Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чиябаш авыл җирлегендә яшәүче халыкның еллар буе хәл ителми килгән проблемасы бар

    Чиябаш авыл җирлегендә яшәүче халыкның еллар буе хәл ителми килгән проблемасы бар. Ул да булса - пай җирләре. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында да шул сорау беренче булып күтәрелде. Иң башта Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин халык алдында узган 2014 елда башкарылган эшләренә хисап тотты. Бу җирлек Чиябаш, Рус...

    Чиябаш авыл җирлегендә яшәүче халыкның еллар буе хәл ителми килгән проблемасы бар. Ул да булса - пай җирләре. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында да шул сорау беренче булып күтәрелде.
    Иң башта Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин халык алдында узган 2014 елда башкарылган эшләренә хисап тотты. Бу җирлек Чиябаш, Рус Чиябашы, Мулланур Вахитов авылларын берләштерә. Аларда 134 шәхси хуҗалык исәпләнә. Халык саны биредә күп түгел - 369 кеше яши. Шуларның 18 е руслар, калганы татарлар. Барлык халыкның өчтән берен пенсионерлар тәшкил итә. Авыл мәктәбендә 33 укучы белем ала. Балалар бакчасында җиде сабый тәрбияләнә. Сигез баланы бакчага йөртмиләр икән.
    Узган ел җирлектә 9 кеше үлгән, 4 бала туган. Ә менә никахлашулар бөтенләй булмаган.
    Кече авыл саналган Мулланур Вахитовта быел 500 мең сумга төшереп ФАП бинасы ремонтланды. Авыл халкы өр-яңа ФАПлары булганга сөенеп бетә алмый. Әле бит, бинасы яңартылу белән бергә, бирегә өр-яңа җиһазлар да кайтарылган.
    Моңа кадәр иске, салкын ФАП бинасында даими эшләүче фельдшер да булмаган. Инде барлык шартлар, мөмкинлекләр тудырылган медпунктка каладан эшкә кайтырга бер яшь гаилә теләк белдергән. Авыл халкы турында чын йөрәктән кайгыртып эшләүче кеше була күрсен иде, дигән теләктә яши биредәге халык.
    Ә инде Чиябаш авылы ФАПы 2014 елда балалар бакчасы бинасында ремонтланып ачылган иде.
    Җирлек башлыгы Илфат Сәмигуллин ел дәвамында авыллардагы төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә үзенең ышанычлы ярдәмчеләре булган кешеләрне атады. Әйтик, теләсә нинди кар-буранда авыл юлларын, урамнарны һәрчак чиста тоткан тракторчыларга рәхмәтле ул. Мәдәният тормышын җанландыруда Наил һәм Дамирә Кәлимуллиннар, Салих һәм Роза Вәгыйзовлар гаиләләре актив катнаша икән.
    Халыкны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту буенча ел дәвамында хәйран эшләр башкарылган. Шәхси хуҗалыкларда 100 баш сыер асрала. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә аз. Әмма соңгы вакытта сыерлар санын киметмәскә тырышалар биредә. Сөт сату эше дә шактый көйле оештырылган. Наил һәм Зөлфия Шиһаповлар, халыктан сөтне җыеп, эшкәртүчеләргә тапшыралар. Былтыр алар 241 тонна сөт җыйганнар. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 3 миллион 750 мең сум дигән сүз. Резидә Әхмәтова, Фәнисә Фәттахова, Хәнифә Гайнуллина, Румия Кәримова, Алсинә Әхмәтшина, Фирдания Гайфуллина сөтне иң күп сатучылардан икән.
    Өч һәм аннан күбрәк сыер асраган ике гаилә бушлай саву аппаратлары белән бүләкләнгән булган. Бу утырышта Фәнисә Фәттаховага шундый саву аппараты тапшырылды.
    Сорауларга чират җиткәч, халык пай җирләре турындагы мәсьәләне күтәреп чыкты. Бу мәсьәлә 2013 елда Алексеевск район судында каралып, ул Чиябаш халкының җирләре "Чиябаш" ҖЧҖ гә законсыз тапшырылган, дигән карар чыгарган иде. Халык "кайчан безгә пай җирләребез кире кайтарылыр?" дип борчыла. Чынлыкта җирне ияләренә кире кайтару турында белдерү "Әлки хәбәрләре" газетасында узган елда ук чыккан иде. Анда җир кишәрлеген кире алырга теләүчеләрнең гариза белән мөрәҗәгать итүләре соралды.
    Бүген инде утырышта катнашкан район җир һәм милек палатасы җитәкчесе Владимир Петров пай җирләренә янә дәгъва кылу өчен судка мөрәҗәгать итү зарур, ди. Билгеле, олы яшьтәге абый-апаларга җирләрен даулап суд юлында йөрү авыр булыр. Шуңа авылдан берничә җаваплы кеше билгеләп, аларга һәр дәгъва кылучыдан ышаныч документы ясап, шулар аша мәсьәләне хәл итәргә, дигән фикергә килделәр. Суд юлында йөргәндә төрле киртәләр тууы да бар. Шуңа эшне ахырына чаклы очлап чыгу өчен бик үҗәтлек соралачак әле. Әмма шунысы хак, авыл халкының җир мәсьәләсен бүген үзләреннән башка беркем хәл итә алмый.
    Җыенда авыл урамында йөрүче сукбай этләр мәсьәләсе дә күтәрелде, һәм бу хакта җитди сүз барды. Этләрнең күбесе ияле, аларны йортта бәйдә тотарга кирәк, дип килешенде. Ә бит яңа закон нигезендә этеңне җәмәгать урынында йөрткән өчен 2 мең сумга чаклы штраф түләтергә дә мөмкиннәр.
    Утырышта авыл халкын кызыксындырган башка сорауларга да җавап бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: