Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында кибеттәге алкогольле эчемлекләр сатылмый, ә эчү кимеми

    "Табигать бушлыкка түзеп тормый", "Бер җирдә кимесә, икенче урында арта" кебек физика законнары көнкүрешебездә дә хакимлек итә икән бит. Алкогольле эчемлекләрне реализацияләү һәм алар белән законсыз сәүдә итү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән район башкарма комитеты утырышында катнашучылар, мөгаен шундый фикергә килгәннәрдер. Башта берничә сан: елның 11 аенда районның сәүдә нокталары халыкка...

    "Табигать бушлыкка түзеп тормый", "Бер җирдә кимесә, икенче урында арта" кебек физика законнары көнкүрешебездә дә хакимлек итә икән бит. Алкогольле эчемлекләрне реализацияләү һәм алар белән законсыз сәүдә итү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән район башкарма комитеты утырышында катнашучылар, мөгаен шундый фикергә килгәннәрдер.
    Башта берничә сан: елның 11 аенда районның сәүдә нокталары халыкка 201 мең 541 литр аракы һәм шәраб саткан. Бу һәр әлкилегә бүлеп исәпләгәндә 10 литрдан чүт кенә артык. Саннарның чираттагысы айнык тормыш рәвешен алга сөрүчеләр өчен сөенечле кебек: 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда алкогольле эчемлекләр реализацияләү 22,8 процентка кимегән. Ничек әйбәт, димәк, халык аракыны азрак эчә башлаган! Тик менә табиблар киресен сөйли бит әле.
    Суррогат алкоголь организмга нинди зыян китерә?
    Район үзәк хастаханәсе табибы Наталья Петухова аңлатмасы:
    -Сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр куллану суррогат алкоголизмга китерергә мөмкин. Ул ике төрле була. Беренче очракта өйдә әзерләнгән көмешкә эчәргә хирысланып китүчеләр күз алдында тотылса, икенчеләре - составында спирт булган сыекчалар кулланучылар. Соңгысы кеше организмы өчен бигрәк куркыныч, чөнки, кагыйдә буларак, эчке органнарны зарарлый, еш кына сукырлык белән бәйле инвалидлыкка китерә, хәтта кешенең гомерен өзәргә мөмкин. Сәбәбе - сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр составында булган агулы матдәләр. Алар баш мие тышчасын бик тиз җимерәләр, организмны пиридин, ацетил, изобутил алкоголь, май-этил, уксус-этил эфирлары һ.б. матдәләр белән агулыйлар.
    Башкарма комитет утырышында чыгыш ясаган үзәк хастаханә табибы Эллада Плаксина әйтүенчә, бүген 151 райондашыбыз "Хроник алкоголизм" дигән диагноз белән исәптә тора. Алкоголикка әйләнеп бетмәгән, әмма еш эчеп, гаиләсенең, якыннарының теңкәсенә тиюче 22 кеше дә исәпкә алынган. Шушы унбер айда аракы эчеп агуланган 86 кешене хастаханәгә айнытырга алып килгәннәр. Аларның иң күбе Базарлы Матактан, билгеле. Әмма Татар Мулла, Иске Әнҗерә, Яңа Сихтермә кебек кечкенә авыллардан да 2-3 исерекне китергәннәр. Ә кәчилеләр бөтенләй рекорд куйганнар - үзләре генә айный алмаган сәрхүшләрне 7 тапкыр дәвалаган табиблар!
    Димәк, аракы куллану кимеде, дип сөенергә иртәрәк әле безгә. Кабат шул физика законы искә төшә: бер урында кимесә, икенче урында арта ул. Кибетләр аша аракы сату азайган, әмма исерткеч эчемлекләрне "идән астыннан" сатучылар активлашкан, димәк.
    -Соңгы елларны анализлау шуны күрсәтә: кибетләрдә аракы сату айдан-айга кими. Менә бүгенге көндә складларда 120 исемдәге алкогольле продукция бар, әмма үз сәүдә нокталарын тотучы эшмәкәрләр товар сорап килми,- дип үз зарын җиткерде "Әлки" куллану җәмгыяте җитәкчесе Рамил Сәлахов. -Алсалар да, 10-15 меңлек кенә алып китәләр, анысын да сата алмыйбыз, дип зарланалар. Халык ачыктан-ачык әйтеп тора: авыл саен аракыны яшереп сатучылар үрчи. Соң, үзегез исәпләп карагыз әле: Төгәлбәйдә 160 лап кеше яши, аена 3 тартма аракы сатылмый. Ә 20 ләп кешесе булган Катюшинода ай саен 6 тартма аракы, шәраб реализацияләнә. Нәтиҗә бер генә: Төгәлбәй якларында законсыз реализация бар. Һәм бу күп кенә авылларда шулай. Менә без, эшмәкәрләр, алкогольле эчемлек сатуга кыйммәт бәягә лицензия алабыз, салымнарын түләп барабыз. Бездәге аракы сыйфатлы. Шул ук вакытта бер тиен чыгым тотмыйча, өеннән әллә нинди шикле, исәнлек өчен куркыныч спиртлы сыекча сатып, байып ятучылар да бар.
    Легаль булмаган "сәүдәгәрләр" белән ничек көрәшүләре хакында район эчке эшләр бүлегеннән Илдус Нуруллин сөйләп үтте. Әмма шул ук саннар хокук сакчылары тырышлыгының нәтиҗәлелеген уңай бәяләми шул; ел буена алар законсыз аракы сатучыларга карата нибары 3 җинаять һәм 1 административ эш кузгатканнар. Район башлыгы вазыйфаларын үтәүче Александр Никошин хокук сакчыларына бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеген, алга таба үзе дә хокук сакчылары эшчәнлеген контрольдә тотачагын әйтте. Чынлап та, "итәк астыннан" кайда эшләнгәне дә билгеле булмаган (еш кына үзләре үк спиртны су белән сыеклатып аракыга әйләндермиләр микән әле?) исерткеч эчемлек сатып закон бозучыларга карата катгый чаралар күрергә күптән вакыт инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: