Битараф кала алмыйбыз
Республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган айлык дәвам итә, ул бездә дә актив төстә үткәрелә. Район өчен наркотиклар куллану һәм тарату белән бәйле проблемалар актуальмы соң? Әйе, актуаль, чөнки бүгенге көндә проблема дөньяның һәр иле, һәр өлкәсе, һәр районы һәм, димәк, һәр кеше өчен актуаль.
Район үзәк хастаханәсе биргән мәгълүматлар буенча наркологта 7 кеше исәптә тора бүген. Ләкин хокук бозуның әлеге төре бик тә үзенчәлекле, статистикадан яшерен. Ә сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре раслаганча, һәр ачыкланган наркотик кулланучыга әлегә исәпкә алынмаган 10 наркоман туры килә.
Агымдагы елда наркотиклар кулланган 2 кеше Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында законнар җыелмасының 6.9 статьясы буенча җавапка тартылды. Ә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлеге хезмәткәрләре кыргый киндер үскән урыннарны табып юкка чыгардылар (барлыгы 6 факт).
Беренче карашка, район буенча китерелгән саннар бик кечкенә кебек. Әмма үз-үзебезне тынычландырырга хокукыбыз юк: әгәр кисәтү эшләре алып бармасаң, бер наркоман язмышын бик күпләр кабатларга мөмкин. Билгеле, наркотик матдәләр куллана башласалар. Шуңа күрә, әгәр наркоманиянең таралуына юл куйсак, миллионлаган кешеләр, хәтта милләтләр, халыклар да киләчәксез язмышка дучар булырга мөмкин. Чөнки наркомания өчен милли, географик һәм башка төрле чикләр юк.
Күпме генә теләсәк тә, наркомания проблемаларыннан читтә калу һич мөмкин түгел. Наркотиклар коралсыз юкка чыгара, көч кулланмый, кан коймый гына үтерә, алар сугыш алып баруга вакыт, хезмәт һәм акча тотмый. Барысын да наркоманнар үзләре, үз куллары белән эшләячәк.
Наркотиклар - авыр хәлләрдән чыгу юлы түгел! Наркотиклар безнең яшьләребезне һәлак итә. Наркотиклар гаиләләребезне җимерә. Бу проблемадан читләшмәгез, кайгы гаиләгезгә кагылганны көтмәгез. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү ансатрак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән7200
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.11300
-
16 август 2022 - 16:41Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.9800
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.11400
-
16 август 2022 - 14:04Иске Әнҗерәдә туып-үскән Артем Синкин Батырлык ордены белән бүләкләнде Әлеге шатлыклы яңалык белән Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина уртаклашты.9400
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.14000
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.30700
-
13 август 2022 - 07:42Әлки районында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә уздыКүптән түгел районыбызда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды.30600
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдылар Татарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.30700
-
15 август 2022 - 10:49Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана 15 августта Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана.15400
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә” Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.14000
-
16 август 2022 - 14:40Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде 16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.11400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика