Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы юлларында сирәк булса да аварияләр теркәлә әле

    Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары Рәис Сафин һәм Рәфис Хатыйпов белән бергәләп район юллары буйлап чираттагы рейдка чыгып киттек. Тизлекне күрсәтүче махсус приборны урнаштырган арада без ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин белән юл хәлләре турында сөйләшеп тордык. -Кызганыч, әмма районыбыз юлларында сирәк булса да аварияләр теркәлә әле. Узган атнада ике...

    Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары Рәис Сафин һәм Рәфис Хатыйпов белән бергәләп район юллары буйлап чираттагы рейдка чыгып киттек.

    Тизлекне күрсәтүче махсус приборны урнаштырган арада без ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин белән юл хәлләре турында сөйләшеп тордык.

    -Кызганыч, әмма районыбыз юлларында сирәк булса да аварияләр теркәлә әле. Узган атнада ике юл-транспорт һәлакәте булып, аларда бер кешенең гомере өзелде, ике кеше яраланып район үзәк хастаханәсенә озатылды,-диде Рәис Равил улы бик борчылып.

    Матбугат чараларында күпме генә ул турыда сөйләсәләр һәм күрсәтсәләр дә, журналистлар һәм җәмәгатьчелек ничек кенә чаң сукса да, руль артына исерек килеш утыручылар саны һич кимеми. Әллә мондый машина йөртүчеләр үзләрен бик остага саныйлармы, әллә эләкмәм дип уйлыйлармы, әмма күпмедер аракы эчкәч тә машинасына утырып юлга чыгып китүне җинаять кылу дип кабул итмиләр. Агымдагы ел башыннан бирле ЮХИДИ хезмәткәрләре 38 райондашыбызны руль артына салмыш хәлдә утырган килеш тоткарлаганнар. Ә бит тагын күпме исерек шофер инспекторлар күзенә чалынмаган. Шуларны уйласаң, чәчләрең үрә торыр: юлларда потенциаль үтерүчеләр йөри дигән сүз бит!

    Узган атнада Түбән Әлки-Югары Колчурино, Базарлы Матак-Болгар юлларында булган һәлакәтләр - моңа ачык мисал. Ике очракта да машина йөртүчеләр руль артына салмыш килеш утырган.

    Рәис Сафинны да бик борчый әлеге хәл. Ул, ачуын тыя алмыйча, болай диде:

    -Шул аракыга алданып үзеңне дә, гаиләңне дә авыр хәлгә куярга кирәкми бит инде. Шулкадәр эчәсең килә икән, руль артына утырма. Әгәр машина йөртүчеләрнең барысы да аракы эчүнең нәтиҗәсе турында вакытында уйлансалар, күпме бәхетсезлек очраклары булмый калыр иде.

    Инде рейдка әйләнеп кайтыйк. Үргәгар авылы янәшәсендә торабыз, тизлекне үлчәү приборын урнаштырып кына өлгердек. Бер-бер артлы "очып" килгән машиналарны теркәп өлгермибез. Тизлек арттыручыларның күпчелеге 30 яшькә чаклы егетләр.

    -Таләп ителгән тизлек белән йөреп булмыймы соң?-дип сорый инспектор алардан. Әйтерсең, алдан сөйләшеп куйганнар, барысы да "онытылып киттем, ашыктым" ди. Өч сәгать басып тордык без бу "нокта"да. Шушы вакыт эчендә 12 автомобиль йөртүчегә 500 әр сумлык штраф салынды. Араларында тизлеген 130 километрга җиткерүчесе дә бар иде, аңа 1500 сум штрафка тартылуы турында беркетмә төзеделәр инспекторлар.

    Егетләр әйтүенчә, ел башыннан бирле район юлларында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Хәвефсезлек каешын эләктермәү, тизлек режимын тотмау, штрафларны вакытында түләмәү кебек закон бозулар аеруча еш очрый икән. Шул ук вакытта нәни пассажирларны - балаларны машинада махсус кәнәфисез утыртып йөрүчеләр шактый кимегән. Узган елның яртысында шундый 92 очрак теркәлсә, быел 23 кенә. Шулай да рейд барышында баласын машинада махсус кәнәфисез утыртып баручы бер ир-атка 3 мең сум штраф салынды.

    -Оныгымны авылга кунакка алып кайтам. Моңарчы андый утыргычларның кирәге булмады. Әниләренең машинасында бар ул,-дип акланып торды дәү әти. Ләкин юл хәрәкәте инспекторлары өчен бу сүзләр дәлил түгел. Алар беренче чиратта машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлыгы өчен җаваплы бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: