Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бозауларга иң шәп витамин

    Июнь уртасы җитеп бара. Димәк, авылда дәррәү күтәрелеп печән, башка төр терлек азыгы хәзерләү чоры башланды. Җәйге һәр көнне маллар өчен кышка азык хәзерләүгә тулы һәм оста файдаланып калу зарур.

    Елның-елында нәкъ июнь уртасыннан алып бер ай дәвамында яшь терлекләргә яфрак азык хәзерли идек. Шул чорда агачларның яфрагында, сабагында яшь маллар организмы өчен кирәкле файдалы витаминнар күп тупланган була. Мондый яфрак азык кышын бозаулар өчен бигрәк тә мөһим. Яшь үрчемнең иммун системасын ныгытуда, чирләргә бирешмәүчәнлеген арттыру һәм әйбәт сакланышын тәэмин итүдә яшел азыкның файдасы алыштыргысыз. Ә инде яфрак азыкны соңга калып хәзерләсәң, агачтагы витаминнар, файдалы элементлар аның тамырына күчкән була.
    Узган дүшәмбе киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов һәр оешма-предприятие коллективына, авыл җирлекләренә яфрак азык хәзерләү буенча задание җиткерде.
    Районыбызда, белгәнебезчә, сәнәгать объектлары да юк, кыйммәтле табигый казылмалар да табылмый. Бар байлыгыбыз авыл хуҗалыгы тармагы. Әлкилеләрнең күпчелеге шунда хезмәт куеп тормыш алып бара, балаларын үстерә, укыта. Кыскасы, хәләл хезмәте белән көн күрә. Шуңа да авыл хуҗалыгында эшләр көйле барсын өчен азык хәзерләү кебек тынгысыз чорда аларга ярдәм күрсәтү бик мөһим. Бу бер коллективка да зур кыенлык тудырмас, мөгаен.
    Яфрак азык хәзерләү быел аеруча әһәмиятле чара булырга охшаган. Районның күпчелек өлешендә иртә яздан бирле рәтләп яңгыр яуганы юк. Маллар өчен кирәк кадәр печән хәзерләү быел зур проблемага әйләнергә мөмкин.
    Районыбыз җәмәгать терлекчелегендә ел буена уртача 15 мең бозау алына. Менә шул баш санын истә тотып, безгә ай дәвамында 45 мең пар яфрак азык хәзерләп калу зарур. Моннан тыш, яшь маллар өчен дару үләннәре белән дә запасланасы бар. Аларына кычыткан, ромашка, клевер бик әйбәт.
    Ә яфрак азыкның иң кыйммәтлесе юкә агачыннан була. Аннан шомырт, өрәңге, тал, чикләвек һәм бездә үсә торган башка агачларны файдаланырга мөмкин.
    Яфрак азык 60-80 сантиметр озынлыгында киселеп, парлап бәйләп, караңгырак ышык урында элеп киптерелергә тиеш. Азык башлыча «КШ-Агро»"ның Карга, Яңа Чаллы, Чуаш Кичүе, Юхмачы сөтчелек комплекслары малларына хәзерләнә. Шулай ук әлеге комплексларга караган башка авыллар терлекчелек фермаларына да өлеш чыгарылачак. Гаилә фермаларына да ярдәм йөзеннән әлеге витаминлы азыкны хәзерләү күздә тотыла.
    ***
    Июнь ае халыктан сөт хәзерләү буенча иң нәтиҗәле чор. Узган 10 көндә район халкы 230 тоннага якын сөт саткан. Ә ел башыннан бирле 5 айда 26 миллион сумлык продукция хәзерләнгән. Бу былтырның шул чорындагыдан ярты миллион сумга күбрәк дигән сүз.
    Райондагы малларны ясалма орлыкландыру пунктлары да нәтиҗәле эшли. Хәзер халыктагы барлык сыерларның 75 проценты ясалма орлыкландырылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: