Әхмәт авылында яшәүче Зөлфия Вәлиуллина Мәскәүдә ХII Бөтендөнья яшьләр форумында катнашу истәлекләрен уртаклашты
Узган атнада Россия дөньяның барлык кайтгаларыннан яшьләрне үзенә җыйды.
14-22 октябрьдә Сочида ХIХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале узды. Анда 188 илдән килгән 20 меңнән артык делегат, шул исәптән Татарстаннан 200 яшь кеше катнашты. Фестиваль кунаклары - төрле илләрдән 100 студент Казанга да килделәр, республика тормышы, фән, мәгариф, медицина, спорт өлкәсендәге казанышлар белән таныштылар.
Дөньякүләм дәрәҗәгә ия булган бу чара райондашларыбызны да битараф калдырмагандыр, мөгаен. Ә менә Әхмәт авылында яшәүче Зөлфия Вәлиуллина яшьләр форумын аерым бер игътибар һәм кызыксыну белән күзәтте. Үзе әйтүенчә, ул бу көннәрдә "яшьләр белән бер дулкында" булды, күңеле белән кабат-кабат яшьлек елларына әйләнеп кайтты. Моннан 32 ел элек Зөлфия (ул чагында Җиһаншина) Мәскәүдә узган ХII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан командасы составында катнашкан иде.
1985 елның 27 июль-3 август көннәрендә Мәскәүдә узган әлеге яшьләр фестиваленә 157 илдән 26 мең кеше кунак булып килгән булган.
-Әле шуны уйлап торам. Заманалар үзгәреп, буыннар алышынып торса да, кешелек кыйммәтләре, бөтен дөнья яшьләрен берләштерүче хис һәм теләкләр, максатлар шул ук кала икән. 32 ел элек мин катнашкан фестивальнең төп шигаре: "Теләктәшлек, тынычлык һәм дуслык өчен!" иде. Быел Сочига җыелган яшьләр дә тынычлык һәм татулыкны алга сөрәләр, шуңа омтылалар. Безнең фестивальнең талисманы булган "Катюша"да шул ук калган, берникадәр яңарыш кына кичергән. Әлеге эмблема төшерелгән нинди генә сувенирлар, киемнәр юк иде фестивальдә! Аларның кайберләрен әле дә кадерле ядкарь итеп саклыйм,-ди Зөлфия.
Аңлашыла ки, бөтен дөнья вәкилләре җыелган әлеге фестивальдә илебезнең иң лаеклы, иң булдыклы егет-кызлары катнашкан. Зөлфия шундыйларның берсе була да.
-Чуаш Кичүе урта мәктәбен тәмамлагач, мин авылда калырга, фермада эшләргә карар кылдым,-дип сөйли ул. -Әнием гомер буе сыер савучы булып эшләде. Аның янына булышырга йөреп, бу хезмәтнең бөтен нечкәлекләрен белеп бетергән идем инде. Мин мәктәп бетергән елны әни лаеклы ялга чыккач, аның сыерлар группасын үзем алып калдым. 26 сөтбикә иде, аларны "яшәрттем"- унбер тана алып өйрәттем.
Ул вакытта Әхмәт сөтчелек фермасында Мөнәвир Шәрипов җитәкчелегендәге комсомол-яшьләр бригадасы районда алдынгылыкны тота иде. Шушы бригадада эшләүче Зөлфия Җиһаншина ярышны әйдәп баручы савымчы була.
-Комсомол райкомы Мөнәвир белән икебезне Германиягә (ул чакта ГДР) путевка белән бүләкләде. Әлеге сәфәр турында хыялланып йөргәндә, мине Мәскәүдә узасы яшьләр һәм студентлар фестиваленә районыбыздан вәкил буларак тәкъдим итүләре билгеле булды. КПСС район комитетында эшләүче Ильяс абый Хәмитов: "Зөлфия, чит илгә бүтән вакытта да бара аласың. Ә бу фестивальдә катнашу - гомергә бер елмая торган бәхет ул",-дип үгетләде. Шулай итеп, Мөнәвир Германиягә үзе генә барды. Ә минем Мәскәүдә яшьләр форумында катнашуым гомергә хәтердән җуелмаслык истәлекле һәм сөенечле вакыйга булды,-дип хатирәләрен яңарта Зөлфия.
Ул фестивальдә көндәлек алып барган. Бихисап күп очрашулар, мәдәни чаралар, яңа дуслар-танышлар - һәммәсе шунда теркәлгән. Фестиваль логотибы төшерелгән альбомы да фотолар белән шыплап тулган.
-Мин, авылдан юньләп чыгып та йөрмәгән 19 яшьлек кыз, үземә бөтенләй яңа дөнья ачтым,-ди Зөлфия. - Офыкларым киңәеп, күзләрем ачылып киткәндәй булды. Без Казаннан 40 кешелек төркем булып кузгалдык. Арабызда шагыйрь Роберт Миңнуллин, җырчы Гөлзада Сафиуллина, композитор Риф Гатауллин, спортчылар, төрле тармакларда уңышлы эшләүче яшьләр бар иде. Дуслаштык, рәхәтләнеп аралаштык. Фестиваль көннәрендә әллә ничә яңа җыр иҗат ителде, бергәләп аларны өйрәндек. Мәскәү шулкадәр матур, кешеләр шундый әйбәт, ачык күңеллеләр иде! Лужники стадионында булган фестиваль ачылу тантанасын мәңге онытырлык түгел. Күбрәк кеше күрсен өчен, аны ике көн рәттән үткәрделәр. Концертларда, митингларда, бәхәс-дискуссияләрдә катнашу, чит ил делегацияләре белән аралашып, бер-беребезгә сувенирлар, автографлар бүләк итешү - берсе дә онытылмый, фестивальнең һәр мизгеле кичә генә булгандай күңел түрендә саклана. Бүгенге яшьләр, шөкер, аның ни икәнен белми - ул заманнарда бит илдә товар дефициты иде. Мәскәүдә без кибетләрдә дә йөрдек, дус-танышларга, авылдашларга бик күп кием-салым төяп кайттык.
Фестиваль истәлекләрен Зөлфия бүген инде оныкларына сөйли. "Безнең буынның да, яшьләрнең дә иң изге теләкләре һәм максатлары чынга ашсын - дөньяда тынычлык хөкем сөрсен, балалар иминлектә үссен!"-ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев