Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының район туры. ФОТО

    Хатын-кыз - бөек бер сер ул, диләр. Моның белән ничек килешмисең? Янәшәбездәге гүзәл затлар кайчагында бөтенләй яңа яктан ачылып китәләр, әллә нинди катлаулы, зур эшләрне башкарып чыгарлык тәвәккәллек һәм булдыклылыклары, күңел матурлыклары, рухи батырлыклары белән сокландыралар. Ә инде серле гүзәллекләрен әйтәсе дә юк. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика...

    Район мәдәният йорты сәхнәсендә төрле авыллардан җыелган иң күркәм хатын-кызларыбыз биш номинациядә чыгыш ясадылар. Беренче булып күңелләргә аеруча якыны - "Хатын-кыз-ана" номинациясе тәкъдим ителде. Хатын-кызга табигать тарафыннан бирелгән ана хисе, ана мәхәббәте чиксез икән. Әнә бит алар үз балалары белән беррәттән ятим сабыйларны да җылы кочакларына сыендырганнар. Һәм назларын, көчләрен кызганмыйча, шул балаларны әйбәт кешеләр итеп тәрбияләп үстерергә омтылалар.

    Яңа Әнҗерә авылы клубы мөдире Любовь ГОБӘЙДУЛЛИНА турында бик күп сөйләп һәм язып булыр иде. Урман эчендәге шушы кечкенә поселокны зур авыллар көнләшерлек яшәтеп ятучы Гобәйдуллиннарның киленнәре һәммәсе ничек кенә кайниш туфрагыннан булган! Күрше Чуаш республикасында туып-үскән Люба сәхнәдә саф татарча чыгыш ясавы белән үк залны таң калдырды. Килене пешергән чәк-чәк, бәлешләрне каенанасы Румия ханым зур горурлык белән жюрига тәкъдим итте. Балалар яратуы, тормышка, табигатькә гашыйклыгы белән дә каенанасына охшап тора Люба. Алар ире белән үзләренең өч балалары янына тагын өч ятимне алып үстерәләр. Инде алтысы да бертуганнарга әйләнгән бу чибәр балаларның шат, бәхетле булуын күреп күңел сөенә. Алар һәммәсе сәхнәгә чыгып әниләре турында бик матур җыр башкардылар.

    Базарлы Матактан сигез бала үстерүче Гөлкәй МИНДУБАЕВАНЫ да тамашачылар көчле алкышлар белән зурлады. Гаиләдәге балаларның бишесе - тәрбиягә алынган. Әниләренә "ярдәмгә" музыкаль номер белән чыгыш ясаган бу сабыйлар ихласлыклары, сөйкемле беркатлылыклары белән залны тәмам әсир иттеләр.
    "Картаерга әле вакытым юк!" - "Өлкән яшьтәге хатын-кыз" номинациясендә тәкъдим ителгән ханымнарның чыгышларында әнә шушы фикер үзәк урын алып торды. Хәер, төз буй-сынлы, зәвык белән киенгән, бөтен залны үзләренә каратып торган бу күркәм затларга пенсия яшен бирерлек тә түгел әле. Һәм алар яраткан хезмәтләрен дәвам итәләр - икесе дә мәктәптә математика фәне укыталар.

    -Укучыларымның үземә төбәлгән күзләрен күрү дә миңа көч бирә, яшәү дәрте өсти,-ди бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә ба-гышлаган Борискино урта мәктәбе укытучысы Раиса НАДРШИНА. Аның кызы Юлия дә әнисе сукмагыннан киткән, ике югары белем алып, Борискино мәктәбендә укыта.
    Раиса Яковлевна бик тә укырга ярата, аеруча шигырьләргә мөкиббән икән. Бүген тансыкка әйләнеп баручы бу сыйфатларны ул балаларында да тәрбияли алган. Әлеге кичәдә дә ул үзе, кызы һәм юристлыкка укучы студент улы Саша сәхнәдән артистларча оста шигырь укып, без тамашачыларга ләззәтле минутлар бүләк иттеләр.

    Икенче номинант - Чуаш Борнае урта мәктәбе укытучысы Надежда ЛАРИОНОВА үзе укыта торган математика фәненең тормышның барлык өлкәләрендә мөһим урын алып торуы турында бик мавыгып сөйләде. Ул да әдәби әсәрләр укырга һәвәс һәм алардан математика мәсьәләләре җыя икән. «Толстой, Носов, Пушкин әсәрләрендә сан-мәсьәләләр бик күп»,-диде ул һәм Пушкин шигырен саннардан торган табышмак итеп залга да тәкъдим итте.

    Гүзәл затларыбыз бүген җитәкче эшенә дә кыю алыналар һәм аны ир-егетләрдән ким башкармауларын раслап торалар. "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә районыбызның җитәкче вазыйфаларында үзләрен күрсәтеп өлгергән һәм абруй казанган өч ханым чыгыш ясады. Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена КРАСНОВА тормыш юлын һәм хезмәт эшчәнлеген шигъри юлларга салып бәян итте. Зур авыл җирлегендәге бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләрне хатын-кызларга хас төгәллек һәм зирәклек белән башкаручы Елена Витальевна тату гаиләсендә өч кыз бала үстерә, чигү, бәйләү кебек эшләр белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул бәйләгән киемнәр тамашачыларны чын-чынлап сокландырды.

    Ике дистә ел Чуаш Борнае мәктәбендә педагог-оештыручы һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләп, балалар коллективын туплый белүе, инициативалылыгы, оештыру сәләте белән танылган Светлана УГЛЕВАГА узган ел гаять катлаулы һәм җаваплы вазыйфа - район опека һәм попечительлек бүлеге белән җитәкчелек итү йөкләнде. Конкурста ясаган кыска гына чыгышында да аның бу яңа хезмәтен дә бөтен күңеле белән бирелеп башкаруы, тормышта авыр хәлгә дучар булган балалар өчен янып-көеп йөрүе ачык сизелде. Гомумән, Светлана Семеновнаның чыгышы бик үзенчәлекле булды.

    "Язмышым-хезмәтем" номинациясендә тәкъдим ителгән ханымнар да тормышта үзләре сайлаган профессиягә тугрылыклы калулары, барлык авырлык-киртәләрне кыю җиңеп, үз хезмәтләреннән җан рәхәте табулары белән соклану һәм хөрмәт уяттылар. Иске Тахтала мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга ФЕРАПОНТОВАНЫҢ туган телен ихластан яратуын, укучыларында да үз ана телләренә карата мәхәббәт уятырга омтылуын, чуаш телен һәм милли традицияләрен саклау өчен җан атуын ничек югары бәяләмисең? Ул сәхнәгә дә чуаш милли киеменнән чыкты. Ә инде искитмәле чигешләре белән бөтен залны биһуш итте.

    36 ел эшчәнлеген халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган, соңгы елларда район мәдәният бүлеге белән җитәкчелек итүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә ГАЙФУЛЛИНА үзенең тормыш юлын салават күпере төсләре белән чагыштырды. Коллегалары белән бергәләп алар күрсәткән тамаша көчле алкышларга күмелде. Күз явын алырлык сәхнә киемнәре генә дә ни тора иде.

    "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият" номинациясендә Исәлек мәдәният йорты директоры Любовь КОРОЛЕВА, Апак мәдәният йорты директоры Рәмзия ХӨСӘЕНОВА һәм Чуаш Кичүе авылы китапханәсе мөдире Рәмзия БОРҺАНОВА сәхнә тоттылар. Бүгенге катлаулы заманда рухи кыйммәтләрне саклап, халык күңеленә җиткерү өчен янып яшәүче, көч һәм талантларын авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаучы бу гүзәл затларыбыз да - чын фидакарьләр.

    Әйтергә кирәк, конкур-сантларның барысы да аш-суга осталыкларын да күрсәттеләр - әзерләп килгән төрледән-төрле сый-нигъмәтләрен жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.

    Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә ХАТЫЙПОВА да туган телебезне саклау, куллану даирәсен киңәйтү өчен тырышлыгын кызганмаучы фидакарьләрнең берсе. Кызы белән бергә моңлы матур җыр башкарып та ул тамашачыларның мәхәббәтен казанды.
    Өч дистә елга якын халык сәламәтлеге сагында торучы, биш балага гомер биргән Үргәгар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Венера САДЫЙКОВА (ул бик оста җырлады да), ятим балаларга күңел җылысын кызганмаучы Салман социаль приюты тәрбиячесе Ильмира НАСЫЙБУЛЛИНА да тамашачыларның ихтирамын казандылар, көчле алкышларга ия булдылар.

    Гел ир-егетләрдән генә торган жюри рәисе - муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев конкурста катнашучыларның барысы да җиңүгә лаек икәнлеген, шуңа нәтиҗәләр чыгаруы ансат булмавын билгеләп үтте.

    Реклама

    - Авыл хуҗалыгында эшләүче, район хаки-миятендә хезмәт куючы гүзәл затларыбызның бәйгедә чыгыш ясамавы кызганыч. Киләсе елда бу җитешсезлекне төзәтергә кирәк,-диде ул. Кайбер тамашачылар исә конкурста район үзәк хастаханәсе вәкилләренең җитмәвен әйттеләр.
    Конкурсантларның һәммәсенә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Ә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр - Любовь Гобәйдуллина, Раиса Надршина, Рәсимә Гайфуллина, Рәзилә Хатыйпова, Рәмзия Хөсәенова 16 февральдә Аксубайда "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона этабында чыгыш ясаячак.
    Кичәне район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары бизәде. Тамашаны башыннан ахырынача оста итеп Илфат Кыямов алып барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: