Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышына безнең районнан 8950 кеше киткән

    Бөек Ватан сугышына безнең районнан 8950 кеше киткән. Шуларның 3164 е хәзергә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. "Ирегез (улыгыз) хәбәрсез югалды" дигән хат алучылар өчен якын кешесенең кайчан булса да әйләнеп кайтырына өмет бөтенләй үк сүнмәсә дә, мондый статус аның якыннарын солдат гаиләсенә тиешле кечкенә генә пенсиядән дә мәхрүм иткән....

    Бөек Ватан сугышына безнең районнан 8950 кеше киткән. Шуларның 3164 е хәзергә кадәр хәбәрсез югалган дип санала.

    "Ирегез (улыгыз) хәбәрсез югалды" дигән хат алучылар өчен якын кешесенең кайчан булса да әйләнеп кайтырына өмет бөтенләй үк сүнмәсә дә, мондый статус аның якыннарын солдат гаиләсенә тиешле кечкенә генә пенсиядән дә мәхрүм иткән. Ә Ватанны саклап сугышкан, яу кырындамы, чолганышта калыпмы югалган солдат исә лаеклы төстә җирләнмәгән, кечкенә генә кабер ташы да аның исемен киләсе буыннар өчен сакламаган. Билгесез, хәбәрсез югалганнар…

    Быелдан башлап аларга карта гаделлек өлешчә булса да торгызыла: 3 декабрь Россиядә Билгесез солдат көне буларак истлекле даталар календаренә кертелә. Базарлы Матакта аны Азат итүче солдат һәйкәле янында митинг һәм һәйкәлгә веноклар куеп билгеләп үттеләр. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, төрле оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты. Алар каршында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, ветераннар оешмалары район советы рәисе Фаиз Шакиров, мөхтәсиб Ислам хәзрәт һәм протоиерей Андрей, урта мәктәп укучысы Сираева Илүзә чыгыш ясады. Алар барысы да бер фикерне алга сөрде: халкыбызның тарихи хәтере нык булырга тиеш. Безнең илебезне саклап гомерләрен биргән солдатларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Хәрби комиссар Базарлы Матактан сугышка китеп хәбәрсез югалганнарның исемлеген укып чыкты. Билгеле бит ул исемнәр, ул кешеләр! Сугыш каһарманнарын данлаганда хәбәрсез югалганнарны да искә алырга кирәк безгә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: