Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында халыкны социаль яклау максатында барысы да эшләнә

    Халыкны социаль яклау - Татарстан җитәкчелеге алып барган сәясәтнең төп юнәлеше, нигезе. Пенсионерларга, аз керемле кешеләргә, күп балалы гаиләләргә, авыруларга һәм башкаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне күздә тоткан 30 федераль һәм 49 республика чарасы гамәлгә ашырыла безнең республикада. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова әйтүенчә, быел төрле субсидия, ташлама, акчалата...

    Халыкны социаль яклау - Татарстан җитәкчелеге алып барган сәясәтнең төп юнәлеше, нигезе. Пенсионерларга, аз керемле кешеләргә, күп балалы гаиләләргә, авыруларга һәм башкаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне күздә тоткан 30 федераль һәм 49 республика чарасы гамәлгә ашырыла безнең республикада.

    Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова әйтүенчә, быел төрле субсидия, ташлама, акчалата түләүләр рәвешендә дәүләт ярдәмен 7856 кеше алган. Аларга түләнгән акчалата ярдәм миллион сумнар белән исәпләнә. Әйтик, хезмәт ветераннарына 6 миллион сумнан, пенсионерларга 7 миллион сумнан артык субсидия һәм акчалата түләүләр бирелгән. Федераль ташламага ия булганнарга түләнгән акча 8 миллион сумнан артып китә. Күп балалы гаиләләр 2 млн. 420 мең сумнан артыклык ярдәм алган. 1584 гаилә балалар өчен төрле ярдәм ала. Ел башыннан бирле күп балалы гаиләләргә 10 млн. 797 мең сумнан артыклык ярдәм күрсәтелгән. Төрле категориягә кергән әлкилеләргә торак-коммуналь хезмәтләр чыгымнарын җиңеләйтү өчен 28 миллион сумнан артык субсидия бирелгән инде. Һәм бу мисалларны тагын бик күп китереп булыр иде.

    Ветераннарыбыз да дәүләт ярдәмен тоеп яши: аларның көнкүреш проблемаларын хәл итешүдә ярдәмчеләр билгеләнде. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, волонтерлар, тимурчылар актив катнаша.

    Татарстан алып бара торган социаль сәясәтнең тагын бер юнәлеше - өлкән яшьтәгеләргә актив гомер, икътисадый мөстәкыйльлек, аларның мөмкинлекләрен реализацияләү өчен шартлар тудыру. Моңа мисаллар күп, берсенә генә тукталыйк: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән ачылган компьютерга өйрәтү курсларын 220 ләп өлкән яшьтәге әлкиле үтте.

    -Мондый курсларга өлкәннәр бик теләп йөрде. Берничә елда мин 12 дән артык кешене компьютер белән эш итәргә өйрәттем,-ди район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча методисты Лариса Ильенкова.

    Шулай итеп, халыкның мохтажлык кичерүче катламнарын яклау өчен республикада бик тә нәтиҗәле чаралар гамәлгә ашырыла. Алар икътисадый кризис чорында тормыш дәрәҗәсен төшермәү мөмкинлеге бирә.

    Дәүләт ярдәме гаиләгә таяныч

    Реклама

    Мамадыш ягы кызы Гөлсинәнең үзе өчен бөтенләй ят, ерак Әлки районына килен булып төшүенә әле генә 20 ел тулган. Булачак ире белән кечкенәдән диярлек таныш ул - Альберт алар авылына дәү әнисенә кунакка еш килә. Тора-бара яшьләр дуслашып китәләр, уртак тормыш корып җибәрәләр. Тиздән кызлары Әдилә, берничә елдан уллары Айдар туып, ир белән хатынны тагын да бәхетле итәләр.

    Бер-берсенә бик тә пар килгән икән Альберт белән Гөлсинә, икесе дә уңган, эшчән, иренүне, ялкаулыкны сөймәс җаннар. Башта Алпарда яшиләр алар, аннары авыл җирендә эшләп яшәүче яшьләргә дәүләт торак төзү өчен акчалата ярдәм күрсәтә башлагач, район үзәгендә җир алып, өй төзи башлыйлар.

    -Ашыкмый гына салдык өйне, зур, иркен булсын, дидек. Алты ел тырышкач кына күчендек Матакка. Үз өең булгач, гел нәрсәнедер өстәп торасың, яңартасың, матурайтасың. Әле менә сыер абзары салып куйдык. Шөкер, әллә ни авыр булмады, чөнки моның өчен дәүләттән 200 мең сумлык ярдәм алдык. Бүгенге көндә 6 сыер асрыйбыз, сөт тапшырабыз,-дип сөйли Гөлсинә, тормышлары белән таныштырып. Гаҗәпләнүдән, сокланудан сүзсез калдым. Бу кадәр терлекне бит аны карап өлгерергә дә кирәк! Ә Гөлсинә көлә генә:

    -Бер өйрәнгәч, авыр түгел ул. Иртән дүртенче яртыда торам, сыерларны кул белән түгел, аппарат белән савам, анысын безгә район авыл хуҗалыгы идарәсе бүләк итте. Сөтне җыючы килеп алып китә. Терлекләрне ирем карый, аңа улыбыз Айдар булыша. Зур инде ул, тугызынчы классны тәмамлады, әтисенең ышанычлы ярдәмчесе. Кызым Әдилә - минем уң кулым,-ди ул.

    Зур, иркен өй салып кергәч, Альберт белән Гөлсинә ике баланы азсынып, тагын бер бәби алып кайтырга уйлыйлар. Әмма бер дигәне ике булып чыга - игезәк уллары Альмир белән Ильмир туа якты дөньяга. Балалар вакытыннан алда - алты айлык, гәүдә авырлыклары аз булып туалар. Шуның өстенә тиздән церебраль паралич белән авырулары да ачыклана. Шулай итеп, бер мизгелдә гаиләнең тормыш рәвеше тулысынча үзгәрә дә куя: кечкенәләр даими игътибар һәм кайгыртуга, табиблар ярдәменә мохтаҗ. Алар елына берничә тапкыр тернәкләнү үтәргә тиеш, ә башка вакытта малайлар белән махсус шөгыльләнергә, физкультура ясатырга кирәк.

    Бәхеткә, гаилә мондый сынауны күтәрерлек нык булып чыга. Әтиләре эш урынын үзгәртеп ике көн эшли, ике көн ял итә торганына күчә. Уллары белән хастаханәгә ятырга яисә тернәкләндерү курсы үтәргә кирәк булганда ир белән хатын берсен берсе алмаштырып, улларын карыйлар.

    Билгеле, бүгенге кыйммәтлелек чорында авыруны дәвалау бик күп чыгымнар белән бәйле. Әмма Гөлсинә һич зарланмый:

    -Безне бит ялгыз калдырмыйлар, дәүләт бик нык ярдәм итә. Улларыбызга инвалидлык пенсиясе бирелә, үземә аларны караган өчен түлиләр. Мин бит эшкә йөри алмыйм,-ди ул. Элек шәфкать туташы булып эшләгән Гөлсинә (башта республика клиник хастаханәсендә, аннары Алпар фельдшер-акушерлык пунктында) улларын аякка бастыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Альмирның сәламәтлеге аеруча борчый гаиләне. Гөлсинә аның белән көненә биш сәгать шөгыльләнә. Малай акыллы, белмәгәне юк, сөйләшергә, килгән кунак белән аралашырга ярата. Ә Илмир икенче елга укырга керәчәк, шуңа әзерли аны әнисе.

    …Бу тормышта әллә нинди хәлләр булырга мөмкин. Язмыш төрлечә сыный кешеләрне. Мондый очракларда, билгеле, рухи көч тә, чыдамлык та бик кирәк. Әмма тормышның матди ягы да бар бит әле. Авыр хәлгә юлыкканда җәмгыятәнең сиңа ярдәм итәсен, дәүләт булышасын белеп тору бик мөһим: ышанычлы таяныч булганда авырлыкларны җиңеп чыгу ансатрак, билгеле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: