Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эссе сугудан сакланыгыз

    Инде айга якын безнең якларда коры һәм эссе һава саклана. Синоптиклар әйтүенчә, һава температурасы нормадан 5-10 градуска югары. Кызу һава кешеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудыра. Аномаль эсселек төрле чирләрнең кискенләшүенә китерергә, хәтта үлемгә сәбәп булырга мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм...


    Инде айга якын безнең якларда коры һәм эссе һава саклана. Синоптиклар әйтүенчә, һава температурасы нормадан 5-10 градуска югары. Кызу һава кешеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудыра.

    Аномаль эсселек төрле чирләрнең кискенләшүенә китерергә, хәтта үлемгә сәбәп булырга мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм сулыш әгъзалары авыруларыннан интегүчеләргә кызу сугудан аеруча сакланырга кирәк.

    Өлкән яшьтәгеләргә һәм яшь балаларга да кызуда озак булу бик зарарлы. Өлкәннәрдә сусау тойгысы һәм тир бүленү реакциясе акрыная. Кагыйдә буларак, алар медикаментлар да кабул итә. Шуңа күрә дә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең һәм авыруларның гел хәлләрен белешеп торырга кирәк. Әгәр алар нинди дә булса дарулар эчсә, дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп, ул даруларның организмда җылылык алмашынуга һәм су балансына ничек тәэсир итүен ачыклагыз. Дару дигәннән, аларны дөрес саклау да бик мөһим.


    Эсселектән зыян күрмәс өчен менә бу киңәшләрне үтәргә тырышыгыз:

    -Өйдә салкынча һава булдырыгыз, көндез кояшлы яктагы тәрәзәләрне каплагыз, ә төнлә тәрәзләрне ачып куегыз.

    -Эсседә озак булмаска тырышыгыз, күләгәдә торыгыз. Көндезге 12 дән сәгать 4 кә кадәр кояш бигрәк тә аяусыз кыздыра.

    -Кызуда авыр физик эш башкармаска киңәш ителә.

    -Күбрәк сыеклык эчегез. Кызуда көндәлек сыеклык күләмен якынча өч тапкыр арттырырга кирәк. Нектарлы яисә татлы газировкага түгел, гади суга өстенлек бирегез.

    -Ешрак душ керегез. Су бүлмә температурасында булырга тиеш. Ә боздай салкын су белән коенуның пневмониягә дә китерүе бар.

    -Иртән һәм кич күбрәк хәрәкәтләнегез. Эсседә күп утырып тору гипертониянең, йөрәк-кан тамырлары чирләренең кискенләшүенә, тромбоз куркынычына китерә.

    -Рационыгызны үзгәртегез. Салкын ашларга өстенлек бирегез. Майлы сөт һәм ит ризыкларыннан баш тартып, күбрәк балык, яшелчәләр белән туклану әйбәт. Сөт ризыкларын теләсә кайда сатып алмагыз, аларның кояшта җылынуына юл куймагыз. Бу ризыклар тиз бозыла һәм агуланулар китереп чыгарырга мөмкин.

    -Тозсыз ашамагыз. Югары температурада кеше нык тирли һәм шактый натрий югалта.

    -Синтетик материаллардан тегелгән киемнәр кимәгез. Эссе һавада табигый киҗе-мамык һәм киндер киемнәр сайларга кирәк.

    -Эсседә чишенеп ташламагыз. Тар бретелькалы майкадан, тәнне ачып йөрү - ялгыш. Кулларны һәм аякларны, бигрәк тә күкрәкне, арканы һәм корсакны мөмкин кадәр күбрәк каплаучы иркен киемгә өстенлек бирегез.

    -Кепкалар, эшләпә яисә панамалар кияргә уңайсызланмагыз. Кызу сугу бит нигездә баш җылынганнан була.

    -Кондиционерлы бүлмәдә күп вакыт үткәрергә туры килсә, салкын һава турыдан-туры сезгә исмәслек итеп урнашырга тырышыгыз. Гадәттә кондиционерларда бик күп бактерияләр була, аларның салкын һава белән бергә тәэсир итүе хроник бронхитның кискенләшүенә, пневмониягә китерергә мөмкин.

    -Эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, башыгыз авыртса, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез, тән температурасын үлчәгез, су яисә җиләк-җимеш согы эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез.

    -Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булыгыз, авыруларга, өлкәннәргә ярдәм итегез.

    Сәламәт булыгыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: