урыннарын алдылар. Быелгы язгы чәчүдә тракторчылар, сабанчылар һәм тырмачылар булып хатын-кызлар эшләячәк. Салман МТСы хатын-кызлардан 68 тракторчы әзерләп чыгарды. Курста укучылардан В. Юдаева, З. Нуруллина, Хәйруллина һәм Степанова иптәшләр тракторны отличнога үзләштерделәр…"
    "… Шушы көннәрдә "Кызыл Байрак" колхозының гомуми җыелышы булып үтте. Колхозчылар оккупантлардан азат ителгән районнардагы колхозларга һәм оборона фондына 10 гектар сабан ашлыгы артык чәчәргә булдылар…"
    Сугыш чоры баласы, бүген район ветераннар оешмасы советы рәисе Фаиз ШАКИРОВ истәлекләре дә бик гыйбрәтле.
    -Безнең Чуаш Кичүе бик зур иде, авылда "Кызыл яр" колхозы һәм "Черемшанский" совхозы эшләп торды,-ди Фаиз Вәгыйзь улы. -Бронь белән калдырылган 6-7 тракторчы-комбайнчыны санамаганда, хезмәткә яраклы бөтен ир-атлар да фронтка китеп бетте. Барлык эш хатын-кыз, бала-чага, карт-коры җилкәсендә калды. Авылдагы бөтен хезмәтне көн-төн белән исәпләшми алар башкарды. Ул чакларда ике сөйләшү юк иде, нинди эш кушыла - ул закон. Көлтә ташу, печән чабу, аны тартып ташу, Тумбага урман кисәргә йөрү, кыш-язгы якларда дистәләгән чакрымнардан җәяүләп чәчүлек орлык күтәреп ташу - бары да безнең әниләр аша үтте. Мәктәптә укудан бушаган арада без дә колхоз эшеннән кайтып керми идек.
    -Орлыкка дигән бөртекне хуҗалыкта калдырырга рөхсәт итмиләр иде. Ә язгы пычракта хатын-кызлар чана белән тартып, күтәреп Нурлаттан, Чистайдан, Спастан орлык ташыйлар. Ач һәм хәлдән тайган чабаталы хатыннарның бөкерәеп капчык күтәреп кайтулары һаман күз алдымда… Күп гаиләләр үлән ашап җан асрыйлар, ачтан шешенәләр, бигрәк тә балалар интегә иде,-дип искә ала Базарлы Матакта яшәүче пенсионер укытучы, тыл ветераны Мария СКВОРЦОВА.
    С.Лисенков исемендәге район туган якны өйрәнү музеенда бик кызыклы экспонат - сугыш елларында чыккан газета күчермәсе саклана. Анда ВКП(б)ның Әлки райкомы секретаре Г.Садыйковның Сталинга хаты басылган. "Әлки районы колхозчылары, МТС һәм совхоз эшчеләре һәм интеллигенциясе, җиңүебез сәгатен якынайту теләге белән янып, илебезнең оборона фондына 1 миллион сум акча керттеләр. Акча туплау эше дәвам итә. Кадерле Иосиф Виссарионович, без Сездән бу акчаларыбызны "Татарстан колхозчысы" исемле танклар колоннасы төзүгә кабул итүегезне сорыйбыз"-диелгән әлеге хатта.
    Шунда ук "Татарстан колхозчысы" исемле танклар колоннасы төзүгә 1 миллион сум акча җыйган Әлки районы хезмәт ияләренә минем туганнарча сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз" дигән Сталин имзасы белән җавап телеграммасы да урын алган.
    Ветераннарыбыз сугыш елларында авылның бердәмлеге, бер рух, бер теләк белән яшәве хакында горурлык белән сөйлиләр.
    -Ачлы-туклы килеш авыр хезмәттә булса да, халык зарланмады, фашистлар тизрәк җиңелсен дип тырышып эшләде. Кешеләр бер-беренә ярдәмчел булды. Кешенекен урлау, усаллык, зыян эшләү кебек нәрсәләр гомумән юк иде. Сугыш булган җирләрдән эвакуацияләнгән бик күп кешеләрне дә авыл халкы үз янына сыендырды, алар белән җылы почмагын, соңгы ризыгын да бүлеште. Әле бит колхоз-совхоз эшеннән тыш, фронт өчен җылы киемнәр җыю, оекбаш-бияләйләр бәйләү, заемнар сатып алу, танклар, самолетлар өчен акча җыю кампанияләре дә булып торды. Фронт өчен йомырка, ит, сөт, бәрәңге тапшыралар иде әниләр. Хатын-кыз, бала-чага кулына калып та, бездәге колхоз-совхоз терлекләре ачка тилмермәде, басулардан уңыш җыелмый калмады. Азат итүче солдат белән беррәттән тыл хезмәтчәненә дә һәйкәл куярлык!- ди Фаиз ага Шакиров.
    Әйе, Бөек Ватан сугышында совет халкы зур корбаннар бәрабәренә яулаган Җиңү бүген, 70 елдан соң да әһәмиятен югалтмый. Аның сабаклары әле дә гыйбрәтле. Бүген дә без ата-бабаларыбызның батырлыгына сокланабыз, алар белән ихластан горурланабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: