Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тыл хезмәтчәннәренә уңайлы бүлмәләр (+ФОТО)

    Юхмачыдагы интернат-йортта алты Ватан сугышы ветераны яши. Аларга яу кырларында мылтык тотып сугышырга, тоташ ут яудырган дошманга каршы һөҗүмгә күтәрелергә туры килмәгән, билгеле, моның өчен яшьләре җитеп бетмәгән. Әмма һәрберсе үз хезмәте белән җиңүне якынайтуга өлеш керткәннәр. Гайнетдинов Идрис абый гомер юлы турында бернәрсәне дә яшермичә сөйли. Сиксән алты яшендә...

    Юхмачыдагы интернат-йортта алты Ватан сугышы ветераны яши. Аларга яу кырларында мылтык тотып сугышырга, тоташ ут яудырган дошманга каршы һөҗүмгә күтәрелергә туры килмәгән, билгеле, моның өчен яшьләре җитеп бетмәгән. Әмма һәрберсе үз хезмәте белән җиңүне якынайтуга өлеш керткәннәр.
    Гайнетдинов Идрис абый гомер юлы турында бернәрсәне дә яшермичә сөйли. Сиксән алты яшендә кечерәк кенә буйлы бабай әле бик хәрәкәтчән, русча-татарча да йөгерек һәм тере итеп сөйли, вакыйгаларны күз алдына китереп бастыра.
    -Сугыш башлангач, безне Үргәгаргә эвакуацияләделәр. Миңа бит инде унбер яшь иде, барысын да яхшы хәтерлим. Кайтучылар күп булгандыр, дүртәр гаилә кечкенә генә бер өйгә сыеп яши идек. Ут юк, керосин юк, утын җитәр-җитмәс. Ашарга да юк, билгеле. Ә менә эш, авыр хезмәт дигәне җитәрлек иде. Әнигә ике гектар бодай кырын утарга бирәләр, без аңа булышабыз - кояш белән торып, басуга ашыгабыз, алабута йолкарга. Малай килеш үгез җигеп (атлар сугышта) Тумба урманнарыннан агач ташыдык. Безгә, балаларга авыр булды, билгеле. Әмма әнкәйләребез ничек чыдагандыр?! Эш кенә түгел, бала-чага да алар өстендә бит! Минем ике энем кеп-кечкенә килеш үлделәр. Әни йөрәгенә нинди яра, нинди кайгы!-дип, хисләре кайнагангадыр инде, бер урында тик утыра алмый сөйләде ул балачагы турында.
    Идрис абый яшәгән бүлмәне мини-интернационал дип атарсың. Александр Лапшин Мәскәүдә туып үскән.
    Сугыш елларында 13 яшеннән станок артына басып, слесарь-инструментчы булып киткән ул. Инде күп нәрсәне хәтереннән җуйса да, үзе эшләгән заводның номерын талисмандай кабатлый: "476 нчы завод, самолетларга детальләр штамповать иттек",-ди ул, зәп-зәңгәр күзләрен миңа текәп.
    Сугыш чоры Мәскәүне яхшы хәтерли Александр Семенович, карточкага бирелә торган 650 грамм кара ипине дә, зенитчыларның Мәскәүне бик нык саклауларын, бомбаларның сирәк төшүен дә, әтисенең сугыштан яраланып кайтуын да өзек-өзек сүзләр белән сөйләп бирә алды ул.
    -1941 елда Саша дәдәй инде станок артына басып эшләгән. Аның әле шундыйфоторәсеме дә бар. Ә аннары язмыш аны Казанга китергән, авиация-сәнәгать берләшмәсендә эшләгән. Хәзер бездә, үзен бик яратабыз, әйбәт бабай ул,-ди интернатның социаль эш буенча белгече Татьяна Клянина.
    Өченче ветеран - Михаил Ижуков, Борискино авылыннан. Сугыш чоры балачагын искә төшерүгә, бабакайның тамагына төер тыгылды, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты.
    -Без җиде бала идек, ач-ялангач яшәдек, колхозда эшләдек,-дип кенә әйтә алды ул. Татьяна Александровна өстәп куйды:
    -Искра" колхозында төрле эшләрдә эшләгән Миша агай. Ә аннары бездә, Юхмачыда яшәде, "Заветы Ильича" колхозында "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булды. Хатыны үлгәч, ялгыз калды. Безнең приют ачылуга беренчеләрдән булып монда килде. Бик әйбәт кеше ул, аралашырга, төрле экскурсияләргә йөрергә ярата.
    Бу өч бабай, өч ветеран әле быел гына ремонтланган иркен, матур бүлмәдә яшәп яталар. Җиңү бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә "Безнең кадерле ветераныбыз" акциясе кысаларында Юхмачы интернат-йортында өч бүлмәне өстәмә уңайлыклар булдырып ремонтладылар. Әлеге эшкә иганәчеләр җәлеп ителде. Идәннәр яңадан ясалды, түшәмнәр агартылды, затлы матур обойлар ябыштырылды. Тәрәзәләрдән хәзер җил өрмәячәк - аларны пластик рамлыларга алыштырдылар. Юыну бүлмәләренә дә өр-яңа җиһазлар куелды. Район бүлеп биргән средстволарга "Кызыл Шәрык-Агро", "Хузангай" җәмгыятьләре, эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар, Альберт Мөхәммәтшин, Гөлсинә Дәүлиева, Римма Пасыева, Дамир Әһлиуллин һәм башкаларның акчалата, җиһаз һәм материаллар белән күрсәткән ярдәме дә өстәлгәч, ветераннар өчен диелгән өч бүлмәне бик шәп итеп ремонтлап чыга алганнар.
    Тагын ике бүлмәдә сугыш чорында авылда эшләп, хәзер инде "тыл хезмәтчәне" исемен йөртүче әбекәйләр яши. Дарья Федоровна Сидюкова Аксубай районыннан. Үз ягына чакыралар, әмма аңа бездә бик ошый икән, китәсе килми. Аның бүлмәдәше Чуаш Кичүеннән Анна Дмитриевна Кирпичевага 94 яшь, ТАССРның атказанган укытучысы, бик күп буын авыл балаларына белем биргән. Кайчак шул укучылары интернатка килеп хәлен беләләр, укытучыларын сөендереп китәләр икән.
    Ә менә Татаьяна Ефимовна Володина үзе генә яшәргә теләгән, аерым бүлмә алып гомер итә ул. Демидовка авылында 1928 елда туган якташыбыз сугыш чоры авырлыкларын шулай ук җитәрлек кичергән.
    -Без монда бик әйбәт яшибез: тәмле ашаталар, урын-җиребез чиста, инде бүлмәләребезне дә әнә ничек матурайттылар,-дип сөенә әбекәй.
    Өстәмә уңайлыклар тудырылган бүлмәләрне бу атнада Татарстанның халыкны социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков килеп күреп киттеләр. Алар да бу бүлмәләрне бик ошаттылар.
    Әйе, Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең өчен бик кадерле. Һәм бу кадер-хөрмәтне ул-кызлары белән яшәүче әби-бабайлар гына түгел, язмышлары олылар йортына китергән өлкәннәребез дә тоярга тиеш. Юхмачы интернат-йортында яшәүче ветераннарыбыз мондый кайгыртуны күреп-сизеп яшиләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: