Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Кояш кебек якты малай иде”

    Бибай Чаллысында булган фаҗига бөтен районны тетрәндерде. Биредә 8 яшьлек Рәмис Галиуллин суга батып үлде. Галиуллиннар гаиләсендәге өч малай - 10 яшьлек Римаз, 8 яшьлек Рәмис һәм 6 яшьлек Марс әти-әниләренең, әби һәм бабайларының мәхәббәтенә коенып, бәхетле тигез гаиләдә үсәләр. Ни аяныч, бу матур гаиләнең тормыш күген ачы хәсрәт сөреме...


    Бибай Чаллысында булган фаҗига бөтен районны тетрәндерде. Биредә 8 яшьлек Рәмис Галиуллин суга батып үлде.

    Галиуллиннар гаиләсендәге өч малай - 10 яшьлек Римаз, 8 яшьлек Рәмис һәм 6 яшьлек Марс әти-әниләренең, әби һәм бабайларының мәхәббәтенә коенып, бәхетле тигез гаиләдә үсәләр. Ни аяныч, бу матур гаиләнең тормыш күген ачы хәсрәт сөреме каплады бүген.

    Никадәр нык булырга тырышса да, гомере фаҗигале өзелгән газиз баласы хакында сөйләгәндә Марсель Галиуллинның күзләре яшьләнә.

    -Улларымның өчесен дә бик яраттым, билгеле. Әмма Рәмис ничектер аерым бер якын иде. Гел минем тирәдә бөтерелде, янымда йоклый иде. Һәрвакыттагыча 24 май көнне дә сәгать 5 тулганчы ук торып терлекләр янына чыгарга җыендым. Шунда Рәмис тә уянып киенә башлады. "Улым, иртә бит әле, йокла",-дим. "Юк, әти, торам, бүген мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме була бит",-ди. Бәйрәм бүләге итеп 50 сум акча бирдем, абыйсына, энесенә бирергә дип тә калдырдым. Басуга эшкә чыгып киткәндә капка төбендә кочаклап озатып калды балакаем,-ди хәсрәтле ата.

    Улының фоторәсеменнән күзен алмыйча, берничә көн элек булган үзәк өзгеч вакыйганы күңеленнән барлап дәвам итә:

    -Көне буе Чаллы кырында кукуруз чәчтем. Көндезге өчләр тирәсендә әти шылтырата: "Улым, бәла!" - ди. "Нәрсә булды, янгынмы әллә?"- дим бит әле. Их, андый гына каза булса икән ул. Бернәрсәсез калсам да сыкранмас, көне-төне эшләп барын да булдырыр идем. Бөтен нәрсәне бирер идем улымны кайтарып була дисәләр. Юк шул, булмый, гомерлек үкенеч булып калды.

    Рәмис быел Иске Чаллы урта мәктәбенең 2 нче сыйныфын тәмамлаган. Класста алар 3 малай укыганнар, икесе -Бибайдан.

    -Акыллы, ачык йөзле, кояш кебек якты күңелле малай иде,-ди укытучысы Фәүзия Хаҗипова аның турында. -Беркайчан иптәшләре белән ызгышмый, конфликтка керми, йөзеннән елмаю китмәс иде. Ә юмартлыгы! Соңгы әйберен дә бүлешергә, кешегә бирергә әзер иде. Бөтен мәктәбебез белән хәсрәтләнәбез бүген. Зур югалту, әрнү бу безнең өчен. Шул көнне иртән матур итеп киенеп, әнисе, абыйсы һәм энесе белән "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә килгәннәр иде. Балаларга эссе тимәсен дип, линейканы да мәктәп эчендә үткәрдек. Бәла-казага юлыкмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында каникул алдыннан класста тагын бер кат җентекләп сөйләштек бит әле. Инструктаж үткәнне раслап, балалар үз имзаларын да куйдылар.

    Рәмис физкультура дәресләрен бик яраткан икән. Хәрәкәтле уеннарга мөкиббән булган, күп тапкыр турникта тартылып күнегүләр ясарга өйрәнгән.

    -Әти, турник яса әле, дип өзми-куймый сорады. Былтыр җәй капка төбендә ясап куйдым, малайлар белән гел шунда уйнап мәш киләләр иде,-ди Марсель.

    Тик менә йөзәргә өйрәнергә өлгерми калган Рәмис. Халык Кәрим күле дип йөрткән, авылдан 300 метр чамасы ераклыкта булган сулыкта өзелгән аның гомере. Язгы ташудан соң тракторы белән аны әтисе Марсель буып куйган булган. "Их, үзем ясаган күлдә бит,-дип сыкрана ул. -Нишлисең, авылда буасыз да булмый. Бөтен кешенең каз-үрдәге шунда коена, көтүдәге терлекләргә дә су кирәк".

    Бик үткен, шук малай булса да, тыңлаучан булган Рәмис. Су коенырга рөхсәт итүен бик сораган ул әтисеннән. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән кайткач малайлар белән бер мәртәбә су кереп алганнар алар. Аннары, балык та тотабыз, дип кабат су буена киткәннәр. Алты яшьлек Марс та алар белән булган, ярый әле ул ярда калган. Буш су шешәсенә тотынып йөзеп ун метрлар чамасы эчкә кергән Рәмиснең кулыннан пластик савыт ычкынып киткән… Кечкенә Марс авылга йөгереп кайтып дәү әтисенә әйткәнче, зурлар су буена йөгереп төшкәнче 20 минутлап вакыт үткән була шул инде. Судан алып чыккач Рәмискә ясалма сулыш алдырып та, башка коткару чараларын да кулланып карыйлар, тик соң була инде.

    -Авылдашларга, райондашларга бик зур рәхмәт. Бик күпләр безгә булдыра алганча ярдәм итәргә, хәлебезгә керергә тырышты. Рәмисне җирләргә җыелган халыкның исәбе-хисабы юк иде,-ди Марсель. -Бала хәсрәтеннән дә зуррак әрнү юк икән. Беркемгә, кан дошманыма да теләмим андый кайгыны. Мондый фаҗига бүтән кабатланмасын иде. Бәла-казадан саклыйк балаларыбызны!


    Белгеч сүзе

    Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә район буенча әйдәүче консультанты Рәшит Дәүләтшин:

    -Бибай Чаллысындагы фаҗига 40х60 кадрат метр зурлыктагы күлдә була. Анда иң тирән урын ике метр ярым тирәсе. Коену урыны җиһазланмаган.

    Кызганыч, район сулыкларында ел саен диярлек кешеләр, шул исәптән балалар һәлак була. Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе - кешенең үз саулыгына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ваемсыз каравы, коенганда хәвефсезлек кагыйдәләрен белмәве.

    Таныш булмаган урыннарда коенырга һәм чумарга ярамый. Көчле җил булганда су кермәгез, ярдан ерак йөзеп кермәгез. Моторлы көймәләргә, катерларга якын килү куркыныч.

    Балаларны караучысыз калдырмаска, бигрәк тә сулыкларга үзләрен генә җибәрмәскә кирәк. Аларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтегез.

    Онытмагыз: исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә су коену бик куркыныч.

    Әгәр сез эчкә йөзеп кердегез һәм арыгансыз икән, аркага ятып ял итегез, моның өчен кулларыгызны һәм аякларыгызны җәегез, башыгыз белән суга ятыгыз, гәүдәгезне йомшартыгыз. Икенче ысул - тезләрегезне кулларыгыз белән гәүдәгезгә кысып, "калкавыч" хәленә килегез.

    Суда батучыны коткару өчен көймә, бау, коткару түгәрәге яисә кул астындагы бүтән әйберләрне кулланыгыз. Батучыны тынычландырырга тырышыгыз. Арттан йөзеп килеп, аның чәченнән, муеныннан, җилкәсеннән, иягеннән тотып ярга алып чыгыгыз. Шунда аңа беренче ярдәмне күрсәтегез, ашыгыч ярдәм, полиция чакырыгыз.

    Авыл җирлекләре башлыклары да сулыкларда кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү чараларын күрергә тиешләр. Сулыкларны коену өчен тиешле таләпләр нигезендә җиһазлау, кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч урыннарда коенуны тыю - авыл җитәкчеләре җаваплылыгында. Шулай ук сулыкларда тәүлек әйләнәсе кизү торуны оештыру өчен җәмәгатьчелекне җәлеп итү, күпләп коену урыннарында вакытлычы коткару постлары булдыру да максатка ярашлы булыр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: