Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәдәният йорты яңара,үзгәрә, матурая (ФОТО)

    Район мәдәният йортында бу көннәрдә бик куәтле капиталь ремонт эшләре бара. Әлеге күләмле хезмәтне бездә район эчке эшләр бүлегенең яңа биналары комплексы төзелеше белән үзен инде таныткан "Стройдорсервис" фирмасы егетләре башкара. Тарихтан Ике катлы район мәдәният йортының гомуми мәйданы 1100 квадрат метр тәшкил итә. Ул 1983 елда файдалануга тапшырылган булган....

    Район мәдәният йортында бу көннәрдә бик куәтле капиталь ремонт эшләре бара. Әлеге күләмле хезмәтне бездә район эчке эшләр бүлегенең яңа биналары комплексы төзелеше белән үзен инде таныткан "Стройдорсервис" фирмасы егетләре башкара.
    Тарихтан
    Ике катлы район мәдәният йортының гомуми мәйданы 1100 квадрат метр тәшкил итә. Ул 1983 елда файдалануга тапшырылган булган. Заманына күрә бу район өчен гаять зур төзелеш була. Шул елларда район башкарма комитетында җитәкче урын биләгән Минвәгыйзь Сафин сөйләгәннәрдән:
    -Хәзерге район мәдәният йорты урынында шәхси йортлар һәм пионерлар йорты урнашкан иде. Өйләр иске иде инде. Анда яшәүчеләрне әйбәтрәк йортларга күчерү мөмкинлеге тудырылды. Әмма бер гаилә нигезеннән күчмичә шактый тарткалашты. Төзелеш эшләрен башлау да тоткарланды. Ахырда район җитәкчелеге яңа йорт җиткереп, әлеге гаиләне күчәргә күндерде.
    Минвәгыйзь Минвәлиевич әйтүенчә, төзелеш эшләре 1981 елда башланган. Төзелешне КПСС райкомының ул чактагы беренче секретаре Нәҗип Бакиров тулысы белән үз җаваплылыгына ала. Һәр нәрсә аның белән килештерелеп эшләнә.
    Ә тамаша залы өчен йомшак кызыл урындыкларны Минвәгыйзь Минвәлиевич Әстерхан шәһәренә барып такта материалларына алыштырып алып кайта.
    Мәдәният йорты бик матур килеп чыга. Диварлары агач төсендәге ДСП белән эшләнгән зур тамаша залы, затлы итеп бизәлгән сәхнә, иркен фойе, артистлар өчен бүлмәләр, китапханә заллары - һәммәсе күзне чагылдырырлык ямьле, зиннәтле була. Яңа бина 1983 елда ачыла, иң беренче булып анда партия райкомы конференциясе уза.
    Концерт килүдән куркып яшәгәннәр
    Аннан соң утыз ел гомер узып китә. Бина ачылганнан бирле җитди ремонт күрми. Ул инде бик таушалды, искерде. Газны күпме генә яндырсалар да, кышларын анда җылы тормый иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әйтүенчә, сәхнә идәннәре чери башлаган була. Идәнгә ковролин кебек материал җәеп куялар. Концертлар вакытында җырчыларның туфли үкчәләре черек идән ярыгына чумып киткән очраклар да була. Берзаман Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле районга концерт белән килергә җыена. Аларны "мәдәният йорты ремонтта" дип кире кагалар. Биючеләр сәхнәгә чыккач идән ватылып төшмәгәе дип шикләнәләр.
    Сәгате сукты
    Районыбыз җитәкчеләре мәдәният йортын ремонтлау мәсьәләсен республика җитәкчелеге алдында еш күтәрәләр. Әмма, ремонтка шактый зур чыгымнар кирәк булганга, ул берничә ел программага керми күчерелә килә.
    Тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карагыз http://vk.com/album-64690122_206023238
    Инде быел, ил күләмендә игълан ителгән Мәдәният елында, күптән ремонт көткән бу бинаның да яңартылу сәгате сукты. Район мәдәният йортын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 39 миллион сум акча бирү мәсьәләсе уңай хәл ителә.
    Ел башыннан ук диярлек "Стройдорсервис" егетләре эшкә дә керештеләр. Иң башта бик тузган тәрәзәләр алыштырылды. Ә зур-зур тәрәзәләр бу бинада 81 әү. Бинаның фасадын да кыйммәтле керамик плитәләр белән тышладылар. Бер уңайдан янкорма да төзеп куйдылар. Анда артистлар өчен ял итү бүлмәләре булдырырга уйлыйлар.
    Төзүчеләр инде җылыда эшли
    Мәдәният йортының җылылык системасы да тулысынча алыштырыла. Бүген бинаның күп өлешенә җылы җибәрелгән дә инде. Төзүчеләр идәннәрне бетонлау белән мәшгульләр. Измәне биредә кул белән ташу юк. Ул урам яктагы машинадан басым астында калын шланглар белән кирәкле урынга агызыла. Идәннәрнең шактый өлешен инде бетонлап та өлгергәннәр. Бик тигез, матур килеп чыга. Җылы булсын өчен астына керамзит та җәеп калдыралар. Бу эшләр белән безне төзүчеләр мастеры Альберт Сәгыйров таныштырды.
    Идәннәрне бетонлау белән Виктор Ушаков җитәкчелегендә Евгений Петров, Рәис Ибраһимов, Рудольф Гайнуллин, Олег Багрянов кебек осталар шөгыльләнә. Алар зур-зур бүлмәләрне дә тип-тигез яссылыкта эшли беләләр шул.
    Ә бина эчендәге җылылык системасы өчен Михаил Ещев җаваплы. Хәер, Михаил Алексеевич үзенең ярдәмчесе Николай Пермяшкин белән, җылылык кертүдән тыш, су үткәрү, канализация тоташтыру кебек четерекле эшләргә дә алынган.
    Мәдәният йорты бик җылы булачак, дип ышандыра ул. Биредә җылылык трассасы котельнядан аерым сигез юнәлешкә бүленеп китә. Элеккеге кебек кайнар су бер баштан китеп, бөтен бинаны әйләнеп суынып бетми. Михаил Ещев яңа системаның өстенлекләрен күп атады. Һәр юнәлештә кирәкле температура тотарга мөмкин. Барлык радиаторлар да җылылыкны бердәй бирә ала. Ремонт эшләре килеп чыкканда элеккечә бөтен системаны туктатасы түгел - үз юнәлешендәгесен генә кайгыртасы.
    Котельняда хәзер үзен бик ышанычлы итеп таныткан, Россиядә җитештерелгән, бер мең квадрат метр мәйданны җылытырга сәләтле газ казаны тора. Аның янәшәсендә тагын нәкъ шундый куәтле казан куярга исәпләп торалар. Инде ремонтчылар җылыда эшли. Ә радиаторларга әле җылы өлешчә генә җибәрелгән. Кыскасы, зәһәр суык көннәрдә дә өске киемнәрне салып концерт карыйсыларыбыз алда әле.
    Танымаслык булып ямьләнә
    Мәдәният йорты бинасында кайбер стеналар да сүтелеп, яңалары төзелгән. Гомумән, монда үзгәрешләр бик күп булачак. Яңартыла торган бина белән безне мәдәният йорты директоры урынбасары Азат Шаһиев таныштырып йөрде.
    Фойега килеп керүгә гардероб бүлмәсе булачак. Беренче катның сул ягы -элек район үзәк китапханәсе бүлмәләре һәм уку залы булган мәйдан хәзер тулысы белән ЗАГС бүлегенә бирелә. Биредә бик затлы никахлашу залы булачак. Зал бик иркен - 110 квадрат метрны алып тора. ЗАГС һәм архив бүлекләре өчен дә бүлмәләр эшләнә.
    Фойедан уң якта дискотека залы, аның өстендә -- икенче катта-бөтен стеналары диярлек көзгедән торачак хореография залы була. Төрле түгәрәкләр өчен аерым җиде бүлмә эшләнә. Элек түгәрәк занятиеләрен сәхнәдә үткәрә булганнар. Концер костюмнары өчен, тавыш, ут яктырту операторы өчен дә аерым бүлмәләр каралган. Ә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре икенче катка күчәчәк.
    Бүгеннән үк инде яңартыласы мәдәният йорты өчен җиһазлар сатып алу эшләре башланган. Тамаша залы 350 урынлы булачак. Урындыклар рәте икегә бүленеп, уртадан да йөрү мөмкинлеге калдырыла.
    Ремонт иң заманча, затлы төзелеш материаллары белән башкарыла. Яңартылган, матурланган мәдәният йорты җәйгә тамашачыларны кабул итәргә тиеш. Әлегә төзүчеләрнең бар осталыкларын, күңел җылысын биреп эшләүләрен телик.

    Р.S. Район мәдәният йорты ремонтка ябылса да, мәдәни тормыш актив дәвам итә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүнә караганда, авылларда да, Базарлы Матакта да концертлар, төрле кичәләр булып тора. Аларга әзерләнү өчен биналар да табылган. Әйтик, балалар иҗат йортында һәрдаим мәдәни чаралар уза. Концертларга әзерлек, төрле түгәрәкләр эше дә шунда үтә. Ә район үзәк китапханәсе, үзенә яңа бина ремонтланганын көтеп, әлегә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында эшләп тора. Аларга район эчке эшләр бүлегеннән бушаган бинаны бирүләре мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: