Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Дуслык, туганлык югалмасын

    2004 елның 3 сентябрендә Беслан шәһәренең бер мәктәбенең террорчылар камап алып, андагы укытучыларны, балаларны тоткынлыкта алган иделәр. Ул вакытта 334 кеше һәлак булды, аларның 186 сы балалар иде. Беслан халкы белән бөтен ил, бөтен дөнья кайгырды. Бу хәсрәт, йөрәк әрнүе әлегәчә бетми һәм онытылмый. Шул вакыйгаларны искә алып, ел саен...

    2004 елның 3 сентябрендә Беслан шәһәренең бер мәктәбенең террорчылар камап алып, андагы укытучыларны, балаларны тоткынлыкта алган иделәр. Ул вакытта 334 кеше һәлак булды, аларның 186 сы балалар иде. Беслан халкы белән бөтен ил, бөтен дөнья кайгырды. Бу хәсрәт, йөрәк әрнүе әлегәчә бетми һәм онытылмый. Шул вакыйгаларны искә алып, ел саен илебездә сентябрьдә "Экстремизмга - юк!" дигән айлык үткәрелә.

    Безнең - әлкилеләрнең тормыш-көнкүрешендә экстремизм ничек чагылырга мөмкин? Үз тормышыгызда мондый күренешләргә тап булганыгыз бармы?

    Вера Старшова, Иске Тахтала мәктәбе укытучысы:

    -Ел саен, Бесландагы фаҗиганы искә алып, без мәктәптә класс сәгатьләре үткәрәбез, укучыларыбызга экстремизмның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлатабыз. Быел да мондый дәресләр үтеп тора. Аларда бер-береңнең фикерен, яшәү рәвешен хөрмәт итәргә, башкаларга карата түземле, ихтирамлы булырга өйрәтәбез. Дөресен генә әйткәндә, безнең өчен актуаль мәсьәлә түгел бу: мәктәбебездә рус һәм чуаш балалары укый, аларга рус, чуаш һәм татар укытучылары белем бирә. Балаларның гаилә хәлен карасаң, күбесе катнаш милләтле: я әтсе урыс, әнисе чуаш, я киресенчә. Шуңа да бездә халык тату яши. Әмма алдан белгән - коралланган, дигәндәй, бала чактан толерантлык сыйфатларын тәрбияләү, экстремизмның, террорчылыкның нинди афәт икәнен аңлату - безнең бурычыбыз ул.

    Йосыф Зарипов, район музее директоры:

    Реклама

    -Яңалык ачмыйм, шуны гына сөйлим әле. Мин Апактан, күршедә Каракүл, Чуаш Апагы авыллары. Каракүлдә әтинең әйбәт дусты Кузьма дәдәй бар иде, бездә еш була, әти белән татарча сөйләшә, әти аңа чуашча җавап бирә. Дәрәскә (Дарья) түти белән әти гомер дус булды, бергә колхоз төзеп, коммунист булып яшәгән кешеләр. Берәребез авырса, Дәрәскә түтигә дуңгыз маена, Афрось түтигә тозлы кәбестәгә йөгерә идек. Менә ничек яши иде рус, татар, чуаш кешеләре. Ул дуслык хәзер дә дәвам итә. Минем якын дустым Кузьма дәдәйнең улы Михаил. Илебезнең, республикабызның иң зур байлыгы - күпмилләтле халкы, аның бердәмлеге. Шул туганлык, бердәмлек җуелмаса, бернинди экстремизмга урын булмаячак.

    Елена Ензаева, Чуаш Борнае авыл җирлеге советы секретаре:

    -Гомер-гомергә безнең җирлектә ике халык татарлар белән чуашлар дус, тату яши, әйтерсең, туганнар, әйбәт күршеләр. Син чуаш та, син татар, дигән кинаяне ишеткән юк. Бер-беребезнең милләтен, телен, гореф-гадәтләрен, динен хөрмәтләп, бәйрәмнәребезне күтәрешеп яшибез. Дөнья тыныч, илдә иминлек кенә булсын.

    Людмила Яшина, Салман авылы, хуҗабикә:

    -Безнең тирә-күрше авылларда рус, татар, чуаш кына түгел, марилар да бар, катнаш никахтан туган балалар да аз түгел. Шөкер, кемнең кем икәнен, Ходайга ничек табынганын тикшереп торган кеше юк, бергәләп тормыш көтәбез, кирәк чакта булышып, ярдәмләшеп яшибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: