Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Халык бәйрәменең мең төсмере

    Зур бәйрәмне, бигрәк тә Сабан туен газета битләрендә ничек тасвирларга була? Бәйрәмгә хас күтәренкелекне, яшел аландагы җете матур төсләрнең төрлелеген, андагы күңелле шау-шуны, күптән күрелмәгән дусларның очрашкач, берара бер-берсен танымыйча торып, аннары шапылдатып кул бирешүләрен, кочаклашып сөенеч белдерүләрен нинди сүзләр белән сүрәтләргә икән? Бала-чаганың: "Әни, татлы мамык алыйк әле!"-дип олыларның...

    Быелгы бәйрәмебезгә табигать тә уңай мөнәсәбәттә иде бугай - күк йөзен болытлап, көнен суытып, аяк астын яңгыр белән пычратып азапламады. Якты кояшның алтын нурлары Сабантуйга килүчеләргә җылылыкны һәм энергияне кызганмый өләштеләр. Тантана башланып, түгәрәк мәйданга сибелгән биюче кызларны, гармун тоткан, сөлге бәйләгән колга күтәргән егетләрне дүрт рәт урындыкларны тутырып утырган тамашачылар алкышларга күмделәр. Дәртле көйләр, аллы-гөлле костюмнар, һава шарлары, кечкенә флажоклар шулай ук кәефләрне күтәрерлек иде.
    Кунаксыз бәйрәм буламыни? Быелгы Сабантуйга да дәрәҗәлеләре кайткан. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әтисе - Авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Нәҗип Хәйруллин һәм гаиләсе белән килгән иде бәйрәмгә. Районда үтүче тантаналарның берсен дә калдырмаска тырышып, әлкилеләр өчен үз булып беткән Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев, Әлки якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ришат Хафизов, Пенза өлкәсенең татар-милли җәмгыятен җитәкләүче Бакир Акжигитов һәм башкалар Сабантуйның кадерле кунаклары булдылар, хуҗаларны кайнар сәламләделәр.
    Ә беренче котлау сүзен күпьеллык традиция буенча Ислам хәзрәт Шәйхетдинов әйтте. Башына чалма ураган, яшел чапан кигән имам-хатыйбыбыз ил-көнгә тынычлык, халыкка иминлек-муллык теләде.
    Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин милли бәйрәмебезнең инде күптән шушы җирдә яшәүче руслар, чуашлар, башка милләт вәкилләре өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнүен ассызыклады:
    -Сабантуй - халкыбызның үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы чылбыр ул. Шуңа күрә без аны яратабыз, бергәләп бәйрәм итәбез,-диде ул. Район җитәкчесе игенчеләребезнең, авыл хуҗалыгының башка тармакларында хезмәт куючыларның уңышларына тукталып, аларны югары бәяләп үтте.
    Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Ә үзеннән өстәп болай диде:
    -Бүген бөтен республикабызда бәйрәм көйләре яңгырый, әмма биредә, борынгы Болгарстан җирендә аларның аһәңе башкача - күңелләргә аеруча якын. Әлки җире алга таба да уллары-кызларының матур эшләре белән горурлансын, чәчәк атсын!
    Район Сабантуенда ел саен катнашып килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әлкилеләрнең авыл хуҗалыгындагы уңышларына тукталды.
    -Менә берничә ел инде бу өлкәдән акчалата табыш алу буенча республика буенча беренчеләр без,-дип сөендерде ул бәйрәмгә килүчеләрне. Аннары Ташбилге һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре советлары секретарьлары Хөснетдинова Рәүзия белән Сабирова Флерага ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырды. Моның белән ул Сабантуйның чираттагы өлешен - хезмәт алдынгыларын бүләкләүне башлап җибәрде.
    Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның икътисадый-жәмгыяви үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Казан" атлы спорт клубы директоры Зөфәр Кәлимуллинны Әлки районының мактаулы гражданины дигән исем бирелү уңаеннан котлады. Анарры ул Чиябаш һәм Чуаш Борнае авыл җирлекләре башлыклары Фәнис Вәлиев белән Илсур Зариповка район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Сабантуй кунагы, Югары Әлморзада туып үскән, хәзерге вакытта Томск шәһәрендә яшәүче Рамил Исмәгыйлевка "Ел хәйриячесе" дипломын тапшырды.
    Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамланып печән өсте җиткәнче бер бушрак арада үткәрелә торган бәйрәм, игенчеләр бәйрәме, авыл хезмәтчәннәре бәйрәме ул. Шуңа күрә аның иң мактаулы урынында - түрендә дә уңган-булган авыл эшчәннәренә урын бирелә. Бу - күпьеллык традиция, аны быел да бозмадылао. Мәйданга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгдиев чыкты һәм хезмәт алдынгыларының зур төркеменә ТР авыл хуҗалыгы министрының Мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын тапшырды.
    Аннары "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенең Әлки филиалы торриториаль идарәләре директорлары алдынгы игенчеләрне, терлекчеләрне, шоферларны бүләкләр белән сөендерделәр (барлыгы 57 кешегә кул кысып бүләк бирделәр алар). Ә Фәнис Кәлимуллин аларга багышлап җыр җырлады.
    "Хузангай" кооперативы, "Яшь көч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, "Түбән Кәчи" агрофирмасы, "Салман" дуңгызчылык комплексы, крестьян-фермер хуҗалыклары да уңган эшчеләре белән мактана ала. Аларга бүләкләрне шулай ук Әсхәт Сәгъдиев тапшырды.
    Районның башка оешма, предприятие, учреждениеләрендә эшләүче төрле һөнәр ияләрен, эшмәкәрләрне дә мәйдан түренә чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләделәр. Дүрт малай һәи ике кыз үстерүче Иван белән Светлана Удальцовларны да мактадылар - аларның балалары тәртипле, мәктәптә тырышып укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Гаиләне Юхмачы авылында хөрмәт итәләр, башкаларга үрнәк итеп куялар икән. Ә агымдагы елның 19 декабрендә 100 яшен тутырачак Клавдия Михайловна Казанковага дигән бүләкне кызы Валентина чыгып алды: аңлашыла ки, 99 яшьтә Сабантуйга килеп йөрүләре ансат түгел.
    Яз башында районда чисталык икеайлыгы иглан ителгән иде. Аның нәтиҗбләре буенча районның иң чиста, иң төзек авылы итеп КАрга танылды, бүләкне авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевка район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов тапшырды.
    Спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның төрле ярышларда катнашып, җиңүләр яулауларын газета аша райондашларга җиткереп торабыз. Төрле кыенлыкларны җиңеп яшәгән, үзләрендә йөгерү, сикерү, штанга күтәрү, кул көрәштерү, ату кебек спорт төрләренә үзендә көч тапкан инвалидларга да Сабантуй бүләкләреннән өлеш чыкты. Яр Чаллыда үткән "Куркынычсыз тәгәрмәч-2012" фестивалендә 59 команда арасында 10нчы урын алган Түбән Әлки мәктәбе укучыларына бүләк сертификатлдары бирделәр.
    Уңган-булган райондашларыбызны хөрмәтләп мәйданда матур җырлар яңгырады. Бүләкләнүләр тәмамлангач, төрле уен һәм ярышлар, көрәш башланды.
    Сабантуйның борынгы уеннары арасында кешене көч, өлгерлек, акыл һәм хәтта хәйләкәрлек ягыннан сыный торганнары да бар. Менә егетләр берәм-берәм озын колгага үрмәли - кем беренче булып тоткындагы әтәчне коткарыр? Әтәч читлеген сабантуй кунагы, Лаештан килгән Хәйруллин Илназ ачты. Аннары аның "батырлыгын" Татар Шәпкәсе егетләре Варламов Алексей белән Варламов Николай кабатлады. Менә таякны тартып кул көчен күрсәтә берәүләр. Юк, кул көче белән генә булмый монда, көндәшеңнең уяулыгын алдый алсаң, мизгелен тотсаң, үзеңнән зурракларны да "аударып" була ул. Дөрес, бу төр ярышта беренчелекне алган Зыятдинов Касыйм көче белән дә данлыклы шул. Ә икенче-өчнче урында Шарапов Рөстәм белән Шабаев Марат.
    Гер күтәрүчеләр дә аз түгел иде мәйданда. Озак кына бер-берсен уздырып гер уйнаткан егетләр арасыннан призлы урыннарны Каргадан Газинур Фәттахов, Рамил Садыйков, Түбән Камадан Мөдәррис Бикушев бүлеште.
    Армспорт безнең районда бик популяр, аның белән ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да яхшы таныш. Чөнки авыл хатын-кызларына мин гүзәл зат дип кул кушырып утырырга вакыт юк, нәкъ киресенчә - көне буе эш белән мәшгуль алар. Шуңа да беләкләрендә көч җитәрлек. Сабантуйда да күрсәттеләр моны кызлар: кул көрәштерүдә беренче-өченче урыннарны Колбай Морасадан Шәйхиева Гөлназ, Базарлы Матактан Зыятдинова Гөлнур, Борискинодан Колесникова Ольга алдылар. Ә ир-атлар арасында җиңүчеләр - Яр Чаллыдан Нуретдинов Фәнис, Каргадан Садыйков Инсаф һәм Югары Әлкидән Мәннанов Айнур.
    Мәйданда уеннарның төрлесе үткәрелде. Аларда әлкилеләр дә, бәйрәм кунаклары да бик теләп катнаштылар.Сабантуй мәйданына, халык алдына чыгып осталыгыңны, җитезлегеңне күрсәтеп бүләк алулары бик күңелле бит!
    Шулай да сабантуйның төп геройлары - көрәшчеләр инде ул. Аларның чыгышын һәркем көтеп ала, матур алым күрсәткәннәрен хуплап гөр килә, хәрәмләшкәннәрне ачуланып тавышлана, чиста җиңү яулаучыларны сикереп торып алкышлый. Хөкемдарлардан да игътибарлылык, гаделлек таләп итә тамашачы, чөнки төп бәяне көрәшчегә сабантуйга килүчеләр, тамашачылар, якташлар бирә.
    Татарча көрәш балалар һәм үсмерләр арасында кичке сабантуйда үткәрелде. Малайлар 25 килограммнан алып 65 килограммнан артыграк булган 10 үлчәү категориясендә бил алыштылар. Укучыбызга бу ярышларда җиңгән абсолют батырның исемен җиткерергә ашыгабыз, ул - Базарлы Матактан Габидуллин Булат (65 кг дан артык). Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр исемлеген алдагы саннарда бастырып чыгарырбыз.
    Ә район сабантуенда ир-егетләр 5 үлчәүдә көч сынаштылар. Көрәшчеләрне баш судья рәмис вафин хөкем итте. Бил алышырга чыгучылар саны елдан-ел арта бара, бусы сөендерә: димәк, районда халкыбызның борынгы бәйгесен үстерү буенча зур эш алып барыла дигән сүз.
    Биш төрле үлчәү категориясендә бил алышкан егетләр арасында җиңүчеләр ачыклана торды, көрәшчеләр мәйданга бер-бер артлы чыга торды. Җиңүчеләрне пъедесталга бастырып алкышлагач һәм бүләкләгәч, сабантуйның баш батырын гына ачыклыйсы калды. Келәмгә Алпардан Гыйматдинов Илназ белән Югары Әлкидән Минһаҗев Фәнил чыктылар. Егегтлә башта бер-берсенең көчен, бил ныклыгын ачыклап очколар җыя башлаган иделәр дә, бу "уен" Фәнилгә ошап бетмәде бугай, ул җаен көтеп алды да, көндәшен чөеп җибәреп, Илназны аркасына салды. Бу алымы белән ул бердән, тамашачыга чын бүләк ясаса, икенчедән, үзенә бер бәхәссез җиңү яулады.
    Җилкәсенә дәү тәкәне салып мәйдан әйләнгән батырга һәркем соклнып, яратып кул чапты. Фәнил - 2012 елның Әлки районы сабантуе батыры! Авылдашлары чынлап горурлана ала шундый егетне үстерүләре белән!
    Сабантуйның соңгы аккорды да әле ул - җиңү яулаган көрәшчене алкышлау. Шуның белән бәйрәм дә тәмамлана. Алда - төрле эш-мәшәкатьләр белән тулы җәй. Сабантуй дәрте борынгы бабаларыбызга бу эшләрдә көч-дәрт биргән. Безнең игенчеләребез өчен дә шундый энергия чыганагы булсын ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: