Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүгенге көндә Әлки районында 6522 пенсионер яши

Лаеклы ялдагы әлкилеләрнең уртача пенсиясе узган елда 6 працентка арткан һәм 10481 сум тәшкил итә.

Социаль пенсияләр 8096 сумга җиткән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар ай саен 28910 сум пенсия ала. 2017 елда 516 кеше беренче тапкыр пенсия ала башлаган.

Шулай итеп бүгенге көндә районда яшәүче 6522 кеше үзен пенсионер дип атый.

Бу саннарны Пен­сия фондының район идарәсе коллективының еллык отчет җыелышында җитәкчеләре Рәис Галләмов әйтеп үтте. Ел буе киерен­ке эшләгән бу учрежде­ние, чөнки ай саен аларга төрле сорау-мөрәҗәгатьләр белән 350 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән бит. Шу­лай булса да, Пенсия фон­ды идарәсендә искитәрлек чиратлар юк, чөнки берәр йомышың төшсә, "мин сезгә шул вакытта киләм әле", дип алдан да язылып куеп була, сүзеңне элек­трон юл белән дә җиткерә аласың. Соңгысы буенча без гомумән "текә" халык икән, ел дәвамында шәхси каби­нетлардан идарәгә 1534 га­риза кергән. Бу күрсәткеч буенча безнекеләр респу­бликада өченче урында!

Пенсия тәэминатына кагылышлы хезмәтләрдән ф а й д а л а н у ч ы л а р аларның сыйфатын юга­ры бәяләгәннәр - билге мөмкин булган иң югары "бишле"гә аз гына җитми (4,98 балл). Пенсияләр бу­енча белгечләр өлкәннәр белән генә эшләп калмыйча, мәктәпләргә барып, укучы­ларга пенсия закончалыгы нигезләрен аңлатканнар. Ә ул закончалык дигәненә әледән-әле нидер өстәлеп тора. Әйтик, 2015 елга кадәр ялга чыккан балалы хатын- кызларның пенсияләрен киредән санап карау өчен документлар кабул ителгән. Ана (гаилә) капиталын кул­лану мөмкинлекләре дә киңәйтелде… Кыскасы, ел дәвамында Пенсия фон­ды идарәсе коллективы үз эшен җиренә җиткереп башкарган.

-Бердәм команда икәнлегебезгә кабат инан­дым,-диде Рәис Галләмов, хезмәттәшләрен мак­тап. Татарстан буенча РФ Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Еле­на Горюнова да безнекеләр эшчәнлеген югары бәяләде, барлык бурычларны үзвакытында үтәдегез, дип мактады.

Коллективның отчет җыелышында Пенсия фон­ды белән хезмәттәшлек иткән район ЗАГС бүлеге, Ба­зарлы Матак почта элемтәсе узелы җитәкчеләре Энҗе Хәлиуллина һәм Ири­на Нуртдинова бергәләп нәрсә эшләүләре турында сөйләделәр. Район башкар­ма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Пла­тонова узган елда рай­он икътисадының ничек үсүенә бәя бирде.

Соңыннан иң яхшы эшләгән белгечләрне бүләкләделәр: район башлыгының Рәхмәт ха­тына Чулпан Гыйматди­нова, Рәмзия Борһанова, ә Пенсия фонды идарәсе начальнигының Рәхмәт хатларына Энҗе Нургали­ева, Эльвира Гайнуллина ия булдылар. Иң олы бүләк - РФ Пенсия фонды отлич­нигы билгесен клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузалия Галиевага тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев