Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлки хәбәрләре” газетасы хәбәрчеләре ЮХИДИ хезмәткәрләре белән юлга рейдка чыкты

Яңа елның беренче көннәрендә республика юлларында булган һәлакәтләр, анда кеше гомерләре өзелү барыбызны да тетрәндерде.

Ни аяныч, мондый фаҗигаләр нигездә юл иминлеге таләпләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Бу ел башыннан бирле районыбызда 8 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Шөкер, аларда зыян күрүчеләр юк.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатында даими рәвештә профилактика операцияләре үткәрәләр. Шундый чараларның берсендә без дә катнаштык.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Ринас Җиһаншин Алексеевск-Югары Колок трассасының Түбән Әлки белән Чуаш Кичүе арасындагы участогында постка бастылар. Бу юл хәрәкәте аеруча киеренке булган урын санала икән.

Һава салкын, җиле дә әче. Инде кичке алтылар тирәсе булса да, юлда транспорт хәрәкәте бик җанлы. Дәү-дәү йөк машиналары да, җиңел автомобильләр дә тегендә-монда агылып кына тора.

-Кышкы юл гаять катлаулы, ул транспорт йөртүчеләрдән аеруча игътибарлылык сорый,-ди Рәис Сафин. -Трассада урыны-урыны белән бозлавык. Мондый шартларда тизлек режимын үтәү, дистанция саклау, борылышларда үтә сак булу мөһим.

Инспекторлар бер-бер артлы машиналарны туктатып, аларның техник торышын, документларын, кирәкле җиһазлар, әйтик, аптечка, янгын сүндерү җайланмасы, авария билгеләре, шулай ук кышкы резина белән тәэмин ителешен тикшерделәр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар да ачыклана торды. Чит ил автомобиле белән идарә итүче егет нигә хәвефсезлек каешын эләктерми генә җилдерүен берничек тә аңлата алмады. Ә бит бу гади генә таләпне үтәү аның үз иминлеге өчен зарур. Әлеге кагыйдәне бозган өчен 1 мең сум штраф каралган. Инспекторлар егеткә бу хакта беркетмә язып тапшырдылар, штрафны 60 көн эчендә түләү тиешлеген искәрттеләр. Ә инде 20 көннән дә соңга калмыйча эшләсә, штрафның яртысын, ягъни 500 сумын гына түләп булуын да аңлаттылар.

Алты-җиде яшьләр тирәсендәге баласын машинада махсус креслосыз гына утыртып баручы ханымга да штраф түләргә туры киләчәк. Хәер, ул да алда әйтелгән мөмкинлектән файдаланып, административ штрафның яртысын - мең ярым сумын гына түләп котыла ала. Ә инде тиешле ике айда да штрафын түләп "өлгермәгәннәр" суд карары нигезендә аны икеләтә күләмдә түләргә тиеш була. Мәгълүм булганча, андыйларны суд 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә дә хөкем итәргә мөмкин. Ел башыннан бирле инде штрафлар буенча әҗәтләре җыелган 20 әлкиле теркәлгән.

Базарлы Матак ягыннан килүче "ВАЗ-2109" автомобиле шактый арадан ук ЮХИДИ инспекторларында шик уятты. Күрәсең, аларның тәҗрибәле карашы машина белән идарә итүченең хәле "шәптән булмавын" чамалагандыр. Профессионалларның сиземләве алдамаган булып чыкты. Юл читенә килеп туктап, тәрәзә пыяласын төшерүгә, руль артында утыручы урта яшьләрдәге ир-атның айнык түгеллеге аңлашылды. Ул үзе дә шунда ук моны таныды, алкоголь кулланганлыкка тикшерү үтүдән баш тартты.

-Гаеп миндә. Гафу итегез, егетләр, ялгыштым. Дуслар белән бераз бәйрәм итәргә туры килгән иде шул,-дип башын түбән иде.

Ул үзебезнең район кешесе булып чыкты. Аңа инде сәфәрен авылына кадәр дәвам итәргә насыйп булмады, машинасын ЮХИДИнең махсус кую урынына алып киттеләр. Ким дигәндә ел ярымсыз руль артына утыра да алмас. Исерек йөртүчеләр бит шундый срокка "права"дан мәхрүм ителә. Өстәп 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.

-Елның әле бер ае да үтмәгән, ә район юлларында инде 7 салмыш йөртүче тоткарланды, -ди Ринас Җиһаншин. -Үзләрен генә түгел, юлдагы башка кешеләрне дә куркыныч астына куюларын аңларга теләмиләр шул сәрхүшләр.

Ә былтыр исерек хәлдә машина белән идарә итүче 86 кеше фаш ителгән һәм тиешле җәзасын алган. Ни гаҗәп, хәмер белән сыйланып рульгә утыручылар арасында хатын-кызлар да бар икән.

Бүген инде гүзәл затларның машина "иярләве" гадәти хәлгә әйләнде. Алар юлда нинди вәзгыять тудыралар соң, машина йөртү осталыклары ничек?

-Бер яктан да ир-атлардан калышмыйлар,-ди инспекторлар. -Автомобильне әйбәт белүче, аның белән бик төгәл, оста идарә итүче хатын-кызлар күп. Әмма инде юл кагыйдәләрен бозуда да кимен куймыйлар.

Без рейдта булган берничә сәгать эчендә бу участокта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның биш очрагы ачыкланды. ЮХИДИ инспекторлары профилактика операциясе барышында туктатылган һәр машинаның тиешле хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүен, кагыйдәләрнең төгәл үтәлүен ачыкладылар һәм руль артына утыручыларның барысын да кышкы юлда аеруча саклык таләп ителүе хакында искәртеп, хәерле сәфәр теләп озаттылар.

Ел башыннан бирле район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 198 очрагын ачыклаганнар. Боларның 7 се - рульгә исерек килеш утыру, 2 се - балаларны махсус креслосыз йөртү, 18 е - хәвефсезлек каешы куллану кагыйдәләрен бозу, 2 се - транспорт белән "права"сыз идарә итү, 1 се - юлда җәяүлегә өстенлек бирмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев