Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Милекчеләр ширкәте рәисе Денис Штыков: "Коммуналь түләүләрне һәркем вакытында кертсә, күп фатирлы йортларда шартлар тагын да яхшырыр иде"

    Базарлы Матакта 16 күпфатирлы йорт бар. Аларда яшәүчеләр фатирларын хосусыйлаштырып бетергән диярлек, ягъни милекчеләр булып торалар. Фатирлар хуҗалары 1 нче торак милекчеләре ширкәтенә (ТМШ) берләшкән. Гомуми җыелышта ширкәтнең рәисе итеп Денис Штыковны сайлап куйдылар. Уналты йорттагы 256 фатирда холкы, дөньяга карашы төрле булган халык яши. Күпфатирлы йорт зур бер гаилә...

    Базарлы Матакта 16 күпфатирлы йорт бар. Аларда яшәүчеләр фатирларын хосусыйлаштырып бетергән диярлек, ягъни милекчеләр булып торалар. Фатирлар хуҗалары 1 нче торак милекчеләре ширкәтенә (ТМШ) берләшкән. Гомуми җыелышта ширкәтнең рәисе итеп Денис Штыковны сайлап куйдылар.

    Уналты йорттагы 256 фатирда холкы, дөньяга карашы төрле булган халык яши. Күпфатирлы йорт зур бер гаилә кебек бит ул, һәркемнең тормыш рәвеше күз алдында. Биредә хәтта "өй буенча өлкән кеше" дигән вазыйфа биләүчеләр дә бар. Өйдәге тәртип сагында торучылар алар. Һәм ширкәт рәисенең төп булышчылары.

    -Ширкәткә бик күп эш йөкләнә. Бу өйләргә һәм фатирларга хезмәт күрсәтү өчен төрле оешмалар белән килешүләр төзибез. Әйтик, подъезд, подвалны яктырту "Энерготехсервис" белән төзелгән килешү нигезендә тормышка ашырыла, Әлки коммуналь челтәрләре су белән тәэмин итә, каты һәм сыек калдыкларны алып китә,-дип эшчәнлегенең кайбер яклары турында сөйли Денис.

    Шундый зур хуҗалыкны "кулда тоту" ансат эш түгел. Өйләрнең төрлесе бар бит, кайберләренең кайчан төзелүе дә онытылган. Иң "карты" - Ленин урамындагы 80 яшьлек йорт. 2008-2010 елларда ясалган капиталь ремонт аларны яшәү өчен ышанычлырак, җайлырак итте: ул вакытта өйләрнең түбәләре, су системасы алыштырылды, канализация төзелде, фатирларга шәхси газ казаннары куелды. Әмма һәр йорт - үзенең җитешсезлекләре, "авырулары" булган организм кебек, аны гел карап, төзәтеп торырга кирәк. Заман да кешеләрне яңа уңайлыклар белән кызыктыра. Икенче яктан, аларны булдыру өчен акча кирәк.

    -Шулай шул,-дип ризалаша Денис Штыков. -Алдагы 25 елга исәпләнгән программа эшләп килә. Аны тормышка ашыруда милекчеләр үз акчалары белән катнашалар: торак мәйданының һәр квадрат метры өчен ай саен 5 сум өстәмә акча түлиләр. Шул рәвешле ремонтка тоту өчен акча туплана. Быел без шундый акчаларга Тынычлык урамындагы 2 нче һәм Төзүчеләр урамындагы 17 нче йортларда төзекләндерү эшләре алып барабыз. Өйләрнең беренчесендә подвалга бетон җәйдек, идәннәрне гидроизоцияләдек. Икенчесендә подъездны тулысынча ремонтладык - ишек-тәрәзәләрне алыштырдык, идән, стеналар буялды. Биредә канализация дә төзекләндерелә, юынтык сулар чокырлары зурайтылган.

    Денис әйтеп бетермәсә дә, шунысы мәгълүм: өстә әйтелгән "5 сумны" җыю бер дә ансат түгел. Кемдер аны ай саен түләп бара, кемдер моны кирәк дип санамый. Әмма күпфатирлы өйләрне ремонтлау фонды турында закон ил масштабында гамәлдә. Җыелган акчаны ничек куллануны, нинди эшкә тотуны милекчеләр җыелышта тавышка куеп хәл итәләр.

    -Безнең ширкәткә авыл җирлеге советы, район Хакимияте бик нык булыша. Балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде, чүп-чар өчен яңа контейнерлар куелды, подъездларга килүче сукмаклар, өйләрнең тирә-ягы асфальтланды, хәтта ял паркы өчен урын да күпфатирлы өйләрдә яшәүчеләрне күз алдында тотып сайланды бит,-ди ширкәт рәисе.

    Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләрме әле? Яхшы хуҗаны да өенең, йортының чисталыгыннан танып була.

    Ә хуҗалар күп булганда ничек?

    -Фатирын тәртиптә тотучылар, йорт тирәсен җыештырып торучылар күп бездә,-дип әйтә Денис. -Муса Җәлил урамындагы 23 нче йортны үрнәк итеп китерер идем. Подъздга килеп керүгә кәефең күтәрелеп китә: чисталык, матурлык, гөлләр үсеп утыра…Тынычлык урамындагы 4 нче һәм 5 нче, Залаков урамындагы 5 нче йортларда яшәүчеләр үзләрен җаваплы хис итеп яшиләр. Владимир Ивановка рәхмәт әйтәсе килә, ул үзе яшәгән өй тирәсен һәрчак карап-чистартып, кышын карын көрәп тора, җыелышларда актив катнаша. Менә шундый кешеләребез күбрәк булсын иде, өебез уртак булгач, аның эш-мәшәкатьләрен дә бергәләп күтәрсәң ансатрак бит.

    Әмма уңай мисаллар янәшәсендә тискәреләре дә юк түгел шул. Фатирда җыелган чүп-чарны теләсә кая ташлау гадәтен, мәсәлән һич аклап булмый. Узган елда Залаков урамындагы 3 нче йортның подвалыннан 7 "КамАЗ" әрҗәсе чүп түкәннәр! Шул эш вакытында ник бер кеше чыксын да, җыештырырга булышсын… Ә бит ул чүп-чарны шунда яшәүчеләр ташлаган, читтән китермәгәннәр.

    Тагын бер проблема - коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның күплеге. Мондый йортларда яшәүчеләрнең гомуми бурычы ярты миллион сумга җитеп килә! Иллеләп кеше гомумән түләүләрдән баш тарта икән. Кайберләренең бурычлары 40-60мең сумга җиткән.

    -Төрле чаралар күреп карыйбыз: судка мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать эшләренә урнаштырабыз, үгетлибез. Нәтиҗәләр юк түгел: соңгы ике ел ярымда бурычларны ике тапкырга киметтек. Март аенда 70 мең сумлык бурычларны җыеп алдык. Әмма бу зур авырлык белән эшләнә. Ширкәт әгъзалары күрсәткән хезмәтләр өчен вакытында түләсеннәр иде,-дип азрак зарланып та алды Денис Штыков.

    Шулай шул, 256 фатирлы хуҗалыкны карап тору зур чыгымнар сорый. Әнә ширкәт рәисенең яңа планнары да бар. "Акча булса подвал һәи подъезд ишекләрен алыштырыр, хәрәкәт датчиклары белән энергияне аз тотучы лампочкалар куяр идек"-дип тезеп китә ул. Һәркем вакытында түләүләрен кертеп барса, күпфатирлы йортларда тормышны тагын да уңайлырак итеп булыр иде. Ә бусы инде шунда яшәүчеләр ихтыярында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: