Һәр дүртенче әлкиле өлкән кеше санала
Безнең районда хәзерге вакытта 4787 кеше лаеклы ялда. Ягъни шуның кадәр хатын-кыз һәм ир-ат, 55 я 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккан һәм өлкән яшьтәгеләр категориясенә күчкән дигән сүз.
Моны яхшы да, начар да дип әйтеп булмый, статистика мәгълүматлары гына бу саннар. Чөнки 55 яшен тутырган бер генә ханым да әле үзен әби дип атарга ашыкмый, 60 яшьлек ир-атларның да күпчелеге, яшен онытып, эшләп йөрүен дәвам итә, актив тормыш алып бара. Киресенчә дә була хәтта: лаеклы ял яшенә җиткәч, кешенең тормышка, көнкүрешенә карашы үзгәрә, аның буш вакыты арта, бик күп вазыйфалардан үзен азат тоеп, "яшь пенсионер" бөтенләй башкача яши, яңа тормыш рәвеше сайлый.
Моңа халыкның гомер озынлыгы арту да ярдәм итә. Менә берничә генә сан: өлкәннәр арасында 80 яшьтән узучылар 880 кеше. Аларның 49ы инде 90 яшьне дә җиңел генә узып киткән! Бик матур, сөенечле күрсәткеч бу. Димәк, өлкәннәребезнең тормышы нигездә көйле, яшәү өчен җайлы, туклану да әйбәт дигән сүз.
Бу җәһәттән олы яшьтәгеләрнең нинди пенсия алуына да күз салып үтик. РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре әйтүенчә, уртача пенсия бездә 8396 сум тәшкил итә. Азмы бу, күпме? Кемдер җиткерә, әле балаларына, оныкларына да өлеш чыгара. Ә кайберәүләр, бигрәк тә ялгызлар өчен аз, билгеле. Һәрхәлдә, чит ил пенсионерлары кебек сәяхәт итеп, дөнья күреп йөрү турында хыялланырлык түгел. Әле бит 59 пенсионерыбыз иң кечкенә - 4870 сумлык пенсия алып яши!
Картлык шатлык түгел, дисәләр дә, өлкәнлекнең дә күңелле яклары бар: балалар үсеп җитеп, үз-үзләрен тәэмин итәләр, кунакка кайтканда үз балаларын алып кайтып, онык сөю шатлыгы бүләк итәләр. Яннарында я авылда балалары булган әби-бабайларга да рәхәт - кайгыртучысы, ярдәмчесе бар, дигән сүз.
Әйе, өлкәннәрнең һәркайсы үзенчә яши. Ялгызлар да, авырулар да бар араларында. Картлык яшьлеккә таяна, шуны онытырга ярамый. 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсе янәшәбездәге әби-бабайларга игътибарлы, ярдәмчел була белсәк иде. Өлкән буын турында кайгырта белү җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә үскән, өлгергән булуын, кешеләрнең мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге дәрәҗәсен күрсәтүче билге бит ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 14:02«Ремтехсервис»тагы 22 еллык «Нью Холланд»лар буген дә уракта ваттырып эшлиләр 2000 нче елда районга сары төстә, Германия дә җитештерелгән беренче чит ил комбайннары кайтты. Бу ул вакыттагы “Дон” нар белән чагыштырганда җир белән күк аермасы сыман техника иде.6600
-
13 август 2022 - 11:53Әлки районында урып-җыю эшләренең барышы белән Марат Җәббаров танышты Районыбызда урып-җыю эшләренең барышы белән ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров танышты.6500
-
13 август 2022 - 09:24Сәлихҗан Шәрәпов: “Умартачылык – яраткан шөгылем” Бал турында сөйләгәндә, гәрәбә төсендәге яңа аертылган сыек бал күз алдына килә.5700
-
12 август 2022 - 16:56“Востокзернопродукт”ның Көньяк-Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсендә уракның кызган вакыты Соңгы көннәрдә отряд кырларында 16 комбайн берьюлы көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшли.13500
-
12 август 2022 - 15:44Әти-әниләр булган Әлки делегациясе Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты 11 августта Әлки районыннан араларында мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Ринат улы Галимов һәм әти-әниләр булган делегация Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты.16900
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
13 август 2022 - 07:42Әлки районында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә уздыКүптән түгел районыбызда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды.10300
-
12 август 2022 - 10:19Раил Габдрахмановка илебез Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде10 августта төнлә Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якташыбыз Раил Габдрахмановны тантаналы төстә каршы алдылар.16101
-
12 август 2022 - 08:14Әлки районы Базарлы Матак үзәгендәге күп фатирлы өйгә ремонт ясалдыБазарлы Матак үзәгендәге (Советская урамы 3нче йорт) күп фатирлы өй ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.14100
-
11 август 2022 - 10:28Әлки районы Чуаш Борнае авылында мунчага ут каба Чуаш Борнае авылындагы бер хуҗалыкта кара мунча ягу теләге тормышка ашмый кала.23900
-
11 август 2022 - 08:55“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе беренче сыйныфка баручы өч балага букчалар бирде “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә иртә шатлыклы вакыйга белән башланды.21400
-
11 август 2022 - 09:29Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде Бу көннәрдә Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде.20400
-
11 август 2022 - 08:27Әлки районында машинага ут капкан 8 августта кичке сәгать бишләр тирәсендә Түбән Әлки авылы янында кыр юлыннан барганда Форд-фокус машинасына ут капкан.19701
-
11 август 2022 - 17:40Марат Җәббаров: “Аның турында яхшы хатирәләр йөрәгебездә мәңге сакланыр” Әнвәр Залаков исемендәге паркны йөзләрчә кыз-малай һәм аларның әти-әниләре җәй башыннан ук үз итте.17100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика