Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Әлки район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды

    Бүген район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, "Яшь гвардия"челәр, мәктәп балалары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты. 22 июнь -Бөек Ватан сугышы башланган көн -илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның иң хәсрәтлеседер. Моннан 74...

    Бүген район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды.

    Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, "Яшь гвардия"челәр, мәктәп балалары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты.

    22 июнь -Бөек Ватан сугышы башланган көн -илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның иң хәсрәтлеседер. Моннан 74 ел элек, бүгенгедәй кояшлы һәм матур көндә, якшәмбе иртәсендә фашист Германиясе сугыш игълан итмичә туган илебезгә - Советлар Союзына явызларча басып керә. 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы егерменче гасырның иң канкойгыч бәрелеше булып тарихка керде. Төрле чыганаклар бу сугышта илебезнең 30 миллионга якын кешесен югалтуын хәбәр итәләр.

    -Районыбыздан 10 меңгә якын кеше Бөек Ватан сугышына алына. Аларның 5 меңгә якыны яу кырында ил азатлыгы өчен башларын сала,-диде митингта ясаган чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова. - Без алар турындагы хәтирәләрне кадерләп саклыйбыз, бүген арабызда булган ветераннарыбыз алдында баш иябез. Ә сугыш каһарманнары, ветераннарыбыз өчен бүген иң мөһиме - яшь буынның әлеге дәһшәтле сугыш турында, Бөек Җиңүнең халыкның нинди олы батырлыгы барәбәренә яулануы хакында белүе һәм онытмавы. Бүген аяз күк астында исән-имин яшәвебез белән кемгә бурычлы булуыбызны беркайчан да хәтердән чыгармыйк!

    Онытырга хакыбыз юк! Митингтагы һәр чыгышта яңгырады бу фикер. Район ветераннар советы рәисе Фаиз Шакиров, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, имам-мөхтәсиб Ислам Шәйхетдинов, район благочинные, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле Андрей Зиньков Бөек Ватан сугышында илебез иминлеге өчен кан койган туганнары, авылдашлары, якташларыбыз турында горурлык һәм хөрмәт белән искә алдылар, халкыбызның бөек батырлыгын беркайчан да онытмаска, яшьләрдә Ватанны ярату, патриотлык хисләре тәрбияләргә өндәделәр.

    Балалар чыгышы, Александр Федонин һәм Ринас Шиһаповның сугыш темасына җырлары митингкка тетрәндергеч тантаналылык өстәде.

    Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында башларын салган, фронттан исән кайтып та бүген инде арабызда булмаган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә тере чәчәкләр, веноклар салынды, янып торган шәмнәр куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: