Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүчеләрне бүләкләп, “Чәчәкле бакча” бәйгесен башлыйбыз

Газетабызда (дөресрәге, аның сайтында) июнь аенда башланган теплицалар конкурсын төгәлләп, нәтиҗәләр чыгардык. Хәер, нәтиҗәләр дә, җиңүчеләрнең исемнәре дә сезнең күз алдында. Чөнки бит сайтыбызда урнаштырылган рәсемнәр аша теплицаларны бәяләп, алар өчен сез тавыш бирдегез. Теплицаларның безнең яклар өчен ничек кирәкле һәм файдалы булуын быелгы җәй тагын бер кат раслады. Урамда...

Газетабызда (дөресрәге, аның сайтында) июнь аенда башланган теплицалар конкурсын төгәлләп, нәтиҗәләр чыгардык. Хәер, нәтиҗәләр дә, җиңүчеләрнең исемнәре дә сезнең күз алдында. Чөнки бит сайтыбызда урнаштырылган рәсемнәр аша теплицаларны бәяләп, алар өчен сез тавыш бирдегез.

Теплицаларның безнең яклар өчен ничек кирәкле һәм файдалы булуын быелгы җәй тагын бер кат раслады. Урамда салкын, туктаусыз яңгыр коеп торганга яшелчәләр-чәчәкләр үсеп китә алмый тилмереп утырганда да поликарбонат "өйләрендә" җылыга тиенеп, кыяр, редис, помидор, татлы борычлар рәхәтләнеп уңыш бирде. Безгә юлланган фотолар күп райондашларыбызның теплицаларда яшелчә үстерүдә шактый остарганнарын ачык күрсәтте. Бу үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнән өйрәнү дә булды. Теплицалар бәйгесендә катнашкан һәркемгә, шулай ук алар өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Һәркемне җиңүче итәсебез килсә дә, призлы урыннар чикләнгән шул. Бәйгедә иң күп тавыш җыючыларга редакция бүләкләр дә әзерләде:

1 нче урын. Люция Сабирҗанова (Базарлы Матак) - 9791 тавыш - бакча эшләре өчен кул арбасы;

2 нче урын. Солтангали Пуряев (Базарлы Матак) - 9316 тавыш - баскыч (стремянка);

3 нче урын. Геннадий Демидов (Иске Матак) - 606 тавыш - су шлангы.

Җиңүчеләрне тәбриклибез һәм бүләкләү өчен редакциядә көтәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Инде "Чәчәкле бакча" бәйгесен башлап җибәрәбез. Сездән төрледән-төрле чәчәкләр белән бизәлгән бакча рәсемнәре көтәбез. Бәлки сезнең бакчагызны чәчкәләр генә түгел, әкияти сыннар, үзенчәлекле беседка, кечкенә буалар, бассейннар да ямьләндерәдер. Барысын да сурәткә төшереп газетага юллагыз. Дәвамлылыгы бер минуттан артмаган видеоязмалар да кабул итәбез. Җиңүчеләрне, тавыш биреп, сез үзегез билгеләячәксез. Ә иң күп тавыш җыючыларны саллы бүләкләр көтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев