Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Яшь имәннәр” сәламәтләндерү лагерында балалар иминлеген саклау мәсьәләсе тикшерелде

    Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагерында балалар иминлеген саклау мәсьәләсе тикшерелде. Директоры Фәнзил Сираев лагерьда куркынычсызлык чараларының, саклык кагыйдәләренең төгәл үтәлүе хакында сөйләде. Район мәчетләренә йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү турында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыгановның мәгълүматы тыңланды. Рамазан аенда мәчетләргә кешеләр күбрәк килә. Моны истә тотып,...

    Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагерында балалар иминлеген саклау мәсьәләсе тикшерелде.

    Директоры Фәнзил Сираев лагерьда куркынычсызлык чараларының, саклык кагыйдәләренең төгәл үтәлүе хакында сөйләде.

    Район мәчетләренә йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү турында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыгановның мәгълүматы тыңланды. Рамазан аенда мәчетләргә кешеләр күбрәк килә. Моны истә тотып, саклык таләпләре дә катгыйлана. Район прокуроры Руслан Гыйзәтовның мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә видеокүзәтү приборлары куярга кирәк дип кисәтүе дә әнә шул таләпләргә таянып әйтелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: